Күз тигәнгә ышанмасаң...

Күз тигәнгә ышанмасаң...

«Безнең гәҗит»нең март санында (№4, 2024 ел) «Путин да белә икән» дигән мәкаләм басылган иде. Мин анда йөзьяшәр Сәгыйдәбану апа, аның дәвалый белү сәләте турында яздым. Сәгыйдәбану апа белән бәйле тагын бер вакыйга искә төште. 
Яңа Кенәр коммуналь хуҗалыгында баш хисапчы булып эшләгән елларым. Мастер булып эшләүче Хәмит Маридан ит токымлы үгез бозау алып кайтып бирде. «1966нчы ел, 22нче апрель. 120 кг, 4 мең сум» дип дәфтәргә дә язып куйганмын. Төсе дә сирәк очрый торган, сөтле чәй төсе. Май аеның 15ләрендә арканга йөртә башладым. Бик ашамчак булды, суны да күп эчә. Арканлый торган җиргә бер чиләк су чыгарып куям. Җитәкләп йөрисе юк, капкадан чыгуга, арканын өстерәп, чиләктәге суга таба чаба. Кич кайтышына ишек алдына да бер чиләк су куям. Бу үгезнең көндәлек режимына керде. Көнгә өч тапкыр 15 литрлы чиләк белән су эчте. Туйганчы эчереп караган идем, сидеге кызарды, ярамый икән. 
Нәрсә бирсәң шуны ашады, күзгә күренеп үсте, матурайды. Һәр көнне өстенә ике лейка су сибеп, щеткалап җибәрәм. Нәкъ 20нче августта үгезем кинәт кенә бернәрсә дә ашамый башлады. Нәрсә генә биреп карамадым, иснәми дә, башын кырыйга ук борып куя. Көннән-көн ябыкты. Ветеринария табибы да ярдәм итә алмады. «Нәрсә икәнен ярып карагач кына беләбез инде», – диде. Өметсез булгач, страховать итеп куйдым. 
Эштә Хәмиткә әйттем: «Син алып кайткан бозау бернәрсә ашамый башлады. Ябыгып та бетте. Ветеринар да ярдәм итә алмый, тазаруга өмете юк инде». Хәмит миңа: «Синең ул үгезеңә күз тиде. Бөтен кеше йөри торган чатка арканладың. Аңа бар да сокланып карап китте. Сәгыйдәбану апа янына барып өшкерт», – диде. Көн дә миннән сорый бу: «Бардыңмы Сәгыйдәбану апага?» «Юк инде, бармадым. Ничек тазарта алсын инде ул үгезне? Мин андый ырым-шырымнарга ышанмыйм», – дим. Минем Сәгыйдәбану апа янына бармаячагымны белгәч, бер кичтә өйгә үк килгән. «Үлә бит инде үгезең. Әйдә, киттек Сәгыйдәбану апага, – ди. – Чирек ипи ал да тиз генә машинага чыгып утыр!»
Сәгыйдәбану апага эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып, ипине бирдем. Ипине өч кисәккә кисте дә укый, өшкерә башлады. Укый-укый да, ямьсез тавышлар чыгарып, кычкырып куя. Үзе: «Нишләп кеше хайванына шулай итеп карыйлар икән», – дип сөйләнә. Бу сүзне өч-дүрт тапкыр әйтте. Өшкереп бетергәч, миңа: «Бу ипинең бер сыныгын үгезеңә кайткач та бир. Икесен иртәгә бирерсең», – диде. Кайтып, капканы ачып керсәм, аптырап киттем: үгезем ишек алдындагы чирәмне кимерә башлаган. Өшкергән ипине дә капты да йотты. Өйгә кергәч, хатын әйтә: «Син чыгып киткәч, карап тордым, ярты сәгатьтән торып, чирәм ашап йөри башлады», – ди. Шул көннән ашап китте. Бик зур үгез булып үсте ул. Башка андый үгез асраган булмады. Шул көннән соң мин дә өшкерүнең көченә ышана башладым. Чыннан да могҗиза бит бу!
Габделбәр САБИРОВ,
Арча районы, Яңа Кенәр авылы

Комментарии