Могҗизалар дөньясы

Могҗизалар дөньясы

Оста гармунчыларга карыйм да, исем китә. Кара әле, йөзләгән төймәләрне аралап, онытылып тыңлый торган моңнарны тартып чыгара бит. Көндәлек күреп торсак та, могҗиза түгел дип кем әйтә моны? 
Ел фасылларының алышынып торуын гына күр син! Җәй көне күбебезнең күргәне бар: баш очында гына ике болыт берләшеп ала да кояшлы яңгыр сибәләп китә. 
Авыр техника белән таптап тигезләнгән таш-асфальтны күтәреп, без зәгыйфь дип уйлап йөргән йомшак үлән баш калкыткан! Гаҗәп хәл бит. 
Әллә ничә кешене утырткан тау кадәрле очкыч бернинди тотанагы булмаган килеш һавада очып йөри. Авырлыгы әллә ничә йөз тонна. Без моны күреп торсак та, үзебез дә утырып очсак та, могҗиза түгел дип кем әйтер?! 
1956нчы ел. Авылыбызның югары очында зур янгын. Гыйлемхан абыйның капка-коймасы, сарайлары яна. Өй кәрнизендә ике күгәрчен бик борчылып йөренәләр. Үзләре очып та китми. Халык бу хикмәтне күреп, аһ итте. Бу йорт исән-сау кала икән, дип фаразладылар. Аллаһының рәхмәте белән, нәкъ шулай булды да. Кап-кара күмер уртасында йорт исән булып утырып калды. Могҗиза дими, ни дисең?!
Җир шарын түгәрәк, диләр. Шулайдыр. Шулай булгач, диңгез-океан сулары ничек бушлыкка түгелеп бетми? Җирнең тарту көчеме? 
Күр әле, фәлән җирне су баскан. Кешеләр билдән су ерып йөри. Бу кадәр су күктә ничек торган? 
Җир йөзендә исәпсез-хисапсыз кешеләр яши. Ә менә шул кешеләр арасыннан бер-берсеннән аерып алып булмастай охшашларын күрмәссез. 
Хәзер әнә җир читендәге туганың белән телефоннан күзгә-күз карап сөйләшәсең. Төшкә дә кермәгән могҗиза бит бу! 
Могҗизалар үзебезнең күз алдында да булып тора. Ил башы милли телләрне укытуны кыскартырга кирәк, диде, үзебез сайлап куйган депутатлар ашыга-ашыга кул күтәреп, кыскартып та куйдылар. Әле татар прокурорлары мәктәпләргә кереп, закон үтәлгәнен тикшереп тә йөрделәр. Анысы, моңа карап кына татар халкы бирешмәс, без күпне күргән халык. 
Татарларым, без исән-саулар, диеп, җиргә нык басып йөрик әле. Бу татарлар һаман да исәнмени, дип шаккатсыннар. Менә бер могҗиза булыр, инша Аллаһ. 
Милләтләр кирәк булмаса, Аллаһы Тәгалә аларны яралтмас иде. 
Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,
Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии