Журналист ялчы түгел

Журналист ялчы түгел

Бүген кеше кырыслана бара сыман тоела миңа. Элеккеге ихласлык, кече күңеллелек сагынып сөйләргә генә кала. Гореф-гадәтләребез төссезләнә, татарлыгыбыздан ерагаябыз. Балачагым, яшьлегем чоры, кешеләрнең миһербанлыклары белән сагындыра.

районында туып-үстем. Безнең якта, «Әй, җаным» дип сөйләшү гадәте бар. Читтән кайтучылар да моны сизә: сездә халык ягымлы, кунакчыл, дип сокланалар иде. Хәзер дә өлкән буын шулай ягымлы. Ләкин бүген авыллар инде бушрак шул. Өлкәннәр яши торган торак пунктка әйләнеп бара ул. Кызганыч, өлкәннәр белән бергә гореф-гадәтләребез дә китеп барыр сыман. Шул гадәтләребез белән, җаным, дип ягымлы эндәшү дә югалыр… Тормыш бастымы, күңелләр тутыга, рәхимсезлек арта. Бүген син измәсәң, сине кыерсытачаклар… Җәберлә, тала, ор… Балаларны шулай тәрбияләргә тырышабыз, да, интернет та шундый тәрбия бирергә булыша. Кеше кешегә дус түгел – бүре, дигән әйтем чын мәгънәсендә эшли башлады бугай. Әхлаксызлык, дорфалык күренешләре белән мин үзем көн саен очрашып торам. Телефоннардан нинди генә әдәпсез кешеләр шалтыратмый. Тик торганда янарга да күп сорамыйлар… Уйга калам: ник ачулы бу кеше? Аның алдында минем ни гаебем бар?

Журналистларны бөтенләй хөрмәт итми башладылар хәзер. Түрәләр аны ялчы, лакей урынына күрә, халык булдыксызга саный… Моңа, билгеле, үзебез дә гаепле. Тешсезлек, мескенләнү шулай дәрәҗәбезне төшерә. Ә күпләрнең фикере болай: газетасына язылганмын икән, димәк, ул минем өчен барын да эшләргә, бар йомышымны йомышларга тиеш. Эш сәгате дә бар, дип уйламыйлар. Ял көннәрендә дә, төннәрен дә: «Алло, бу редакцияме?» дигән сорауны еш ишетәм. Чөнки кесә телефоннарыннан шалтыратырга уңайлы булсын өчен кесә телефоны да эшли.

Әле узган атнада гына булган вакыйга шушы мәкаләмне язарга этәргеч булды.

***

Офисыбызда ремонт бара, шуңа тоткарланырга да туры килә. Кичке сигездә телефон шалтырый.

– Редакцияме бу?

– Әйе…

– Кем әле бу?

– Сезгә кем кирәк?

– Миңа Фәйзрахманов кирәк…

– Мин тыңлыйм.

– Илфатмы?

– Әйе.

– Хәкимулловичмы?

– Илфат Фәйзрахманов булам. Сез үзегез кем буласыз соң? – дим, инде шул кадәр төпченүгә, ышанмауга сабырсызлана башлап. Гадәттә, шалтыратучы кеше башта үзен танытырга тиеш бит, әдәп буенча.

– Мин «Безнең гәҗит»не яздырып укучы Ризванов булам. Инде шалтыратканнардыр да. Хатагызны төзәтергә кирәк.

– Нинди хата, сез беренче кеше?

– Грециядә хезмәт хакын еврода күрсәткәнсез, рубльгә күчергәндә дөрес тапкырламагансыз. Шуны да исәпли алмагач, нишләп кенә утырасыз соң анда?

Ул язма «Азатлык» радиосы материалы. Без әзерләмәгән. Ниндидер санда, чынлап та хата киткән, ахыры… Абзыйга шуны аңлатырга тырышам.

– Аны бит исәпләп карарга кирәк чыгарганчы. Ялган язып ятасыз…

Монда инде минем сабырым югала башлады.

– Абый кеше, сез эшлисезме?

– Мин инде пенсиядә.

– Эшләгәндә, бер дә хата җибәрмәдегезме? Бу баш китәрлек зур хатамы? Аннан сәгатьнең ничә икәнен беләсезме? Кичке сигез.

– Кеше укырлык газета чыгарырга кирәк. Ялган язып ятасыз.

– Укырлык газеталар күп. Хәзер сайлап алу мөмкинлеге бар. Шундыйларны яздырып укыгыз, – дим. – Әбүнәче булуыгыз, сезгә төн уртасында редакциягә шалтыратып журналистны мәсхәрәләргә хокук бирми, – дип трубканы куйдым.

Хөрмәтле Ризванов әфәнде (исемегезне әйтмәдегез бугай, онытылган), иренмичә, шәһәрара телефоннан сөйләшүгә акча түләп шалтыратуыгыз, игътибарлы булуыгыз өчен рәхмәт. Тик әдәп дигән төшенчәнең барлыгын, кешегә элементар хөрмәт булырга кирәклеген искәртәм. Беренчедән, редакция тәүлек буе эшләми. Икенчедән, эшләмәгән кеше генә хатасыз була. Безгә киңәшләре, тәкъдимнәре белән, хәтта хаталарны табып шалтыратучылар, язучылар бихисап. Әмма сезнең кебек дорфалар сирәк. Без һәр шалтыратучыга рәхмәтләр укыйбыз, киләчәктә дә игътибарлы булып калуларын, шалтыратырга оялмауларын үтенәбез. Кызганычка, сезнең ишеләр дә еш очрый шул.

Узган ел чәршәмбе иртән телефон шалтырый. Исәнлек, хәл белешү юк, шалтыратучы ханым безне сүгәргә кереште:

– Сез газетагызны укыдыгызмы?

– Укыдык. Ни булды?

– Укымаган шул, укысагыз, алай булмас иде.

– Әйтегез, ни булды?

– Укып карагыз… – ханым турбканы ташлады.

Ни булды икән инде дип, типографиягә киткән битләрне актарырга керештек. Берни табылмый, күз күрми. Ә газетаны әле алып кайтмаган… Түзмәдем, телефонда язылып калган номерга шалтыратам…

– Әле генә редакциягә сез шалтыраттыгызмы? Безнең кулыбызда әле яңа сан юк, нинди хата турында сүз бара?

– Телепрограмманы бутап бетергәнсез бит… әнә карагыз.

Ачып карауга күрдем. Компьютерда бер үк дата ике көнгә язылган. Типографиягә җибәрер алыннан дизайнер дөрес сакламаган… Атна исемнәре, программасы да дөрес… Йөрәк авыруы ала яздым бит… Түзмәдем, бу юлы номерны тагын җыеп, бу апага аңлатырга туры килде.

Кеше үзенең бик белемле булуын шул рәвешле күрсәтергә телиме соң?! Хаталарны күрсәтү кирәк, ул безгә икенче ялгышмас өчен мөһим. Әмма орышып җикеренәсе юк аның өчен. Яшермим, безгә кыерсытылганнарны яклап, четерекле мәсьәләләрдә тикшерүләре үткәреп, хакимият, тикшерү структуралары, суд алдында да бик еш хисап тотарга туры килә… Шул ук вакытта Ризванов кебекләр күрсәткән дорфалык белән очрашу, аларның безне түбәнсетеп теләсә нәрсә кычкырулары да хезмәтебезне катлауландыра. Бер-беребезгә ихтирамлы булсак, хөрмәт белән карасак иде. Шуны аңлыйк: беркем беркемгә ялланмаган. Без бергә булсак, аңлашып эшләсәк кенә көчлебез. Безнең максат, гаделлек өчен көрәш. Журналистлар да кеше, алар да ялгышырга мөмкин. Без ялгышларыбызны танырга, аны төзәтергә әзер. Әмма хурлауларга лаек түгелбез…

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Журналист ялчы түгел , 5.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии