- 01.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №13 (2 апрель)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Сәер илдә яшибез, бу сәерлекне үзебез дә таныйбыз. Әле аптыраган да булабыз. Менә тагын аптырап та, куркып та калдым әле мин. Баксаң, безнең халыкка цензура кирәк икән бит. Русия халкының күпчелеге массакүләм мәгълүмат чарасында чын дөреслек яктыртылмаса да риза. «Иҗтимагый фикер» фонды тарафыннан 27нче мартта РФның 43 төбәгендә 1500 кешене сораштырып шундый нәтиҗәгә килгәннәр. Сораштыруда катнашучыларның 72 проценты, дәүләткә кирәк булса, күп кенә иҗтимагый проблемалар турындагы мәгълүматны газетага язмыйча, радио, телевидение аша сөйләмичә калырга яки бераз үзгәртеп күрсәтергә дә мөмкин, дип саный. Дәүләт мәнфәгатьләрен истә тотып мәгълүматны ялганлап бирергә ризалашучылар 54%. Болары арасында өлкәннәр күбрәк икән. Алар сораштырылучыларның 79%ын тәшкил итә. Шул ук вакытта хак мәгълүмат яклылар, башлыча, яшьләр, һәм алар 25%. Сораштырылучыларның социал статусы югарырак булган саен, ул сүз иреген яклый. Ягъни кеше никадәр баерак, акыллырак – ул дәүләтнең ялган таратуына каршы чыга.
ЫШАНЫЧ КАЙДА?
Респондентларның 60 проценты исә Русиянең массакүләм мәгълүмат чаралары илдәге вакыйгаларны объектив рәвештә яктырта дигән фикердә. Тагын 23 проценты мәгълүмат чараларына объективлык җитеп бетми дип саный. Русиялеләрнең 88 проценты илдәге вакыйгалар белән үзәк телевидение аша танышса, 41 проценты исә яңалыкларны Интернетта күзәтә. Җирле ТВдан мәгълүматлы булучылар – 28, үзәк газеталарны укучылар 17, үзәк радио тыңлаучылар – 13, ә җирле газеталарны укып, җирле радиоларны тыңлап мәгълүмат туплаучылар сораштырылучыларның 10 һәм 5 %ын тәшкил иткән.
Менә бу мәгълүматлар белән таныштым да, аптырашта калдым. Үзебезнең газета эшчәнлеге яссылыгына күчереп аңларга тырыштым. Бүген безнең 23 мең данә тирәсе тиражыбыз бар. «Акчарлак», «Ирек мәйданы» кебек мәйдан тотучы бәйсез басмаларның тиражын берләштерсәң, күп санлы дәүләт газеталары тиражларын бергә кушып санасаң да, безнең тираж кадәр җыелмый. Димәк, мәгълүматны дәүләт басмаларыннан гына алу турындагы нәтиҗә мине ышандырмый. ТВ белән аңлашыла: авылларда интернет җитенкерәми, ә «Доҗдь» кебек бәйсез эшләүче телеканаллар юк, булганнары да томалана. Шуңа күрә мондый сораштырулар үткәргәндә сорауларның ни рәвешле куелышы мөһим. Бүген телевидениене криминаль, көч куллану, бозыклык басты. Мөгаен, халык шуннан чыгып үз фикерен белдергәндер.
Әнә бит гыйнвар аенда «РОМИР-Мониторинг» социологлары да русиялеләргә цензура «тәкъдим» итеп караган. Шулай ук 18 яшьтән өлкәнрәк 1500 кеше сораштырылган. 41% респондент цензура, тагын 35% сораштырылучы сүз иреген чикләү кирәклеген искәрткән. Бары тик 6% сораштырылучы гына цензура бөтенләй кирәк түгел, дип җавап биргән. Ә 13% – сүз ирегенең, булганга караганда, булмавы яхшырак, дип фикер белдергән. Әмма «РОМИР-Мониторинг» үзәге белгечләре мондый күрсәткечләрнең сәбәбен аңлатып та биргән. Алар фикеренчә, русиялеләрнең сүз иреге торышы буенча ризасызлыклары мәгълүмат чараларында сәяси иреклелек белән бәйле түгел, ә бәлки мәгълүмат чараларында көч куллану, кыерсыту, сексның чамадан тыш күп күрсәтелүе белән бәйле. Цензураны яклаучыларның хатын-кызлар һәм өлкәннәр арасында күбрәк булуы шуның белән дә аңлатыла.
ХАКИМИЯТКӘ ФАЙДАЛЫ НӘТИҖӘ
Әлеге сораштырулар нәтиҗәләре мине куркыта. Бу хакимияткә журналистиканы тагын да ныграк авызлыкларга кулларын чишәргә мөмкин. Юкка гына бер-бер артлы мондый сораштырулар күтәрелми. Менә бит, халык үзе сорый, аңа цензура кирәк, диячәкләр. Бу үзенә күрә хаким кулына тапшырылган бер мандат булып чыга. Халык бердәм булып шулай уйлый икән, димәк, бездә баш миләре яхшылап юдыртыла.
Соңгы вакытта ПУТИННЫҢ РЕЙТИНГЫ БИК НЫК КҮТӘРЕЛДЕ. Аны Кырым вакыйгалары белән аңлаталар. 2008нче елда Грузия-Абхазия конфликты вакытында да шул күзәтелгән иде. Безнең халыкка усал патша кирәк. Ә усал патшаның, билгеле инде, дошманнары да күп була. Безнеке дә күп ул. Без башкача яши алмыйбыз. Бүген бәяләр очына. Бензин кыйммәтләнә. Евро, доллар рубльне юкка чыгара. Коммуналь түләүләрдәге мәхшәрне ерып чыга торган түгел. Коррупция чылбырына тезелгән коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләрне берничек тә фаш итә алмыйсың, кая, ни өчен түләгәнеңне дә аңламыйсың кайчакта… әмма хәзер ул кайгы юк, онытылды. Иң мөһиме Кырым безнең белән. Без тарихи гаделлек урнаштырдык. Бәйрәм бүген. Хәтта бердәм булып бер көнлек хезмәт хакларыбызны да кырымлыларга тапшырабыз. Әйтерсең, анда гуманитар катастрофа. Ризалашмаучылар бар, әмма бу гамәл ихтыяри-мәҗбүри.
Күмәк патриотик күтәрелешкә масса күләм мәгълүмат чаралары булыша. ЦЕНЗУРА БҮГЕН ДӘ БАР инде ул. Дәүләт карамагындагы мәгълүмат чараларындагы хәбәрләр, интернеттагы бәйсез чыганакларныкыннан аерыла.
Газетабызның узган санында бер дустымның Кырым өчен шатлануын язган идем. АКШ провокациясе, Украинада Америка снайперлары эш итүе һәм алар пулясыннан һәлак булучыларның булуы турында әйтте ул. Тышкы эшләр министры Лавров аларның мәйданчыларның үзләре ясаган провокациясе икәнен фаш итә. Аның моңа дәлилләре дә бар икән. Тик нигәдер ул дәлилләрен Украина милициясенә биреп җинаятьләрне ачуга булышмый. Ә менә Американың TheDailyBeast газетасы мәйдандагы корбаннарның Русия «Альфа» төркеме снайперлары кулыннан һәлак булуын сөйли. Журналистлар үз тикшерүләрен үткәргәннәр. Янукович аларны мәйданда провокация оештыру өчен махсус чакырган янәсе. Рәсми Украина мәйдандагы кан коеш сәбәпләрен бу пәнҗешәмбе көнендә фаш итәргә вәгъдә итә. Аннан күрербез… Тик минем, ни өчендер, теге якка да, бу якка да ышанып бетәсем килми. Әллә өстә телгә алынган сораштыру нәтиҗәләре хак инде, инде бүген үк дәүләтләр үз мәнфәгатьләрен кайгыртып ялган тарата. Бу яктан Киев та хәйран булдыра торгандыр… Шулай да Киевта, ни дисәң дә, демократия бар. Ә бездә инде бер генә төрле уйлый башладык.
Бүген ТВ да, башка мәгълүмат чаралары да кешеләрне ЗОМБИЛАШТЫРУ МАКСАТЫн алга куеп эш итә. Һәм бу барып чыга да. 72% русияленең цензура соравы – моңа анык мисал. Ә мондыйлар белән идарә итүе дә җиңел. Хәер, «Иҗтимагый фикер» фонды да заказ үти бит. Әлеге сораштыруга куелган сорауларга башкача җавап та биреп булмый. Ә шул ук вакытта янәшә үткәрелгән бер сораштыруда журналистларга ышаныч мәсьәләсе күтәрелә. Журналист нинди булырга тиеш дигән сорауга, сораштыруда катнашучыларның 57 %ы, ул гадел, объектив, принципиаль, намуслы булырга, бары тик дөреслекне генә сөйләргә тиеш, дип җаваплыйлар. Мантыйк аңлашылмый. Бер караганда дөреслек кирәк, ә икенчесендә ялган… Димәк, нинди нәтиҗә алу максатын күздә тотып, нинди сорау куясың бит…
Инде сораштыру дигәннән тагын бер теманы телгә алырга булдым. Русиялеләрнең күпчелеге депутатларга негатив карашта. «Левада-үзәк» белгечләре соравына сораштырылучыларның 43%ы Дума кирәк түгел, илдәге тормыш президент указлары белән идарә ителә ала, дип уйлый. Менә бу нәтиҗәгә мин дә кушылам. Күпме акча янга калыр иде. Барыбер, барын да бер кеше хәл итә бит инде…
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Халык цензура сорыймы?,

Комментарии