- 04.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №35 (5 сентябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Мин Казанда яшәвем белән бәхетле. Чөнки иң бәхетле русиялеләр безнең үз башкалабызда яши икән: ул бу нисбәттән Русиянең иң зур 100 шәһәре исемлегендә 3нче. Иң беренче урында Грозный (монысы бөтенләй шаккаткыч). Аннан Төмән. Казаннан кала бәхетсезрәкләр Сургутта һәм Краснодарда яши: 4нче белән 5нче урыннарны бүлешкәннәр. Ә соңгы 5 урында, ягъни иң бәхетсезләр – Чита, Көньяк-Сахалин, Братск, Прокопьевск һәм Эньглес шәһәрләре халкы. Мәскәү бәхетлеләр рейтингын ачыклаган исемлектә 52нче, ә Питер 16нчы. NewsEffector мониторинг агентлыгы Русиянең иң эре 100 шәһәрендә 26,9 мең кешене сораштырып бәхет дәрәҗәсен ачыклап шундый нәтиҗәгә килгән.
Мин үзем һәм үзем яшәгән, туган шәһәрем дип санаган Казаным өчен тагын бер кат сөендем. Әй афәрин дә инде, бәхетле булу, дөресрәге, сине бәхетле дип атаулары. Тик нәрсә соң ул бәхет? Бу урында фантазиягә бирелеп, аңлатып китсәм, шунда ук туктатачаксыз, «Ай-яй, нәфес синдә, сиңа гына җитми инде…» – диячәксез. Анысы шулай, бу кешенең бар нәрсәсе җитеш булса тормышлары бөтенләй кызыксыз булыр иде. Бу нисбәттән танылган шагыйрь, минем өчен кумир булган шәхес Әнгам АТНАБАЕВның бер шигыре күңелемдә яши:
Бу кешегә һәрчак нидер җитми:
Кара икмәк булса, ак җитми,
Шуышып йөргән чакта – аяк җитми,
Җәяү йөргән чакта – ат җитми,
Аты булса, машинасыҗитми…
Планетасы җитми ,
Күк җитми …
Бу кешегә ифрат күп җитми …
– дип язган иде ул.
Мин бүген генә күрдем әле бәхет рейтингын Метро газетасында. Редакциядән чыкмый утырганлык белән ышандым. Кичә булса, ышанмас идем. Чөнки сәгатьләр буе урам тыгыннарында (пробкаларда) утырып кайттым. Үзәккә борын тыгасы булса, кот оча. Һәркем ашыга. Бар да ачулы. Шул бәхетләренә чыдаша алмыйча, шоферлар бер-берсенә этле-мәчеле карый торгандыр инде. Кемне сүксен, янда шәһәр түрәләре юк ич… Әйтерсең, ул гына эш белән йөри, ә калганнар комачау тудыручы эшлексезләр.
Әле узган атнада Казансуның икенче ягына чыгасы иде. Хәзер бит берәр сәфәргә кузгалганчы, дус-ишеңнең хәлен белешкән булып сорашасың, кай тирәдә ул, пробкада утырмыймы, янәсе… Ничә кешегә шалтыратсам да, өеңдә генә утыр, диделәр ул көнне. Ә мин җүләр, тыңламадым. Һәм… Миллениум күперен чыгып, ташбака тизлеге белән Вишневский урамына күтәрелеп кенә бара идем, янымдагы Газель юлга сыешмады, мине «яратып кына» эшереп китте. Туктадык. Авария комиссарына шалтыратам: «Хоть вертолет сатып ал, бүген көнозын чакыралар, бер генә һәлакәт урынына да килеп җитә алганым юк, мин килгәнче китеп баралар» – дип сукранды. Нишләргә кирәклеген өйрәтте дә, борчылмаска кушты. Менә әле эш бетмәгән. Хәер ЮХИДИга барып теркәттек, тиешле документларын тутырдык. Һәм шуның белән көн дә үтеп китте. Юк, бәхетле булуыма дәлилләр моның белән генә бетмәгән икән әле, шул «штрафстоянкада»да документлар тутыручы өлкән лейтенант, шул тирәдә ниндидер кәгазьләр күтәреп эленке салынкы йөрүче бер иргә мәгънәле ымлап: «Проверь его», дип күрсәтмә бирде. Тегесе минем телефоннарымны сорап, каядыр шалтыратып, аларны кайдан урлаганымны ачыкларга маташты. Минем:
– Бу нихәл, тик торганда каян чыккан тентү бу, – дип соравыма ул:
– Телефоннар күп урлана, – дип аңлатырга тырышты. Тик ни өчен мине генә шулай тентүләрен аңламадым. Документларга «Безнең гәҗит» газетасының баш редакторы дип эш урынымны күрсәтүем ошамадымы, әллә редакторлар шулай каракмы, йә булмаса, мин тышкы кыяфәтем белән бандитка охшаганмынмы?! Юкса, чиста, пөхтә киенгән идем. Халык белән очрашуларда булдым, Балык Бистәсе кызы – хатыным әйтмешли, рәешкә кия торган гына иде киемнәрем дә… Юк, бәхетле мин. Чөнки мин, бу юлы карак-талаучы булып чыкмадым, бары тик тентеделәр генә…
Казан чынлап та шәп кала. Аны юкка гына Русиядә өченче башкала димәделәр. Универсиаданы да теләсә кайда үткәреп булмый. Беләләр Казаныбызны дөньяда. Спортыбыз аша тагын да күбрәк танырлар, Аллаһы боерса. Тик дөньяда белү арту белән, никтер, минем өчен шәхсән уңайлыклар гына яхшырмый. Республикага зур түрәләр килмәгәе, яңгыр яумагае, кар-буран булмагае, дип куркып яшәргә туры килә. Әнә бит 2 атна элек Казан ничек акты?! Шәһәр түрәләре, яңгыр суы агымы канализацияләрен фатирлардагы раковина белән чагыштырды. Янәсе, раковинага суны чиләге белән тондырсак, ул бит тиз генә агып бетми. Тик, без раковинага суны чиләкләп коясы булсак, аның торбаларын алыштырабыз, тишеген зурайтабыз, гадәттә. Ә Казанда шул ук система: әнә Яңа Савин районыннан Вәгыйзь Минхаҗев сараен узгач, күпер астын ел саен су баса. Быел да машиналар су астында калды. Машина ияләре дә бу минутларда, һәм әле дә үзләрен үтә бәхетле итеп хис итә торганнардыр, су басудан килгән зыянны барлыйлардыр. Әлбәттә, рәхмәтләре шәһәр хакимиятенә дә бардыр. Ник булмасын, шундый бәхетле тормыш өчен рәхмәт әйтми калып буламыни.
Шофер пробкаларның да сәбәбен белә. Ябып куелган юлларда берничә кеше һәм 1–2 тракторның казынуын күреп, сүгенә-сүгенә сәфәрен дәвам итәргә тыкрык эзли ул. Юкса, бар көчне, бер ноктага юнәлтеп, урында кырмыска күчедәй планлы эш оештырып, халыкка зыян китермичә дә төзекләндереп булыр иде шәһәрне.
Хәер безгә ярап булмый инде. Менә өстә телгә алган Атнабаев шигыренең ахырын укыгыз да, сабырыгызны җыеп түзегез. Бәлкем, Универсиададан соң җайланыр, яңа тамашалар килеп чыкмаса.
Шул кешегә ләкин кайчагында
Башларына кайгы төшепме,
Бинахакка гаеп күтәрепме,
Гамьсезлектән җаны өшепме,
Ап-акны да кап-карага буяп,
Матурны да ямьсез күргәндә,
Якты дөнья белән бәхилләшеп,
Һәлакәтен эзләп йөргәндә, –
Шул юлыннан тартып алыр өчен,
Бу кешегә ифрат аз җитә:
Бер җылы сүз –
Күңел эретерлек наз җитә!!!
Сабырлык, һәм реаль бәхет тоемлавыбызны теләп Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Без нинди бәхетле?! ,

Комментарии