- 05.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №39 (5 октябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Свердлов өлкәсендәге Еланск гарнизонында хезмәт иткән 20 яшьлек татар егетен үле килеш сентябрь башында тапканнар иде. Армиядә үтерелгән Русланны хәрбиләр асылынды, ди («БГ», 2011, 28 сентябрь). Ә мәрхүмнең туганнары моңа ышанмый.
ХАКЛЫКНЫҢ ТАБЫЛАСЫНА ШИКЛӘНӘЛӘР…
Чиләбе өлкәсендәге Арслан авылында 800 татар яши. Халык Русия саклану министрына хат юллаган. Аны авылдашлар гына түгел, район халкы да имзалаган. Хатка мәрхүмнең сурәте дә салынган. Аның гәүдәсе мәсхәрәләнеп беткән, бер күзе юк, тешләре коелган, аягы сынган, күкрәгендә пычак эзе, бөтен гәүдәсендә җәрәхәтләр. Халык түрәләрдән үзләренең якташы Руслан Айдархановның үлемен җентекләп тикшерүне таләп итә.
Айдарханов армиягә әле май аенда гына киткән. Туганнары белән аралашып торган, андагы шартлардан зарланмаган. Ул – ятим. Армиягә китәргә бер ай кала әнисе вафат булган. Туганнары аның үз-үзенә кул салу ихтималына ышанмый, башта кыйнаганнар, соңыннан асып куелган, дип фаразлыйлар. Ә хәрби тикшерүчеләр нәтиҗәне егетнең туганнарына һаман җиткерә алмый.
Айдархановның әнисенең бертуганы Гамилә Гыйльманова «Азатлык» радиосына: «Медицина экспертизасы нәтиҗәләре туганнарга һаман күрсәтелми», – дип белдерде. Ихтыяҗ туса, хәтта Русланның мәетен кире казып алып, кабат экспертиза уздыруга да риза булуын әйтте ул, әмма төшергән фотолардан да барысы да аңлашыла, дип саный Гамилә ханым.
«Руслан теләсә дә асылына алмас иде, чөнки аның кул бармакларының тырнаклары кап-кара, бөгелми иде. Кулларын нәрсә беләндер яндырганнар. Андый куллар белән һич кенә дә җеп бәйли алмаячагы аңлашыла. Бездә бит мәетне юучыларның асылынып үлгән кешеләрне күргәннәре бар. Алар: «Бәлкем, аны асып куярга тырышканнардыр, әмма инде үлгән килеш асканнар», – диделәр. Муенында асылыну эзе юк, уң яктан кан җыелган урыннар бар, ләкин каеш эзе юк. Аны бит каешта асылынган дигәннәр иде», – ди ул.
Гамилә ханым әйткәнчә, хәрбиләр дорфа рәвештә «үзе асылынган» дигән сүзендә торуларын дәвам итә. Хезмәт урыныннан шалтыратып кайгы белдерүче булмаган. Мәетне авылга алып килүче хәрбиләр дә тиз генә китеп барган. «Русиядә хәрбиләрне җәзага тарту гадәте юк шул. Шуңа күпләр безнең ниндидер уңышка ирешүебездә шикләнә», – ди мәрхүмнең апасы.
ЧАСТЬНЕ ТАТАРСТАНДА ДА БЕЛӘЛӘР
Мәрхүм хезмәт иткән 55062нче хәрби частьтә Татарстан егетләре дә шактый. Узган ел ахырында, Свердлов өлкәсендә Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская да булып, егетләргә хәрби хезмәт узу өчен әйбәт шартлар тудырылган, дип кайткан иде. Ләкин бар да тәртиптә түгел.
Әйтик, 2008 елның декабрендә биредә йөзләгән солдатның пневмония белән авыруы, араларыннан берсе – Антон Юматовның госпитальдә үлүе мәгълүм. Быел да Еланск гарнизонында бер солдат, салкын тидереп, гомере белән хушлашты, хәрби хезмәткә Татарстаннан чакырылган бер егет үз-үзенә кул салмакчы булган, дип хәбәр итә «Ватаным Татарстан» газетасы.
КУРКЫНЫЧ АРМИЯ
Армиядән күңелсез хәбәрләр даими килеп тора. Хәзерге вакытта хәрби прокуратура Воронеж өлкәсендә солдатларның күпләп авыру очрагын тикшерә. LifeNEWS басмасы 600 кешенең үпкәсе кабаруы һәм ике кешенең вафат булуы турында яза. Ә рәсми мәгълүмат 40 хәрбинең авыруын раслый, шул ук вакытта «Интерфакс» 120 авыру турында хәбәр итә. Солдатлар казармаларда кайнар су булмавы, шартларның начарлыгыннан зарлана.
Ир балалары булган ата-аналар армия сүзеннән котлары чыгып яши. Булдыра алганнар баласын төрле юллар белән алып калырга тырыша. Бүген ялган документлар эшләтеп армиядән алып калу 100-150 мең сумга кадәр тора, диләр.
Менә шулай дәрәҗәсе бөтенләй калмаган, ата-аналарны куркытып торган армия ник кирәк? Ни өчен тәртип урнаштырылмый? Армиядән цинк табутлар кайту дәвам иткәндә, җинаятьләр ачылмаса, үлем очраклары тикшерелеп гаеплеләр хөкем ителмәгәндә, армиянең абруе беркайчан да күтәрелмәс. Кеше үлеменең төп сәбәпләре күп вакыт ачыкланмыйча кала. Ата-ана, туганнары үз дигәннәренә ирешү өчен тырышса һәм матбугат шауласа гына гаеплеләр табыла. Менә Руслан Айдарханов очрагында да хакыйкать табылыр дип ышанасы килә.
Шул ук вакытта армия ИЛӘККӘ САЛГАН СУ кебек, илебез бюджетыннан шактый өлешен үзенә агыза. («Хуҗалар иле», 2011, №38 (28 сентябрь). Армиягә акчаны алга таба да жәлләмәячәкбез. Оборонаны ныгыту безнең өстенлекле милли юнәлеш икән. Бүгенге Президент Дмитрий Медведев шуны искәртте. Эшеннән алынган Вице-премьер, финанс министры Алексей Кудринның армия бюджетын киметү тәкъдиме белән килешмичә, армиягә тагын да мулрак тамызмакчы. Булачак Президент Путин да армияне ныгыту яклы: хәрби максатларга хәрби предприятиеләр генә эшләмәячәк, бар җитештерү кораллану ниятен күздә тотып оештырылачак, диде ул.
Кем ничектер, мин ил башлыкларының бу сүзләреннән шүрләп куйдым. Әллә сугышка әзерләнәбезме? Нигә билбауларыбызны кыса-кыса коралланырга соң? Безгә пушкаларын төбәгән дошманнарыбыз юк, ләбаса. Коралланып, Мәскәүдә Кызыл мәйдандагы асфальтны җимереп, миллиард сумнар исраф итеп, хәрби парадлар үткәреп ни отабыз? Безне киендергән, ашаткан кытайлыларга, японнарга, кореялыларга, төрекләргә рәхмәт әйтеп складларыбызны корал белән тутырып яшик инде болай булгач. Рәтле машиналарыбызны булдырасы, электроника һәм башка җитештерүләрне җайга саласы урында, танклар корыйк. Тик шунысы бар: коралны бит тиешенчә сакларга кирәк, аның үзеннән үзе атылу, шартлау куркынычы да бар. Әгерҗе янындагы складлар шартлау фаҗигасе сабак булырга тиеш, юкса. (Хәрбиләр ясаган мәхшәр…, «БГ», 2011, 8 июнь). Чөнки корал саклау урыннарында да тиешле шартлар булмау, тәртипсезлек турында әйтелә.
Армиядә кемнәр хезмәт итә, кемнәр идарә итә? Балаларыбызны армиягә җибәреп чыныктырып кайтарабызмы, әллә гарипләндерәбезме? «Бабайлык» аркасында үтерелгән, мәсхәрәләнгән, үз-үзенә кул салырга мәҗбүр ителгән корбаннар, менә шулай йөзләгән авыручылар, егетләрнең сәламәтлекләре тиешенчә кайгыртылмавы, кораллану, җитештерү турында гына түгел, армиядә тиешле тәртип булдыру турында да уйларга кирәклеген искәртә.
Дөрес, Медведев армиядәге социаль шартларны яхшырту турында да әйтте. Әмма бу хакта гел сөйләнә, әмма күңелсез хәбәрләр генә кимеми.
Воронежда 600 солдат үпкәсе кабарган дигән хәбәрне инкарь итеп, авыручылар 40 кына булган дип төзәтәләр. Әмма шул 40 кына да азмы? Гомумән, Совет чорыннан ук череп таркалып килә иде инде армия. Мин Сочида хезмәт иттем. Кышкы салкында да, җәйге челләдә, 30–40 градус эсселектә күн итектән йөрергә мәҗбүр ителгән солдатның аягы, әлбәттә, бозыла, гөмбә барлыкка килә, тирли торганга әйләнә. Шөкер, мине андый бәла читләтеп үтте. Ә менә егетләр азапланды. Чөнки кыш гел яңгыр явып тора, ә күн итек дым үткәрә. Ыштырны сыгып чорнап куясың да, йөрисең… Менә шундый ул армия мәктәбе. Мин дә гөмбә авыруын алып кайтып, бераз интексәм дә, кайтып берничә елдан үтте.
БАЛАЛАРЫН АРМИЯГӘ ҖИБӘРМИБЕЗ, ДИП КУРКЫТАЛАР…
Бүген Арслан авылында Русланның 9 якташы армиягә әзерләнә. Ата-аналары җибәрмибез, дип кырт кискәннәр, хатлар язганнар. Әмма алардан сорап торучы булырмы? Чөнки төн йокыларын калдырып үстергән, тәрбияләгән газизеңә 18 яше тулгач син хокуклы түгел. Аның Ватан алдындагы изге бурычын үтисе бар. Әмма ул бурычны Ватан ни рәвешле биреп куйган?! Авылындагы мәктәпне яптырып, җил-буранда ерак авыл мәктәбенә йөрергә мәҗбүр иткән, авырып китсә дә, авылларындагы больница ябылганлыктан, район үзәгенә барып көннәр буе чират торып дәваланган бала әти-әнисенә түгел, дәүләткә бурычлы. Ничек шулай була ала, мин шуны аңламыйм?!
Армия тоташ тәртипсезлектән генә тора димәс идем. Бар үрнәк урыннар. Хезмәт итеп кайткан, сагынып сөйләгән егетләрне очратканым бар. Әмма андыйлар күп түгел.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Кем кемгә бурычлы? ,

Комментарии