62 сүзле тел иясе

62 сүзле тел иясе

31 гыйнварда Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков үткәргән киңәшмәдә һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов февральдән балалар бакчаларында республикадагы ике дәүләт телен дә өйрәтүгә багышланган махсус программа старт ала дип хисап тотты. Кечкенәләр телләрне яхшылап үзләштерә алсын өчен дәфтәрләр дә, ата-аналар һәм тәрбиячеләр өчен ярдәмлекләр, аудио-видео да каралган, диде ул.Татарстан Русиядә мәгарифне үзгәртеп кору нигезендә үзенең «Киләчәк» дип аталган махсус стратегиясен булдырган иде. Бакчаларда республиканың дәүләт телләрен өйрәнү программасы әнә шул «Киләчәк» кысаларында әзерләнгән. Аның өчен акча 2011 елда бирелгән һәм эш тә бер еллап вакытны алган.

Баксаң, әлеге программа нигезендә әзерләнгән ярдәмлекләрне дә, укыту әсбапларын да беркем кулына тотып карамаган әле. Бакчаларда бу хакта ишетмәгәннәр һәм нинди үзгәрешләр буласын белмиләр дә, дип хәбәр итте «Азатлык» радиосы. Министрлыкның мәктәпкәчә тәрбия бирү бүлеге башлыгы Гөлнур Манюрова радио хәбәрчесенә кулланмалар 2 февральдән балалар бакчаларына таратылачак дип белдергән, әмма программаның һәм кулланмаларның күпмегә төшүен әйтмәгән.

Әлеге программа буенча, телен өйрәнүче урыс балалары да, урыс телен өйрәнүче балалары да бакчадан чыккан вакытта 62 сүз белергә тиеш икән. Әлегә сүзләрне аны төзүчеләрдән кала башкалар белми. Манюрова исә, 62 сүз балаларга бер-берсен аңлау һәм өйдә аралашу өчен җитәчәк, дип белдерә.

ИЛФАТ ИГОРЬМЫ?

Минем балаларым бакчага йөргән чорда да татар теле дәресләре керә иде. Хәзер дә андый дәресләр үткәрелә дип беләм. Әмма нәтиҗә? Өйдә сөйләшкән очракта гына бала телле була. Бүгенге мохит, урам, радио, телевидение, үзе дә татарча белмәгән әти-әни ана телендә сөйләшергә, аны кулланырга мөмкинлек бирми. тә тулаем урысныкы була бара.

Дусларыбыз әле узган җәй генә Казанда фатир алып бөтенләйгә күченделәр. Арчада яшәп, Казанга йөреп эшлиләр иде. Арча ни дисәң дә татар мохиты белән яшәүче район үзәге. Анда балалар татар телендә иркен аралаша. Дусларыбызның балалары урыс балалар бакчасына һәм мәктәбенә генә түгел, урыс мохитына да килеп кергәч, үзләрен уңайсыз хис итте. Нәни кызчыкка аеруча читен. Арча бакчасына теләп йөргән Зәлия Казанныкын яратмады. Беркөнне киендергәндә әнисенә кызы: «Әни, тәрбияче апалар, мине сиңа да Зиля дип әйтәләрме?» дип сорап куйган. «Шулай дип эндәшәләр шул, Зәлия дип әйтеп булмый, диләр. Димәк, кызыма бу ошамый», – ди ана.

Яшь чагымда мине дә танышканда Илфат дигәч, еш кына «А как по нашему, Игорь, наверное», – дип сорап куялар иде. А ты как будешь по нашему, дип мин сорауга сорау белән җаваплыйм. Аннан исемемнең мәгънәсен аңлатам. Аңлыйлар иде. Әйтергә кыен бит, дип зарлансалар да…

Әйе, Зәлия, Илфат дип әйтә алмас өчен, сакау, тукмак авызлы булырга кирәктер. Бу башка халыкларга элементар хөрмәт дәрәҗәсен күрсәтә. «Старший брат» шулай авыз ертып тормый инде вакланып, иренмичә. Үз татарларыбыз да кылтаеп исемен шулай «современныйлаштыра». Мөнирләр – Мунирга, Зөлфияләр Зуляга әйләнә.

БОЛГАТУЧЫЛАР ҖИТӘРЛЕК

Русиядә шовинизм инде күптән баш калкыта. Күп сәясәтчеләр, хәтта президентлыкка кандидатлар да, Русия урыслар өчен, урыс Русиядә төп халык, дип сөрән салырга курыкмый. Мондый чакыруларга хокук саклау оешмалары да игътибар итми. Шул рәвешле дәвам итсә, Русия чынлап та тынычсыз илгә әверелергә мөмкин. Әлеге киеренкелекне аңлапмы, заказ үтәпме… махсус куертучылар иркен хис итә үзен. Кызганычка димме, әллә кирәкле гамәл дияргәме, белмим, Русиядә гадел сайлаулар, демократия таләп иткән протест акцияләре шовинист-фашистларны да, интернационалистларны да бер үк мәйданнарга чыгарды. Милләтара мөнәсәбәтләр нигезендә оппозиция вәкилләре үзара бәхәсләргә дә керә. Казанда Вахитов һәйкәле янында «Гадел сайлаулар» өчен протест акциясе булды. Митингта урыс мәдәнияте җәмгыяте лидеры Михаил Щеглов сүз алып Татарстанда урыс теленең кыерсытылуы турында сөйли башлагач, мәйдан аны туктатты. Бу инде күңелгә җылы кертте, Татарстанда «Великодержавный шовинизм» үтә алмас кебек. Тик әлегә, дип өстәргә кирәк.

МӘГАРИФ РЕФОРМАТОРЛАРЫ ЕРАККА КАРАП ЭШ ИТӘ

Бүгенге мәгариф тәрбияләп чыгарган яңа буында татарлык, милли горурлык калыр микән?! Форумнарга күз салсаң, мин татар булганым өчен хәзер үк куркам. Үзем туып-үскән Русиядә, хәтта Татарстанымда да татарлыгым өчен миңа урын калмаска мөмкин. Моңа безнең нәни Илфатларыбызны Игорекка, матур яңгыравыклы исемле Зәлияләрне Зиляларга әйләндерүче тәрбиячеләр дә булыша. Мәгариф министрлыгында, бәлкем, бу мәсьәләгә дә вак эш дип карамаска, приказын чыгарырга кирәктер, аны бар тәрбиячегә, укытучыга җиткерергә, әти-әниләр ишетерлек итеп әйтергә: БАЛАНЫҢ ИСЕМЕ УРЫСЛАШМЫЙ!!!

Әнә тагын чираттагы «капчыктагы 12 бүре башы»… 62 сүздән торган программа тәкъдим ителә. Бәлкем, бик шәп программадыр ул. Әмма ни өчен 62 генә сүз белергә тиешләр?! Һич югы 70 түгел… Аннан ни өчен бу программа серле: ашык-пошык гамәлгә куялар, әсбаплары нинди? 62 сүзле бала татар телле була алмый торгандыр инде ул…

Бүгенге татар телен өйрәнүгә каршы чыгучылар өлешчә хаклы, мәктәпләрдәге программалар да бернигә яраксыз. Катлаулы, хаталы дәреслекләр ярдәмендә телне өйрәнеп булмый. 11 ел укып та бүген мәктәптән татар телен генә түгел, инглиз телен дә үзләштереп чыккан балалар күп түгел. Урыс мохитында яшәмәсәк, урыс телен белү дә чамалы булыр иде. Ник соң ярты ел эчендә кеше акчалы курсларга йөреп инглиз телен үзләштерә ала, ә бала 11 елны бушка уздыра? Үземне татар телен аз-маз белүчеләр арасында дип саныйм, әмма бүген миннән, җөмлә төзелешен анализла, грамматиканың нинди булуын аңлат, дип сорасагыз, мин төртеләчәкмен. Яза, сөйли беләм, ә менә ни өчен… аңлата алмыйм. Ни өчен дигәне кирәк микән соң?! Телне дөрес язу һәм сөйләмне куллану автоматлашырга тиеш дип саныйм. Теориясен филолог булырга теләүчеләр вузларда өйрәнсен… Ә бүген безнең дәреслекләребез әнә шул тиз онытыла торган грамматик кагыйдәләрне ятлатудан ары уза алмый. Нәтиҗәдә телсез калдырабыз баланы. Ул дәреслекләрдәге биремнәргә, андагы җөмләләрнең катлаулыгына үзем дә аптырап калам. Хаталары аерым игътибарга лаек. Мөгаен, авторлар дус-ишлек аша, акча эшләп алгандыр. Мәгариф министрлыгының балалар бакчаларындагы яңа проекты да шул акча үзләштерү акциясе генә булып калмасын иде. Үпкәләмәсеннәр, яшереп кылынган эш турында гел шулай уйларга шик кала…

Ә республикабызда старт алган «Бәләкәч» программасына бәя биргәндә, бөтенләй булмаганда, тик ятканчы, ни дә булса мәтәштерү яхшырак, дип тынычландырсам гына инде үземне. Чөнки балачакта бер авыз урысча белмәгән, ә хәзер татарчаны ипилек-тозлык та аңламаган танышларым да бар. Кергән бик тиз чыгып та китә: кирәксез әйбер кадерсез бит ул. Минем ана телем кирәксезгә әйләнеп бара, шуңа йөрәгем сызлый.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

62 сүзле тел иясе , 5.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии