- 08.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №27 (9 июль)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Быел яңадан кышкы вакытка күчәчәкбез. 26нчы октябрьдә сәгать укларын 1 сәгатькә артка күчерәсе. Рәсми вакыт төнге 2дә күчә. Ә халык сәгатьләрен кичен яңа вакытка көйләп ятачак, һәм шул рәвешле 1 сәгать озаграк йоклап, икенче вакытта торачак. Рәсми белдерүләргә караганда, бу вакыт алыштыруның соңгысы булачак. Башка беркайчан да сәгать уклары күчерелмәячәк. Хәер, «беркайчан да» дип әйтергә ярамый, бигрәк тә безнең илдә.
Сәгать укларын күчерә башлауга ук халык арасында ризасызлык туган иде. Бу бигрәк тә балаларга, өлкән яшьтәгеләргә читен булды. Шулай ук терлек караучылар өчен дә кыенлыклар туды. Маллар синең кышкы, җәйге вакытыңны санламый бит.
ТАРИХКА КҮЗ САЛЫЙК
1930нчы елда СССРда «декрет вакыты» кертелә. 16нчы июньдә илдә сәгать уклары 1 сәгатькә алга күчерелә. Совет халкы, сәгать поясларында табигый астрономик вакытка караганда, 1 сәгатькә алдарак яши. Ә 1981нче елда әлеге «декрет вакыты» юкка чыгарыла һәм сәгать укларын елга ике тапкыр алга-артка күчерә башлыйлар. Шулай итеп җәйге һәм кышкы вакыт кертелә. Вакыт алышынгач, кешеләрнең берничә көн дәвамында сәламәтлекләренә зарланулары да искә алынмый, моның илгә икътисадый файдасы бар дип аңлатыла.
Шулай да бәхәсләр тынмый, икътисадый файдага шик белдерүчеләр дә күбәя бара. Кыскасы, вакыт белән уйнауның матди һәм рухи кыенлыклар гына тудыруын, ниһаять, аңлыйлар. 2011нче елдагы 27 март төнендә сәгать укларын 1 сәгатькә алга күчерү соңгысы булып чыга. Ул чактагы ил Президенты Дмитрий Медведев инициативасы белән сәгать укларын көзен кире үз урынына кайтармыйлар. Шулай итеп русиялеләр астрономик вакыттан 2 сәгать узып яши башлый.
Бу, дөресен әйткәндә, Медведевның уйланып бетмәгән чираттагы чиле-пешле гамәле булып чыкты. Дөрес, ул чакта хөкүмәт рәисе һәм президентлыкка кандидат булган Путин 2012нче елда ук, вакыт реформасы турында дәшеп, кышкы вакытка күчү ихтималын искәртте, Медеведевны аклап та алды.
– Вазыйфадагы Президент кемгәдер зыян салырга теләп карар кабул итмәгән, ә бәлки биологик сәгатьләрне бозарга ярамый дип сөйләүчеләрне тыңлаган, – дигән иде ул. Аннан кемнәрне тыңлаган дигән чакта, шунда ук – сыерларны да, – дип өстәп куйды. – Юкса, кеше 1 сәгатькә иртәрәк уяна ала, ә менә сыер сөтен 1 сәгать алдан бирми… – диде ул ирония белән.
КАЗАН МӘСКӘҮ БЕЛӘН
2012нче елның февралендә бу мәсьәлә ДәүДума каравына кертелсә дә, ул кире кагыла. Инде менә, ниһаять, ДәүДума икенче һәм өченче укылышта канунны кабул итте. Хәзер Русиядә 9 сәгать поясы булса, ул 26нчы октябрьдән соң 11гә җитәчәк. Президент хакимияте башлыгы Сергей Иванов сүзләренә караганда, кайсы пояста яшәячәген һәр төбәк үзе хәл иткән. Татарстанда астрономик вакыт Мәскәүнеке белән чагышмаса да, ул башкала белән калачак. Әлеге икенче зонага күпчелек керә. Ә беренчесендә – Мәскәүдән 1 сәгатькә иртәрәк пояста Калининград өлкәсе генә яшәячәк. Ут күршебез Башкортстан 4нче зонада, алар Мәскәүдән 2 сәгать алда яшәячәк.
ВАКЫТНЫ ҮЗЕҢ ИСӘПЛӘ
Хәер, заманында Медведев астрономик вакытның гамәлдәге вакыт белән чагышуын исәпләп караган булса, сәгать уклары күптән дөреслеккә якынрак килгән булыр иде. Дөреслеккә якынрак, дим, чөнки вакытны шул җирлек өчен беркайчан да төгәл тәгаенләп яшәп булмый. Әйтик, үзебезнең Татарстаныбызда гына да көньяк районнар белән төньяктагылар шактый аерыла. Шуның өчен газетабызда намаз, сәхәр, авыз ачу вакытларын «Казан өчен» дип куябыз. Ә урыннарда кояш баешына карап шуңа үз минутларын өстәргә яки киметергә тиешләр.
100 СУМЛЫК – ЯТСЫЗ АКЧА
Дәүләт Думасы эшчәнлеге турында сүз чыкса, мин шөбһәгә калам. Тагын ни майтарырлар, нинди мәшәкать уйлап табарлар икән инде, дим. Вакыт алышу канунын, сүз дә юк, көтеп алдым. Ә менә башкаларын… Уйлыйм-уйлыйм да, күп нәрсәләрнең мәгънәсен аңламыйм. Әлеге дә баягы – балаларны яман мәгълүматтан саклау кануны. Без дә «БГ»га + 12 дигән тамга салдык. 12 яшьтән кечерәкләргә укырга ярамыймы аны, укыса ни була? Мәкаләләргә, теле, радио тапшыруларга ничәле тамга куясын кем ачыклый, бер эталоны бармы? Шул тамганы куймый кара – «Госкомнадзор» шунда ук күреп ала, һәм штрафка тарта. Без ТВ программалардагы күрсәткечләрне дә чагыштырып, тикшереп утырабыз. ТВ каналлар биргән тамгалар, еш кына чагышмый, йә ул төрле чыганакларда төрлечә күрсәтелә.
Әле менә ЛДПР депутаты Роман Худяков 100 сумлык акчада да балалар өчен яман нәрсә күреп алган. Әлеге кәгазь акчада Зур театр түбәсендәге Аполлон скульпторында балалар өчен куркыныч өлеш бар икән. Бу канунны боза. Роман Худяков шуның өчен борчыла. Ул банкнотны җентекләп тикшереп караган да, борынгы грек алласының гәүдәсендә интим өлешләр күргән. Депутат шундый таләп куя: купюрада + 18 тамгасы булырга тиеш, яисә дизайнын алыштырырга кирәк. + 18 тамгасы куелса, аны балалар кулларына тотмыймы инде… Русия Үзәк банкы рәисе Элвира Нәбиуллинага парламенттан хат җибәрелгән. Моннан элегрәк депутатлар Кырымның Русиягә кушылуы хөрмәтенә 10 мең сумлык чыгарырга тәкъдим иткәннәр иде, соңрак, бу мөмкин түгел дип белдерделәр Үзәкбанкта. Монысына реакция әлегә билгесез.
Әлеге хәбәрне ишетүгә мин дә кесәмнән 100 сумлыкны алып җентекләп карый башладым: Худяков әйткән җенес әгъзаларын эзләдем. Әмма берни күрмәдем. Безнең депутатларыбыз каян шул кадәр үткен күзле соң, әллә алар кая карасалар да, күрәсе килгәнне генә күрәләрме? Үз бозыклыкларыннан чыгып дим.
Депутатларның шулай юк урында ыгы-зыгы куптаруы, киресенчә, моңарчы башка да кереп карамаган уйлар тудырмыймы соң? Хәзер бу хәбәрдән соң балалар да, олыларга ияреп 100 сумлыкны тикшерә башлар инде. Аннан порнография элементларын эзләрбез. Моңарчы башкалар да, минем кебек үк, аны-моны уйламагандыр әле.
СЫРАНЫ РЕКЛАМАЛАРГА КИРӘК
Көлке һәм оят сәясәтчеләребез эшенә күз салсаң. Әле менә бер канун проекты кабул ителеп ята. Кабельле челтәрләрдә телеканалларга реклама тапшыру тыелачак. Янәсе алар болай да түләүле. Бу бит чын ялган. Кабель операторларга әлеге телеканаллар үзләре түли, ә тегеләре халыктан да акча җыя, шул ук ТВлардан да… Депутатлар моны белмиме, мондый талауны җайга салу кирәклеген аңламыймы? Аңлый, бу «Дождь» кебек бәйсез мәгълүмат таратучы телеканалларны ахыргача үтерү өчен кирәкле канун. Хәер, реклама бирүче дәүләт телеканаллары да түләүне дәүләттән каерып ала. Мәсәлән беренче канал гына да 2013нче елда бюджеттан 3,75 млд сум алды. Монысы саналмый. Аның каравы депутатлар шушы канун белән бергә телеканалларда сыра рекламасын рөхсәт итәргә җыена. Мөгаен, Русиядә үтәчәк футбол чемпионатларын бу рекламасыз уздырып булмыйдыр.
Бер өмет бар: канун беренче укылышта үтсә дә, ул көзгә калыр, ахыры. Аннан, «Новая газета» язганча, күпчелек депутатлар аңа каршы булуларын әйтә, мөгаен исемнәренең пычрануын теләмиләрдер, аларга да имидж дигән әйбер кыйммәттер бит.
ИНТЕРНЕТКА ЧИК-ЧЕЛТӘР
Думада тагын бер канун кабул ителеп ята. Монысы безгә дә турыдан туры кагылачак. Әгәр ул кабул ителсә, интернеттагы мәгълүматлар Русия серверларында гына сакланырга тиеш. Ә «Безнең гәҗит»неке чит ил серверында эшли. Чөнки ул арзанрак та, яхшырак та. Бу яңалык чит илләр белән интернет аша элемтәне кыенлаштырачак, әйтик, чит илләрдә кунакханәләр, юлга билетларга заказ бирү катлаулана. Русиялеләрнең күпчелеге мәгълүматларын Русия серверларында сакларга тели, дип белдерде әлеге тәкъдимне керткән депутат Деньгин. Әйтерсең ул халык фикерен белешкән, сораштыру үткәргән…
Хәер Думада күптән халык турында уйлау сизелми бит инде. Миңа калса, Ходай кушып бу мәңгелек депутатлар алышынып, аларны яхшы парламент алыштырса, боларның исемнәре бик тиз онытылачак, мәзәк-анекдот рәвешендә генә тарихка кереп калсалар гына инде. Ә менә алар эшчәнлегеннән хасил булган яраларны әле озак дәвалыйсы булыр. Кануннарның күбесе сәламәт тормышны савыктыруга корылмаган. Думада ни кабул итсәләр дә, ул тыюга юнәлдерелгән. Бәйсез фикерләүне, сүз иреген чикләү, көнбатышка нәфрәт уяту максатын күздә тотып кабул ителә анда кануннар. Кышкы вакытны кайтару кебек, еллар үтеп, ахмаклыгын аңлап, гамәлдән чыгарылсалар гына инде. Думаның һәм илбашларының чынлап та Русиянең киләчәген матур итеп төзү чараларын кайгыртуын күрәсе килә. Ә моңа коррупцияне җиңеп, таркалган промышленностьны торгызып кына ирешеп була. Ә бүген без казылма байлыклар сатучы гына. Ходай биргән байлык өстендә утырып, бу байлыкка ия булмаганнарның мул тормышына кызыгып яшибез. Депутатларны бу борчымый әлегә. Әйтик, аларны Русиядә урыс теле торышы борчый. Урыс теле үсешенә башка халыкларның телләре, мәсәлән, татар теле комачау итә. Бар русияле дә урыс телендә аралашып бер милләт булып калса, Русия чәчәк атачак. Бездә бар да әйбәт. Әнә көнбатышта һәм Америкада юк ул гаделлек. Ил башларын да бер-бер артлы хокукый җаваплылыкка тарталар. Франциянең элекке Президенты Николя Саркозига да хезмәт вазыйфасын арттыруда гаепләү белдерелде. Бездәге сәясәтчеләрдән, ил башларыннан гаделлеккә өйрәнә алмыйлар тәки. Бездә генә ул намуслы түрәләр…
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Вакыт алышына, ятсыз акчалар һәм намуссыз Саркози,

Комментарии