- 09.09.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №36 (10 сентябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
90нчы елларны мин эчке бер шом белән искә алам һәм бу чорга бәя биргәндә каршылыклы хисләр кичерәм. Бердән бу милли күтәрелеш чоры булды. Журналистлар сүз иреген, бу ирекнең тәмен тойды. Ләкин хаос та туды: кем кайдан күпме үзләштерә, урлый, талый ала – ил икътисады, халык байлыгы аерым шәхесләр кулына күчте. Шушы өлгерләр бүген хакимлек итә, парламентларда утыра: калҗа салынган табак янында була алмаган гади халык язмышын хәл итә… Бәлкем, ил нормаль кануннар нигезендә гадел система да булдыра алыр иде… Тик Кавказ килеп чыкты бит. Әллә ул махсус план идеме?!
Татарстан белән Чечня үзләренә бәйсезлек игълан итте. Әмма кем бирсен сиңа аны?! Татарстан җитәкчелеге Мәскәү белән килешеп тыныч тормыш кору юлын сайлады, ә Чечня үз позициясен бирмәде. Салмыш Ельцин Чечняга гаскәрләрен кертте. Мин хәтерлим әле, Русия армиясе юлына Ингушетия, Дагыстан халкы чыгып, танкларга каршы тере калкан оештырды… Хәтеремдә: экранда бер ханым Русия армиясенә ялына: «Балакайлар, безнең биредә яшисебез бар. Бу Кавказ. Бензинга ут төртмәгез!». Бу сюжетларны ул чакта мин эшләгән «Атна» информацион-аналитик телетапшыруымда сөйләдем, күрсәттем… Сугыш башланды. Аннан аналарның күз яшьләре белән Чечня җиреннән кайтучы табутларны каршы алдык һәм армиядән күмәк качулар башланды… Үземә генә дә ничә үсмерне Чечняга җибәрми алып калу буенча өлеш кертергә туры килде.
Ләкин Кавказ төене, яше 18гә җитеп килгән уллары булган яки баласын җуйган ата-аналар, якыннары проблемасы гына булып кала бирде. Һәркем, Кавказ ерак, ул миңа кагылмый, дип уйлады. Ләкин минем тапшыруымда Русия армиясенә ялварган Кавказ хатыны хаклы булды: Кавказ шаукымы Русиянең үзәгенә үрмәләде. Монысын беркем көтмәде: Мәскәүнең Гурьянов урамында торак йорт шартлатылды. 1999нчы елның 8нче сентябре Кавказ белән шаярырга ярамаганлыгын искәрткән беренче зур кисәтү булды. Ул төндә 106 кеше һәлак булды, 700гә якын яраланды. Һәм шул көннән башлап сугыш Русия өчен телевизор экраннарыннан гына күзәтелгән, миңа кагылмый дип уйлана торган хәбәр булудан туктады. Баксаң, ерак Кавказда гына түгел, Мәскәүнең үзәгендә дә шартлатырга мөмкиннәр. Гап-гади урамда, түрәләр, милиционерлар, гаскәриләр яшәмәгән, гап-гади русиялеләр көн күргән йортларның да көлен күккә очыра алалар икән… Әнә фаҗигадән соң 4 көн дә узмады, икенчесе – Каширкада шартлау. Корбаннар тагын да күбрәк… 2 атна эчендә тагын күпме теракт… Урамнарны, подвалларны сакларга керештек, әмма барын күреп бетереп буламы… Кыскасы, фаҗигаларга күнектек, хәзер күбесен хәтерләмибез дә. Әмма бер сорау тынгылык бирми: бу фаҗигаларга гаепле дип табылганнар гаеплеме? Җаваплар бүген дә каршылыклы. Йортларны шартлату Чечен сугышчыларның үзләре өчен үлемгә тиң булган Дагыстанга һөҗүме белән туры килде. Каширкадагы шартлаудан соң 5 көн үткәч, Чечня белән чик буе ябылды, тагын 5 көннән Грозный утка тотыла башлады. Ә 30нчы сентябрьдә Русия армиясе Чечняга керде һәм икенче Чечня сугышы башланды. Сугышның шулай кинәт башланып зур уңышка китерүе Путинның рейтингын гаҗәп дәрәҗәдә күтәрде. Ярты ел элек беркем белмәгән Путин Яңа елга инде иң популяр кешегә әйләнде. Бүген дә ул шул абруен җуймый. Бу популярлык белән Кавказдагы сугыш, Русиядәге терактлар арасында бәйләнеш үткәрәсем килми, әмма сорауларым торган саен күбрәк калка бара. Бик ышанасым килә, өстә санаган фаҗигаләр бер олы план буенча бер-берсе белән бәйле түгелдер.
Русиянең гел сугыш низагларында әвәрәләнүе дә очраклылык кынадыр дип өметләнәм. Кавказ бүген дә тыныч түгел, әмма аны без азрак ишетә башладык. Хәзер игътибарыбыз Украинада. Кавказдан соң Украинага кереп анда да гомергә чишелмәс бер төен ясамасак ярый. Хәрби ярдәм күрсәтүен инкарь иткән рәсми Мәскәү дә бу җирдән табутлар кайтуын таный башлады. Мәетне яшереп калып булмый шул. Ул берәү-икәү генә дә түгел. Ирләре, уллары белән элемтәләрен югалткан аналар, хатыннар да шаулый… Әле генә Саклану министрлыгы якыннары белән элемтә югалткан 8 солдатны тапты. Баксаң, алар дөньяларын онытып хәрби өйрәнүләрдә йөргәннәр икән. Телефон элемтәсе дә булмаган.
Бәхетле аналар. Әмма эзләнүче аналар 8 генә түгел бит. Мәрхүмнәрне ничек аңлатырга?! Ярый да исәннәр өйрәнүләрдә үз осталыкларын күтәрә… Мәрхүмнәрнең дә барысын да отпуск алып ут эченә ыргылды дип аңлатып бетерә торган булмас… Солдатлар отпуск алып китсен дә ди сугышка, ә аларга танкларны, коралларын кем биреп җибәрә соң? Телефон эшләмәүгә дә ышанасы килә…
Кыскасы, сәер һәм гаҗәп. Ялган өстенә ялган уйлап табыла сыман.
Әле менә бу язмама нокта куярга утырганда, икенче бер хәбәр тәмам пошаманга салды: озакламый минем оныкларыма да мәктәпләрдә правослау нигезләрен мәҗбүриләп укытырга мөмкиннәр.
Ростов Митрополиты Яңачиркәс Меркуриы правослау динен төп фәннәрнең берсе итеп 2нче класстан 10нчы сыйныфка кадәр кертергә тәкъдим итә. Чиркәү хакимиятнең патриотизм дип җан атуы вакытында үз доктринасын кертеп калырга ашыга, күрәсең. Чынлап та ашыгырга кирәк. Баланың аңын правослау идеяләре белән чукындырсаң, Русиядә бар проблемалар да бетәр. Милләтләр дә бер массага әверелеп, бар да бертөрле уйлар, бертөрле чукыныр… Патша самодержавиесе вакытында да шулай булган. Мәчетләр җимерелгән, чиркәүләр дәүләт акчасына яшәгән. Әмма вакыты җиткәч, шул ук кешеләр аны да яндырган, җимергән…
Русиянең яңа мәгарифе күз алдына килә. Уңда политформация, сулда ГТО нормалары, артта бердәм Ватан тарихы, ә алда правовслау дине.
Бу да мәкаләмдә өстәрәк телгә алынган олы планның бер бүлеге түгелдер бит. Мондый планны тиз арада ашыгып гамәлгә куяр өчен террорчыларның, сугышларның булуы шарт. Русия дөрес юлны таба алырмы? 15 ел элек башланган терактлар дәвамлы булмасын иде!
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии