- 09.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №40 (10 октябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
«Безнең гәҗит»не көткән үзгәрешләр укучыларыбызны бик дулкынландырган булып чыкты. Аңлаучылар сөенгән, ә аңламаучылар борчылган. Моңарчы да берничә тапкыр игълан итсәк тә, киләсе елдан газетабызның үзгәреп чыгарга тиешлеге күпләргә әлегәчә аңлашылып җитмәгән икән. Газетабызның узган санында: «Киләсе елдан газетабыз айга бер тапкыр 32 битле дә булып чыгачак», дигән хәбәрне кайберәүләр газета айга бер тапкыр гына чыгачак дип аңлаган. Юк, 2013нче елдан газета һәр атнаның чәршәмбесендә, гадәттәгечә, 16 битле, төсле булып чыгачак. Ә инде айның соңгы чәршәмбесендә шул ук форматта ике тапкыр калынаеп 32 битле булып басылачак. Шул рәвешле редакциябез укучыларыбызга яңа бүләк әзерли. Димәк, «Безнең гәҗит»нең һәр айдагы соңгы чәршәмбе саны кызыклы, мавыктыргыч сериаллар, могҗизалы хәлләр, укырга җиңел темалар белән шыплап тутырылган булачак. Бу яңалыкны таныш-белешләрегезгә дә җиткерегез. «Безнең гәҗит» укып туймаслык, кызыклы, мавыктыргыч калын газета булачак. Һич үкенмәссез!
Тагын шунысы, «Безнең гәҗит» иң арзан һәм иң калын газета булып кала бирә. 11нче октябрьдән 21нче октябрьгә кадәр абунәчеләр декадасында катнашып, редакция язылу хакын тагын да арзанайта. Почта бүлекчәләренә мөрәҗәгать итеп калыгыз: киләсе ярты еллыкка язылу хакы 294 сум 42 тиен – бары 10 көн генә булачак. 21нче октябрьдән соң язылу хакы 315 сум. Абунәчеләр декадасында арзан хакка язылуда каршылыклар тудыручылар булса, үзәк почтампларга хәбәр бирегез.
Игътибар! Редакциябез укучыларга «Могҗизалы дөнья», «Мыштым тема», «Серләр гәҗите», «Шифалы гәҗит» дип исемләнгән 4 газета тәкъдим иткән иде. Беренче елда ук зур тираж җыелса да, газетаның югалу, йә иясенә вакытында килеп җитмәвенә зарланучылар күп булды. Яңа газетага почтада игътибар шулай була торгандыр инде. Уйлаштык та, әлеге газеталарны ярты елга бер генә тапкыр чыга торган итеп калдырырга булдык.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
«Безнең гәҗит» калыная ,

Комментарии