- 10.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №31 (10 август)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
2011нче ел бөтендөнья икътисады өчен иң авыры булгандыр. Һәлакәтләргә дә бай булды ул. Былтыргы табигый һәм техноген фаҗигаләр китергән зыян 2009нчы ел күрсәткечен 3 тапкырга узып, 130 млрд долларга җитте. Ә быел 6 ай эчендә кешелек дөньясына 265 млрд доллар зыян килде. Бу саннарны «Munich Re» эре иминият компаниясе китерде.
Корбаннар саны белән дә узган ел рекорд куелды: 304 мең кеше һәлак булды. Шуның 56 меңе – Русия гражданнары – гадәттән тыш эсселек вакытында үлделәр.
Русияне табигый казалар гына бимазаламый. Аны техноген һәлакәтләр белән Гиннес рекордлар китабына кертергә була бугай. «Булгария» фаҗигасенә кадәр 20 көн кала, Петрозаводск янында «ТУ-134» очкычы фаҗигагә юлыга. 44 кеше һәлак була. Гаепле – Смоленскидагы кебек үк – пилот. Ләкин ул җиһазланмаган аэродромга утырган. Петрозаводскидагы түрәләр экономияне бик яхшы аңлый: самолет егылып төшәргә 1 ай кала, болай да җиһазланмаган аэродромны 2 тапкыр кечерәйтәләр. Нигә ул шулай зур, янәсе.
17 август. 2009 ел. Саяно-Шушенск ГЭСы. 75 кеше һәлак булды. Сәбәбе апрельдә генә урнаштырылган турбина башта ук шалыш әйләнгән. Димәк, машина бүлегенә вакыт үткәч хәрәкәткә килә торган бомба куелган. Беркемнең исе китмәгән.
8 май. 2010 ел. «Распадская» шахтасы. 91 мәет. Сәбәбе – шахтерлар күрсәткеч приборлары дөрес күрсәтмәсен өчен, юеш чүпрәк элә торган булганнар.
14 сентябрь 2008 ел. Пермьдә «Боинг» егылып төшә. 88 мәет. Сәбәбе – пилот исерек булган. Кабинада сүгенү сүзләре генә ишетелә: «Кайда соң бу кнопка?», «Син башкасына басасың…» Шулай барысына да баса торгач, самолет мәтәлә.
5 декабрь, 2009 ел. Тагын Пермь. «Аксак ат» («Хромая лошадь») төнге клубы. Янгын. 160 мәет. Сәбәбе – стенага һәм түшәмгә ябыштырылган пенополистирол. Кешеләр, нигездә, тончыгып үлгән.
Хакимияткә Путин килгәч Русия халкы 2,5%ка кимегән, ә чиновниклар саны 42%ка арткан. Ә фаҗигаләр кимеми. Әйтик, Ростехнадзор ни белән шөгыльләнә? Берәр һәлакәтне алдан кисәткәне бармы?
Әнә бүген елга портларында вак бизнес туктап калды. Көймәләр тулаем тикшерелә. Баксаң, инде елгаларыбызда йөзәрлек көймә калмаган. Бераз тынычлана төшкәч, буяштырып алгач, алар тагын рейсларга чыгар. Чираттагы батканга кадәр…
Тикшерү оешмалары күп. Андагы инспекторларның хезмәт хаклары әллә ни зур түгел. Әмма яши белгән кешегә безнең илдә начар түгел. Һәркайсы тикшерә, ә чиксез зур һәм җүләр инструкцияләрне берничек тә үти алмыйсың. Шуңа күрә, иң яхшысы – «килешү».
Безнең илдә шәп яшисең килсә, түрә, инде һичьюгы тикшерүче бул. Русиядә 80 мең янгын сүндерү инспекциясе инспекторы бар икән. Ә янгыннарда үлүчеләр саны, АКШтагыга караганда, 10 тапкырга күбрәк.
Гомумән, тикшерү оешмаларын ябып бетерсәк, бәлкем, һәлакәтләр азрак булыр иде. Барыбер акча белән теләсә нинди рөхсәт кәгазен алып була… Төзек булмасани? Ремонтласаң да проблема табачаклар… Әле күбрәк тә сорап куймагайлары, бай икәнеңне белсәләр…
Шахтерлар ни өчен приборларга чүпрәк элә, чөнки эш шартлары кагыйдәләренә игътибар итми акча эшлисе бар. Хезмәт хакы гаиләне туйдырырга җитми. Алайса, безнең күмер Австралиянекенә караганда кыйммәт… Ә тегендә ник арзан? Чөнки анда «технадзор»ларның шундый зур армиясе юк.
Кайчак ни көләргә, ни еларга белмәссең… «Аксак ат» кафесында булган янгыннан соң, пенополистиролның зыяны турында шул күзәтүче-тикшерүче түрәләр менә нинди аңлатма биргән: «Техник мөмкинлекле лаборатория (тычканнар) булмау сәбәпле, әлеге материалның агулылык төркемен ачыклау ГОСТ 12.1.044-83 буенча үткәрелмәгән».
Аның каравы, тычканнар урынына, кешеләр бар. Менә ниһаять агулы икәне ачыкланды. Аны берничә йөз кеше сынап карады. Агулы икән, шуның 160ы түзмәде, үлде…
Түгәрәк өстәлләр артында киңәшләшеп утырган түрәләргә әйтәсем килә: әйдәгез кыскартыйк тикшерүчеләрне, ә гаеплеләрне әйбәтләп хөкемгә тартыйк. Әйтик, «Булгария» хуҗасын гомерлеккә төрмәгә урнаштырырга… Бәхетсез ана, ялгыз хатын Светлана Инякинаны түгел. Порадокс: мин өемә торып торырга кеше кертәм икән, ул ишелсә, мин җаваплы микән, әллә анда миңа акча түләп вакытлыча яшәгән квартирантларыммы?! Юкса, бик гади сорау бит инде…
Чиновникларның күплеге белән бәйле түгел микән бу фаҗигаләр? Аларның ялган хисаплары, ришвәтчелек күпме гомерләрнең вакытсыз өзелүенә сәбәпче. Тик шунысы, шул тишек, күгәргән, җимерек көймәләргә утырып ял итүчеләр – гади халык. Чөнки анда арзан. Бу халык талымчан түгел. Барына да риза. Әмма кем уйлаган фаҗига турында?! «Булгария» пассажирлары да шалыш-полыш, дыркылдап эшләгән көймәнең шулай мизгел эчендә су төбенә китәсен башларына да кертеп карамагандыр. Бүген ил чиновниклары да алда ниләр көтәсен уйлап карамый булса кирәк. Шулай берзаман бөтенләебез белән су төбенә китмәсәк ярар иде. Ил корабы авыр хәлдә. Баткаклыкка керде дә, төпкә утырды, буксир көтә…
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Буксир кирәк ,

Комментарии