Ярдәм кирәк!!!

Ярдәм кирәк!!!

Газетабызның узган санында мин «Без нинди бәхетле?!» дип язган идем. Казанда яшәүнең «өстенлекләрен» сөйләп, юллар төзелешен планлы һәм оешкан төстә алып бармау сәбәпле урамнарның ябылып бетүе, машина тыгыннарында сәгатьләр буе утыру, берәр кунак-түрә килгәндә, урамга бөтенләй чыкмавың хәерле булу, яңгыр, җил-давыл, бураннар булса да Казан урамнарында мәхшәр кубуы, юлларның чистартылмавы һәм шундый бик күп сәбәпләр аркасында бәхетебезнең «ташып торуын» тасвирладым. Тик моның белән генә бетми икән шул бәхет күрсәткечләребез. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр бит. Бездә авырырга да куркыныч. Гади кешегә бигрәк тә. Хәер, алай дисәң, үлем барын да тигезли, диярсез. Әнә Горбачев хатыны Раиса да, Ельцин да китеп барды… әйе, сорап тормый дәрәҗәңне, статусыңны. Аның кайчан, ни вакытта, кайсы урында сине бугазлап аласын белмисең. Кемдер котылып кала ала, ә кемдер өчен язмыш кырысрак булып чыга. Мин үзем дә 2 ел эчендә бер-бер артлы бертуган 2 абыемны, бер сеңлемне һәм әниемне озаттым. Шунда аңладым: без тузан бөртеге дә түгелбез бу дөньяда – мәхлук, көчсез җан ияләребез. Дөрес, вакытында дәвалану, авыруны вакытында абайлау бәладән, югалтулардан алып кала ала. Әмма бездә больница юлларын таптау, ай-һай җиңел түгел. Син куркып торганда чирең узып та китә.

Әле редакциябезгә Кукмара районыннан бер укучыбыз шалтыратты. «Районнан еш кына Казанга РКБга җибәрәләр. Бар анализларны тапшырып, кирәкле кәгазьләр белән барасың һәм РКБда тагын барын да өр-яңадан үтәсең. Бу чиратлар күбрәк булсын, ришвәтләр күбрәк керсен өчен махсус эшләнәдер инде»,

– ди укучыбыз. Килешәм, ул шофер таныклыгы яки эшкә урнашу өчен үтелгән медицина тикшерүләрен алсак та, чират торып кереп, табибның сиңа күтәрелеп карамый гына «Здоров» дип язып чыгаруы нигә кирәк икән?!

Инде бәлагә таргач, аннан чыгу юлын эзлисең. Кемдер экстрасенс эзләп чаба, могҗиза көтә, кемдер таныш-белеш карый, ә кемдер чит илгә китеп дәвалану әмәле турында хыяллана…

Кызганыч, безнең медицинабыз әлегә масаерлык түгел шул. Чит илләрдән Русиягә килеп дәвалану очракларын ишеткәнем юк, ә менә кайсыдыр илгә барырга акча җыю турында көн саен ишетәм. Ә чит илдә беркемне көтеп тормыйлар. Анда бар да акчалы һәм ул шактый зур суммада кирәк.

Менә шундый бәлагә тарды бит әле минем дә якын дустым, коллегам… Гомерен телевидениедә үткәргән журналист Гөлнара Зиннәтуллинаны белмәгән, танымаган кеше юктыр. Мин дә аның белән 23 елга якын бергә эшләдем. Гел аралашып, дус булып, бер-беребезгә ярдәмләшеп, бер-беребезгә таянып яшәдек, эшләдек. Менә бу көннәрдә ашым – аш, йокым – йокы түгел. Гөлнара бик авыр хәлдә. Тормыш сөюче, гел шат күңелле Гөлнараны куркыныч авыру берничә ай эчендә аяктан екты. Бар өмет – Израильдәге клиникада. Аңа бүген дәвалану өчен 15 млн сум акча кирәк. Минем гомеремдә мескенләнгәнем юк, сер бирмәдем беркайчан да. Әмма бу юлы, укучыларыбызга түбәнчелек белән мөрәҗәгать итәм. Кем күпме булдыра ала, ярдәм итик. Гөлнара яшәргә тиеш!!!

Шушы урында сүземне төгәлләргә дә булыр иде. Сүз башым шүрәле дигәндәй, әлеге дә баягы бәхетле булуыбыз дәрәҗәсен үлчәвем. Кем ничектер, мин үзем, авыруларны савыктыру өчен халыктан акча җыю күренешенә илем өчен оялам. Чит илләрдән миллионнар түләп спортчылар сатып алырга акча табыла, ә менә медицинаны алга җибәрү, авыруны савыктыру өчен халык ярдәме кирәк. Мин автоузышларны кимрәк үткәреп, спортчыларны азрак сатып алып, Израильдә, Алманиядә булган югары дәрәҗәдәге клиникаларны үзебездә булдырыр идем. Бәлкем, без спортта казанышларыбыз белән бүген мактана да алмабыз, аның каравы Израильдән, Германиядән, башка илләрдән шифа табарга безгә килерләр иде. Менә бу яктан танылу яхшырак түгел микән?! Бүген бездә инвалидларны урамга алып чыгарлык, анда йөртерлек түгел. Алар фатирларында (әле алары булса) 4 стена арасында тормышны тәрәзәдән күзәтә. Шул тәрәзәләрдән генә Казанның Универсиадага ничек әзерләнгәнен карап тора. Шул тәрәзәләрдән генә зур корылмаларны бага.

Менә шуларга игътибар булса, бездә дә һәркем үзен бәхетле сизәр иде. Кызганыч, берәүләр чит илләрдән килгән спортчыларның уңышлары өчен шашканда: җиңү яулый алса да, җиңелсә дә фанатлары урам күчергәндә, икенче берәүләр тормыш өчен көрәшә.

Мин ышанам, Гөлнарага һәм тагын шундый бик күп бәлагә тарганнарга халык кына түгел, оешмалар, хакимият тә ярдәм итәр, чарасын күрер. Бәлкем чынлап та, спортка дигән акчаны бераз киметергәдер, ул акчага никадәр кешене сәламәтләндереп, исән калдырып булыр иде…

Шулай, Гөлнара, бирешмә. Әле өмет бар. Без синең белән.

Һәркайсыбызга исәнлек, иминлек теләп Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

: «Яшисем килә!»

Һәрвакыт яшь күңелле, позитив, хәрәкәтчән, ачык йөзле кешеләр генә озак яшидер бу җирдә. Кешеләргә бары яхшылык эшләүче, гел кояш кебек нур чәчеп яшәүче, күпләрнең яраткан телетапшырулар алып баручысы Гөлнара Зиннәтуллина да, узган ел очрашкач, 145 яшькә кадәр яшәргә җыенам, дигән иде. Аңа «апа» дип дәшәргә тел дә әйләнми хәтта. Аның белән сөйләшеп утырганнан соң, бик авыру кеше дә савыгыр төсле. Гөлнара апа белән күпме генә сөйләшсәң дә, сөйләшеп туя торган түгел. Аның белән эшләгән, аның янында көнгә биш кенә минут сөйләшеп торган кешеләр, көне буена үзләренә җитәрлек энергия аладыр кебек тоелды миңа. Лаеклы ялда булуына карамастан, ул авторлык программалары эшләвен дәвам итте, текте, чикте, бәйләде. Өстәвенә рәсемнәр дә ясый иде! Орчык кадәр генә бу хатынга шуның кадәр энергия кайдан килгән дип шаклар катарсың! Көләч йөзле, киң күңелле, һәрвакыт яшь булуының сере – сөекле ире, тәрбияле улы, хөрмәт итүче килене һәм яраткан оныгының күңел җылысын тоеп яшәүдәдер, мөгаен! Тик шундый киң күңелле, һәр кешегә ярдәм кулы сузарга әзер булган бу изге җанга да авыру дигән нәрсә кагылган. Гөлнара апага «Миеломная болезнь» дигән диагноз куйганнар. Бу авыру бик сирәк очрый икән. Дөньядагы йөз мең кешенең бары өчесендә генә «Миеломная болезнь»не очратырга була. Әлеге диагноз куелган кешеләрнең арка мие зарарланган була һәм сөякләре таркала башлый. Таркалган кальций исә канга тарала һәм кешенең төрле органнарына «утырып», аларның эшләү функциясен начарлатырга мөмкин. Бу беренче чиратта бөер, ашказаны һәм үпкә кебек әгъзаларга кагыла. Авыруның сөякләре авырта, тәне сызлый, гемоглобины түбәнәю очраклары билгеле. Менә шушы әшәке авыру Гөлнара апаны эзләп тапкан.

Зиннәтуллиннар гаиләсендә мине Гөлнара апаның сеңлесе каршы алды. Гөлнара апа үзе, култык таякларына таянып, залда йөри иде. Ишектән килеп керүгә үк:

– О-о, Лилиям килгән! Кер әйдә, сеңлем, түргә уз, – дип каршы алды. Үзе әкрен генә ятагы янына юнәлде. Гөлнара апаның бер җире дә үзгәрмәгән диярлек. Тормышка мәхәббәт, яшәүгә дәрт ташып тора үзеннән. Тик җилдәй җитез атлап йөрмәве, атлаган саен сөякләренең сызлавыннан, тәненең авыртуыннан бераз сыкранып алуы авыруның бик җитди һәм Гөлнара ханым өчен нинди газаплы булуын сиздерә.

– 18 августта умырткамны сындырдым, алдан да аркам авырта иде инде, бер җирдән сынган булган икән ул. Сынулар шул авыруымның нәтиҗәсе булуын ахырдан белдем. Бу авыру кешеләрдә сирәк очрый икән, тик мин дәваланган хастаханәдә без җидәү идек. Без чыккач, палаталарга яңа кешеләр кереп калды. Димәк, авыручылар шактый. Дәвалаучы табибым, «Миеломная болезнь»не тулысынча дәвалап булмый, ди. Мин дәваланган беренче кеше булачакмын, дидем! (Көлә.)

Сәер инде бездәге табиблар. Аларның максаты һәм бурычы кешене дәвалау булырга тиеш. Ә алар синең күзеңә бәреп, чиреңнән барыбер котыла алмыйсың, дип торалар. Гөлнара апага диагнозны да тиз генә куя алмаганнар. Туганнары, танышлары ярдәме белән генә онкология бүлегенә юллама алып, тикшеренә алган ул. Дөрес диагноз куелганнан соң ике тапкыр «химия» курслары бирәләр Гөлнара апага. Өстәвенә, дарулар ярдәмендә бәвел кудыртырга кирәк. Шулай эшләмәгән очракта, кальций бөерләргә зарар китерәчәк. Ә тәне сызланган, сөякләре авырткан кешегә бәдрәфкә бару түгел, яткан урыныннан да тору бик кыен.

– Соңгы тапкыр анализлар тапшыргач, беренчесе белән чагыштырганда, нәтиҗәләре әйбәтрәк, диделәр. Тик нәтиҗәне тагын да яхшыртыр өчен ни эшләргә кирәклеген беркем дә әйтми дә, аңлатмый да. Инде күзәнәкләремнән үзем дә сорыйм: «Нишләп ятасыз сез анда уянмыйча, сәламәт күзәнәкләрем?!» – дим. Минем бит башка бөтен әгъзаларым да сау-сәламәт, шул арка мие генә зарарланган. Тик ул организмның терәк аппараты шикелле.

Гөлнара апаның арка миендәге зарарланган күзәнәкләрне юкка чыгарыр өчен, икенче кешенең арка миен күчереп утыртырга була. Тик мондый катлаулы операцияләрне бары чит илдә генә ясыйлар. Ә операциянең бәясе аз түгел, чит илдә дәвалану якынча 12-15 миллионга төшәчәк.

– Мин гомерем буе матди байлык дип яшәмәдем. Фатирыбыз зур түгел, әле башлаган ремонтыбыз да минем авыруым аркасында туктап калды. Бакчабызда мунчабыз төзелеп бетмәгән. Тик мин бер генә көн дә акча эшлим дип эшкә йөрмәдем, эшемне яратып, халыкка 47 ел гомеремне багышладым. Менә шулай дөнья куптаруыма хәзер күңелем әрни инде. Күпме кешене борчыдым, кешедән ярдәм сорарга туры килде. Авыруымны ишеткәч үк, сыйныфташларым килеп җиттеләр. Барысы да материаль ярдәм күрсәтте. Көн дә диярлек шалтыратып, яныңда карарга кеше бармы, дип кызыксыналар. Әлмәттән, Түбән Камадан, хәтта Киров өлкәсеннән дә килделәр. Әбиләр килә. Аларның ничек яшәвен, нинди пенсия алганнарын беләм бит инде мин. Алар миңа ярдәм итәргә тели. Шул олы апалардан ярдәм алуым да йөрәгемне әрнетә. Шул вакыт эчендә генә дә миңа ярдәм кулы сузучылар шактый булды. Дөньяның мәрхәмәтле, шәфкатьле кешеләрдән торганына мин кабат инандым. Рәхмәт яусын барысына да! Миңа әллә ни күп кирәкми, минем бары яшисем килә! Оныкларымны тәрбиялисем, алар белән театрларга барасым, бакчамда помидор-кыярлар үстерәсем, картым белән чөкердәшеп кара-каршы утырып чәйләр эчәсем, дусларны, туганнарны җыеп кунак итәселәрем килә. Мин бик бәхетле гомер кичердем! Савыгачагыма өметем бик зур. Аллаһы Тәгаләм һәм кешеләр ярдәменнән ташламаячакларына ышанам! – ди ул.

Кешеләрдән ярдәм сорарга мохтаҗ булуына Гөлнара апа бик кыенсына. Авыруына да карамастан, аның күзләрендә яшәү дәрте, тормышны ярату сәламәт чагындагы кебек үк балкып тора. Хәзер дә ул янына хәл белергә килгән кешеләрне дә көлдереп, күңелләрен күтәреп җибәрә. Ходай шундый кешегә дә авыру бирә икән дип үзем дә шаккатам! Гөлнара апа Зиннәтуллина сезнең ярдәмгә бүген бик мохтаҗ. Мөмкинлеге булган кешеләр ярдәм кулы сузсын иде.

Получатель: Зиннатуллина Гульнара Хабуловна Ленинское отделение 6672 СБ РФ филиал 6672/ 0251
ИНН/КПП: 7707083893/165702001
р/счет: 40817810862260422888
кор/счет: 30101810600000000603
БИК: 049205603
Банк получатель: ОПЕРУ ОСБ «Банк-Татарстан» №8610 Г. КАЗАНЬ
Назначение платежа: Благотворительная помощь на лечение для зачисления на лицевой счет 40817810862260422888/54 на имя Зиннатуллиной Гульнары Хабуловны

Лилия ЛОКМАНОВА.

Ярдәм кирәк!!! , 3.5 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии