- 14.01.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №2 (15 гыйнвар)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Мин бүген шулай дип сорарга мәҗбүр. Төрмәләрдәге сәяси тоткыннар ярлыкана. Алга таба демократия булачак, дип вәгъдәләр бирелә. Бу Олимпиадага кадәр генәме, әллә аннан соң да шулай булачакмы?
Шул ук вакытта Сочида моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдәге коррупция турында дөнья шау килә. Чит ил матбугаты, Русиянең бәйсез басмалары илдә суд-хөкем структураларындагы гаделсезлек, тикшерү органнарында гаепләнүчеләрнең газаплауларга дучар ителүе, төрмәләрнең сәяси тоткыннар белән тулуы турында яза. Шушы фонда Русиянең, аның җитәкчелегенең абруе тагын да какшады. Бүген ул кемнәрнедер ярлыкап, кемнәргәдер гадел суд хөкемен тәэмин итеп, шул абруйны терелтергә тели бугай. Олимпиада үтәр, аннан соң ни булыр? Һәрхәлдә, Русиянең Олимпия уеннары алдыннан сәяси вәзгытьтә йомшаклык булдыруы алга таба зур өметләр багларга мөмкинлек бирә дия алмыйм.
Хакимият, Сочидагы төзелешләр план нигезендә алып барыла, дип ышандыра. Ә менә андагы хәлләрне күргәннәр объектларның вакытына өлгерүенә шикләнүләрен сөйли. Төзелсә дә, аларның гомере кыл өстендә булырга мөмкин. Чөнки ашык-пошык бастырылган корылмаларга, яңа килеш үк ремонт кирәк булу ихтимал. Билгеле оппозиционер Алексей Навальный моны мисаллап исбатлый. Ул декабрь башында узган тендерга игътибар итә. Олимпиянең 604 миллион сумлык бер объекты төзелешенә Краснодар крае хакимияте оештыра аны. Утырмаган булсагыз, тотынып торыгыз: әлеге объект нибары 7 көн эчендә төзелергә тиеш… Бу хакта Навальный үз блогында сөйли. Аның фикеренчә, бу мисал аша мондый объектларның гомере ник кыска булганын аңларга була. Әлеге объект турындагы хәбәр дәүләт заказлары сайтына 2013нче елның 2нче декабрендә урнаштырыла. Аңа гаризалар 12нче декабрьгә кадәр кабул ителә. 12сендә гаризалар кабул итү туктатылып, икенче көнне җиңүче ачыкланса да, контракт протокол игълан ителеп 7 көн үтми төзелә алмый. Димәк, төзелеш бары тик 20нче декабрьдә, контракт төзелгән көнне башлана ала. Ә объект 2013нче елның 27нче декабрендә инде сафка бирелергә тиеш. Навальный документациядәге тагын бер мөһим фактка игътибарны юнәлтә. Конкурска куелган документацияләрдә дәүләт экспертизасы чыгарган резюме да куела: контракт буенча әлеге объектны төзү вакыты – 8 ай. Чөнки төзелеш урыны сейсмик яктан куркыныч зона санала.
Навальный фикеренчә, бу контракт подрядчыга зур «откат» аша эләгәчәк. Төзелеш сроклары кичектерелер, ә объект ярты бәясенә һәм шуңа бәрабәр сыйфатта төзелер.
Инде ишелгән биналар булуы турында да хәбәрләр бар. Әйтик, Олимпия паркы ярын саклау ныгытмасы кара диңгездәге шторм белән 3 тапкыр юып алынган. Шул рәвешле миллиардлар кемнәрнеңдер кесәсенә һәм диңгезгә аккан. Газетабызның узган санында бу олимпиаданың безгә күпмегә төшкәнен әйткән идем. Бүген аны сумнарда күрсәтәм. 2007нче елдан Олимпиада төзелеше буенча хөкүмәт программасы 314 миллиард сумнан 1,5 триллион сумга кыйммәтләнгән. Чагыштыру өчен: Татарстаныбызның 2014нче елга бюджеты 130 миллиард сум дип билгеләнгән. Моңарчы кышкы спорт белән кызыксынмаган, 340 мең кеше яшәгән субтропик шәһәрдә ул стадионнарны нишләтерләр икән?! Аларның күбесе янәшә. Өстәвенә Кавказ бүген дары мичкәсе өстендә утыра. Олимпия чыгымнары 5 тапкыр арткан бит инде. Объектларның кыйммәтлегенә чәчләр үрә тора. Тоннельләр һәм күперләр аша үтүче автомобиль һәм тимер юл трассалары иң кыйммәтлесе – 48 километры 5,7 млд евро. Бу акчага Олимпия кунакларын вертолетларда йөртергә мөмкин булыр иде. Гомумән, бер генә арзанлы объект юк бу шәһәрдә. Алар барысы да рекордлы корылмалар: моңарчы булган кышкы Олимпиадалар хакын берничә тапкыр узып китәләр. Менә шушы фонда мине түрәләрнең оялмавы гаҗәпләндерә.
Русия хөкүмәте Рәисе урынбасары, Олимпиада төзелеше өчен җаваплы түрә Дмитрий Козак сенсацион белдерү белән чыкты. Баксаң, Сочидагы бер генә объект та салым түләүчеләр хисабына төзелмәгән икән. Әмма Вице-премьер күп нәрсәләрне яшерә. Сочидагы кышкы Олимпиада Русия салым түләүчеләре кесәсенә бәйле. Күп санлы документлар, карарлар шул хакта сөйли. Вакыт тарлыгы аркасында бу хакта язып тормыйм. 2014нче елда минем сүзләремнең хаклыгын үзебез үк сизәрбез. Эшмәкәрләр алга таба табыш китерми торган эшләргә үз акчаларын салырга ахмак түгел. Эшмәкәрләр дигәндә, акча бирүчеләр арасында чит ил инвесторлары юк.
Гомумән, бу Олимпиада Путин өчен кирәк булды. Менә бит – субтропик мәңге яшел диңгез буенда да, ясалма кар белән дә кышкы уенны оештырып була. Ә шул ук вакытта ярты планетаны биләгән Русиядә моңа башка урын булмады.
Хәер, Пекин олимпиадасы да арзан түгел иде. Әмма ул безнеке белән чагыштырганда үтә «хәерче» күренә. Аннан анда акчалар урланмады. Һәм спорт корылмалары бушап калмады. Олимпия бассейны аквапаркка әверелде, спорткомплекслар сәүдә үзәкләре һәм рестораннар итеп үзгәртерлек итеп корылган иде. Хәзер ул объектларда спортның исе дә юк. Ә безнекеләр нишләр?! Сочида гына түгел, Казандагы спорт корылмалары да бүген тыштан матур күренсә дә, эчтән буш. Олимпиадалар, универсиадалар гел үткәрелми шул.
Хәзер иң мөһиме Олимпиадага кадәр өлгерергә, аны исән-имин үткәреп җибәрергә. Ә аннан… аннан соң да тормыш дәвам итәр. Әле бәлкем акчаны кем урлаган дигән сорауга да җавап табып карарбыз. Тик ышанмыйм, элеккеге Саклану министры Сердюковның судан коры чыгуын күргәч, монда да вак-төяк караклар гына табылыр. Әй, Аллам, объектлар ишелеп, бәла казалар гына килә күрмәсен инде.
P.S. Әлегә Русия үз тормышы белән яши. Кемгә нәрсә, кәҗәгә кәбестә, дигәндәй, бар да үз амплуасында. Әнә, мин ни көләргә, ни еларга белми игътибар итә торган депутат, ЛДПР лидеры Жириновский тагын шаккаттырды. Хәзер ул секс белән дә елга 3-4 тапкыр гына шөгыльләнергә тәкъдим итә. Кварталга бер генә кирәк, ди. Шулай иткәндә ул бик сыйфатлы буласы икән…
Менә бит башка кайгысы юк кешенең. Тик бу абыйны интернетта эзләсәң, яшь кенә малайлар чолганышында да күрергә була. Бик сәер кадрлар алар. Нишлисең, бар тормышыбыз сәерләнде бит. Әнә Олипиадаларны да сәерләттек.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Олимпиададан соң тормыш бармы?,

Комментарии