- 14.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №32 (15 август)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Татарстан мөфтиенә оештырылган һөҗүм, Вәлиулла Ягъкубның атып үтерелүе нәтиҗәсендә республика мөселман дөньясы таяк тыгып болгатылган кырмыска оясын хәтерләтә. Рәсми чыганаклар расламаса да, халык арасында 600ләп кешенең кулга алынуы, бик күпләрнең өендә тентүләр оештырылуы турында сүз йөри. Көч структуралары җинаятьчеләрне бөтенләй көтелмәгән, уйламаган урыннардан да эзли, һәм һич башка килә алмый торган кешеләрне дә кулга ала. Бүген инде 19нчы июль җинаятендә шикләнелүчеләр ачыкланып, фотолары таратылган. Шул ук вакытта беренче көннәрдә үк кулга алынган шикләнүчеләр язмышы турында бернинди ачыклык юк. Алар нахакка гаепләнгәнме, әллә чынлап та гаеплеме? Иреккә чыгарылачаклармы? Әлегә бу сораулар җавапсыз.
ТЕРРОРЧЫЛАР ЭЗЛӘНӘ
Көч структуралары актив мөселманнарны һәм ваһһабиларныкы дигән ярлык тагарга мөмкин булган мәчетләрне барлау белән беррәттән, моңарчы үзбашлы яшәгән секталарны да тузгыта башлады. Журналистлар тарафыннан күп тапкырлар язылган (бу хакта «Безнең гәҗит» тә язды (22 агуст 2007 ел), телевизион тапшыруларымда да сүз булды. – Авт.иск.) «Фәйзрахманчы»ларның да тынычлыгын качырдылар. Казанның Компрессорлар заводыннан ерак түгел, Дәрвишләр бистәсенә барганда, тимер юл кырыенда калучы сәер мәчеттә – Торфлы урамы, 41нче йортта яшәгән әлеге оешмада тентүләр оештырылып, анда күмәкләшеп яшәп ятучы гаиләләрнең балалары тартып алынды. Әлеге процесс төшерелгән видеокадрлар Интернетта таралды. Анда «фәйзрахманчылар» бәреп керүчеләргә каршылык күрсәтә, аларга бәддога укый. Бу сюжетны газетабызның интернет сәхифәсеннән дә күрергә мөмкин.
БАЛАЛАР ТАРТЫП АЛЫНГАН
Әлеге оешма турында хәбәрдар булганга, аларга үтеп керү, аларны сөйләштерү җиңелләрдән түгеллеген беләм. Һәм «фәйзрахманчы»ларның Диния нәзарәте тирәсендәге күңелсез вакыйгалар белән бәйле гамәл кыла алуына да ышанмыйм. Ни булган соң? Чын хакыйкатьне башкалардан түгел, шушы оешма тарафдарыннан табасы иттем. Һәм йортта баш идарәче итеп билгеләнгән, үзен хәлиф дип атаган Гомәр әфәндегә шалтыратып, газетабыз өчен аңлатма бирүен үтендем.
– Безгә беренче тапкыр 1нче августта килделәр, – дип башлады ул сүзен, мин үзем белән таныштыргач. (Ул «Безнең гәҗит» барлыгын белә, ә менә Илфат Фәйзрахманов исемле журналист барлыгын белми икән.) – Көн буе тентеделәр, актарындылар. Этләр белән йөрделәр. Корал, наркотик эзләделәр. Аннан балаларны 18нче больницага алып киттеләр. Тикшерделәр дә, сәламәт дип кире кайтардылар. Әмма җомга көнне, 3 августта, ике автобуста 40 кешелек спецназ килеп, йортыбызга яңадан бәреп керделәр. Ачмадык, коймадан сикереп керделәр, кая безгә аларны җиңү: ирләрне бер почмакка кыстылар, өйдән балаларны, хатыннарны өстерәп чыгардылар. Каршылык күрсәтә алмадык. Елашып, бәддога укып калдык. Берсе видеога төшереп торды. Аны интернетка урнаштырганнар. Бу гамәлләрне оештыручылар, аны эшләүчеләрнең муеннары асты өскә киләчәк.
Безгә балаларның кайдалыгын әйтмиләр, очраштырмыйлар. Әмма Аллаһы Тәгалә белүче, аларның кайдалыгын җиткерде. Балаларыбызны рөхсәтсез генә барып күреп тә кайттык. Койма, тәрәзә аркылы гына булса да белештек. Үзләрен, Корьән укыгыз, хәрәм ашамагыз, ураза тотыгыз, дип тынычландырып кайттык. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас, тиздән күрешербез, сабыр булыгыз, дидек. Аларга намаз уку, ураза тоту өчен шартлар бар икән. Бертуганнарны аермаганнар. Әмма күрше-күләннәрне аерганнар. Безгә аларның Балык Бистәсе, Базарлы Матак, Алексеевск, Питрәч балалар йортларына, нәниләренең «Дом малюток»ка урнаштырылуы мәгълүм.
18 балабызны газиз әни-әтиләреннән тартып алдылар. Шуларның 3се – имчәк баласы. Иң кечкенәсенә ярты гына яшь. Бездә бала 2 яшькә кадәр имезелергә тиеш. Балаларның иң олысына – 16 яшь. Алар сау-сәламәт. Безне төрле газеталарда язып чыктылар. Шау иттеләр. Имеш, без җир астында, кояш яктысын күрми яшибез икән. Алайса ник соң балаларыбыз сау-сәламәт? Кояш яктысы күрмәгән бала шулай буламы?
– Сез табибларга барасызмы?
– Юк, безгә табибларга, бала тудыру йортына барырга ярамый. Бала туганда да хатыннар бер-берсенә булыша. Ә авырганда догалар ярдәмендә дәвалыйбыз.
– Ишле балалы гаиләләр бармы?
– Иң ишле гаилә – 4 балалы.
– Сезгә балаларыгызны алып киткәнче, алдан нинди дә кисәтү, үгетләү булганы юк идеме?
– Юк, без бит аларның судларын, законнарын танымыйбыз.
– Шулай да дөньяви законнар буенча, баланы әти-әнисеннән ата-ана хокукыннан мәхрүм итеп кенә тартып алып була бит. Хәтта мөлкәтне дә, алай судсыз-нисез талап алу законга каршы килә, һәм бу «разбой» – талау дип санала. Үзе үк җинаять итеп кабул ителә. Сез нигә хокукый хакларыгызны хакламыйсыз?
– Әйттем бит инде: без Корьән буенча гына яшибез. Бар ышаныч Аллаһы Тәгаләдә. Без аннан гына сорыйбыз ярдәмне. Менә хәзер дә шулай эшлибез. Аллаһы боерса балаларыбызны таксиларга утыртып кайтарып бирерләр.
– Белмим, мөмкин эш микән бу… Алай да дөньяви кануннар белән дә хисаплашырга кирәк бит.
– Без беркем белән аралашмыйбыз. Күршеләрне дә белмибез. Алар безнең дошман.
– Балаларыгызга ярдәм итү буенча гамәлләр кылып буламы? Укучыларыбыз арасында шундый сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр бар. Ярдәм итәр өчен кая барырга?
– Безгә бернинди ярдәм кирәкми. Аллаһы бирер. Газеталарга языгыз, дип журналистларга мөрәжәгать итмибез, яклау сорамыйбыз. Үзләре килгән, сорашкан журналистларга гына сорауларына җавап бирергә дип килештек.
– Барып чыкмаса…
– Менә әле безнең төзелешләребезне дә законсыз дип карар чыгарган прокуратура. Әгәр йорт-җирләребезне эттерәбез дип бульдозерлар белән киләләр икән, шул трактор астына керәчәкбез. Шул рәвешле оҗмах әһеле булырбыз.
– Сезне шулай тузгыту Татарстан Диния нәзарәте тирәсендәге терактлар белән бәйлеме? Тагын бик күп мөселманнар кулга алынган бит. Моңа ни әйтәсез?
– Белмим. Алар бар да Аллага каршы бит, Әбү Хәнифәгә табына. Аллаһыга табынырга кирәк. Бу аларга шуның өчен махсус бирелгән газап. Ә безгә бирелгәне – имтихан. Без аны җиңеп чыгачакбыз. Без кяферләр чыгарган китапларны укымыйбыз, сатып алмыйбыз, телевизор карамыйбыз. Өйдә телевизор, компьютер юк, чөнки аны җәддал уйлап тапкан. Безне сектантлар да, «фәйзрахманчылар» да, экстремистлар да диләр. Ләкин без үзебезне «Коръәнчә яшәүчеләр җәмгыяте» дип атыйбыз. Кяфер дөньяны кабул итмибез, шуңа чит-ятлардан ерак торабыз. Балаларның кяфер җәмгыять мәктәпләрендә белем алуына каршыбыз. Коебыз бар, электр энергиясе булдыра торган генераторыбыз бар. Ризык пешерер өчен шартлар эшләнгән. Үзебезнең тормышны үзебез корабыз.
– Ә нинди китаплар укыйсыз соң?
– Рәсүлебез яза. Без үзебез уйлап чыгарган дин буенча яшәмибез. Аллаһ дине, аның сүзе. Безнең китапларда 2 юл саен Корьәннән аять китерелә. Кяферләр санэпидстанция, яшәргә шартлар юк, дип, балаларыбызны тартып алып, Аллаһ диненнән биздерергә тырыша. Бу барып чыкмас.
***
Әңгәмә тәмам. Гомәр әфәндегә, хокукларыгызны якларга кирәк булса, шалтыратыгыз, дигән киңәшем дә ярдәм итмәде. Ул катгый баш тартты, минем дөньям белән бәйләштә торырга теләмәвен тагын бер кат искәртте.
«Фәйзрахманчы»лар үз-үзләрен изоляцияләргә, гадәти яшәештән аерылып, коймалары артына качарга, безне күрергә теләмәсә дә, без аларны күрәбез. Нинди генә булсалар да, әгәр яшәеше, тормыш-көнкүреше белән башкаларга зыян китермәсәләр, бу дөнья кануннары аларны да сакларга, якларга тиеш.
Кемгә ничектер, МИҢА ОЯТ. Шәһәребез читендә секта яшәгәнгә түгел, ә менә көч структураларының варварлык алымнары белән эш итүләре өчен оят. Кыргыйлык төс микәнни безгә һаман да?!
«Фәйзрахманчы»лар төркемен үзен «пәйгамбәр» дип атаган 83 яшьлек Фәйзрахман Саттаров булдырган. Тәлгать Таҗетдинның мөфти итеп билгеләнүе вакытында да бу кешенең Таҗетдинның төп көндәше булуы мәгълүм. Ул үз вакытында Бохара мәдрәсәсендә укыган, аннан соң рәсми Диния нәзарәтендә дә эшләгән. Соңрак үзен «пәйгамбәр» дип игълан итеп, 2001 елда сектасын төзегән.
Алынган рәсми мәгълүматларга караганда, сектага 64 кеше кергән. Алар арасында: 15 ир-ат, 23 хатын-кыз һәм 27 бала. Шул хокук саклаучылар биргән мәгълүматларга ышансаң, «Фәйзрахманчылар» Саттаровның Казан янындагы Торфлы урамында җир астына сигез катлы итеп салынган йортында яшәгән. Балалары мәктәпкә йөрмәгән. Татарстаннан кара таплар гына эзләгән мәгълүмат чаралары, бу балаларның бөтенләй тоткынлыкта, кояш яктысы да күрми интегүен тасвирлады…
Кыскасы, менә дигән форсат. Татарстан Диния нәзарәте белән бәйле җинаять эшләрен тикшерү уңыш белән бармый. Шуңа күрә берәүләргә эш күрсәтү кирәк: «үтә куркыныч, радикаль секта оясын тузгыттылар», икенчеләренә чәбәкләп сөенү форсаты – менә тотрыклы саналган Татарстаныгызда, Казан Кремле борын төбендә нинди оешма көн күргән?! Эффектлы видеокадрлар, фотолар…
Секталарны якламыйм. Әмма кеше сектадамы, болай авырумы, исерекме… Аның баласын спецназ белән килеп тартып алырга ярамый. Без кыргыйлар кабиләсендә яшәмибез бит. Баланың иминлеге, тормышы, киләчәге өчен куркыныч тууын исбатларга, бары шул чакта гына баланың әти-әнисе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителә ала. Ә монда талап алалар. Болай булса, өемдә тентүдән соң, андагы әйберләр белән бергә минем баламны да өстерәп алып чыгып китә алалармыни?!
Шул ук вакытта секта башлыгы, үзен пәйгамбәр дип игълан иткән Фәйзрахманның шәкертләре арасында бүгенге мөфти Илдус Фәиз дә бар. Вәлиулла да анда белем алган. Гомумән, аның шәкертләре бихисап…
КАЙСЫ МӘЧЕТ ЧИСТА?
Инде менә мин даими йөри торган «Казан нуры» мәчетенең дә ваһһабилар оясы икәнен белдем. Рәсмиләр биргән кара исемлектә ул да бар. Аптырарлык хәл: үзебезчә намаз укыла, мәчеткә яланяак бастырмыйлар, намазда «Амин» дип тә кычкырмыйлар. Баксаң, барыбер «не то»… Нәрсә «то» соң? Берәр кешесе мәет булганда гына башкаларга ияреп кулларын бит турысына күтәргән «догалы» белгечләр аныклыймы нәрсәнең «то» булуын?! Шулар җырын җырлаучы мөфтиятме? Мондый «догачылар» нигә соң «Рюмочный»ларга рейд үткәрми, аларны яптырмый, урамнарда теләнеп йөргән сукбай балаларны, исерек ата-аналарны барламый, чарасын күрми?!
Әлеге мәхшәр учагына ачыктан ачык керосин сибүче «догалылар» да бар әле. Мәсәлән, Регнум агентлыгы хәбәрчесе Рәис Сөләйманов, безнең Татарстан урманнарын җиһадчылар белән «тутырды», урманнарга керергә куркыныч дип коткы таратты. Бер төркем «артистлар» камера алдында спектакль дә уйнап алды. Хәтта, Федераль иминлек хезмәте вәкилләре дә аны «пиарчы» дип атады. Курыкты журналист. Баксаң, ул фаразлаган гына икән. Әйе, Рәис Сөләйманов кебекләр, шулай фаразлый торгач, теләгенә ирешә: Татарстанны чынлап та кайнар ноктага әверелдерә бугай инде. Әле аның бүгенге Татарстан мөфтие Илдус Фәиз тирәсендә йөрүен, хәтта имеш-мимешләргә караганда дус булуын исәпкә алсаң, кояшның кайсы яктан чыгуын һәм кая батуын да уйлап әйтергә туры килер. Кыскасы, газетабызның узган санында язган сүзләремне кабатлыйм. Бу Рамазанда чистарына алмадык. Бәхәсләштек, гайбәт сөйләштек, якладык, каршы чыктык. Аллаһы Тәгалә барыбызны да ярлыкасын. Йорт-илләребезгә иминлек иңдерсен, күңелләребезгә дә ихласлык белән иман байлыгы бирсен. Гает бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!!!
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Кыргыйлык үрнәге (ВИДЕО) (Бәддога кем башына төшәр?),

Комментарии