Купшы Универсиада һәм имидж хакы

Купшы Универсиада һәм имидж хакы

Казанда грандиоз тамаша – төгәлләнеп ята. Чынлап та грандиоз булды ул. Грнадиоз сүзе бик үк татарча булмаса да, башка сүз таба алмадым. «Искиткеч» ише сыйфатлар гына нәни тоелды. Универсиада ачылышын планетабызда яшәүче һәр ике кешенең берсе карады, дип мәгълүмат таратыла. Олимпиада фанатлары, Универсиадасы янында моңарчы булган олимпиадалар да «ял итә», дип белдерә.

Чынлап та, көтелмәгәнчә купшы булды бу бәйрәм. Аерым чатаклыкларны санамаганда, әйтик, спорт ярышларына билет сату проблемалары, шул ук вакытта казанлыларның бу спорт ярышларына мәҗбүри куылулары, урамнарга да мәҗбүри чыгарып бастырулар… Бу безнең илебездә бәхетле яшәү, спортны ярату, көтеп алынган бәйрәм атмосферасы театры уйнау өчен инде.

КУПШЫ БӘЙРӘМ МУЛ ЯШӘҮ БИЛГЕСЕ ТҮГЕЛ

Минем чит илләрдә дә булганым бар үзе. Әмма анда, нинди генә бәйрәмнәр оештырылмасын, җирле халык аның кыенлыкларын үз җилкәсендә күтәрми. Бу хакта газетабызның узган санында яздыкРусияне мактыйсы килә, әмма…»), аңарчы да язгаладык. Казан инде ничә ел кунак каршылау өчен яши. Халкыбыз, тоташ төзелешләр арасыннан сукрана-сукрана булса да, аннан соң бәхетле, якты, иркен тормыш киләсенә өметләнеп, түзде. Шул халык салымнары хисабына яшәүче түрәләр, илебезгә берәр кунак килә башласа, җирле халыкны онытып, купшыланырга, әлеге дә баягы, грандиоз ил, грандиоз төбәк, грандиоз җитәкче булып күренергә тырыша. Һәм… булганын, булмаганын да чыгарып тезеп, бурычка батып булса да, кунак кабул иткән, шул ук вакытта үз балалары ач утырган адәми затлар күз алдына килә. Кунак алдында йөзең ак булу, кунак итә белү шәп гадәт, анысы. Безнең татар – кунакчыл халык. Әмма аягыңны юрганыңа карап сузасың бит. Барысы ал да гөл булса, ярый ла. Әйтик, торак-коммуналь түләүләр, җәмәгать транспортында йөрү хакы Татарстанда иң кыйммәтләрдән санала.

КАЗАН ТАНЫЛДЫ

Син гел кирегә сукалыйсың инде, диярсез. Әйе, шундый зур бәйрәм оештыра алдык. Хәзер Татарстанны бар дөньяда беләләр. Бар дөнья ачылыш тантанасында, телевизор экраннары аша, Казанны күзәтте, татар телендә «Туган тел»не тыңлады, татар биюләрен, татар музыкасын, татар киемнәрен күрде… Универсиаданың имидж өчен әһәмияте искиткеч зур булды. Безгә йөзебезгә кызыллык китерергә ярамый иде. Әмма, күңелдә төен кала һәм ул тулы куәтемә сөенергә ирек бирми. Эх, имиджны мондый зур чыгымнар бәрабәренә кунак сыйлап түгел, ә бәлки, үз халкыбызның муллыкта яшәве, хокукый яктан якланган булуы, сүз иреге, демократия белән күтәрәсе иде. Әнә Америкага, Германиягә зур бәйрәмнәр дә оештырып бар дөньядан кунак та җыясы түгел, дәрәҗә зур. Андагы халыкка әллә бар, әллә юк, чөнки алар үз илләрендә бәхетле. Бер кызым АКШта студент программасы белән эшләп, инглиз телен чарлап кайтты. «АКШта кемнең американ, ә кемнең килгән икәнен шунда ук белеп була. Американнар туктаусыз елмая, бер хәсрәтләре юк, ә безнең ишеләр курыккан сурәттә, йөзләре гел эзләнүдә», – ди ул. Мәсәлән анда, килгән кунаклар өчен үз бәйрәмнәрен аерым оештырмаслар иде. Моннан 2 ел элек, ул чактагы Президент Медведев Казанга килгәч тә, аның өчен Сабантуй әзерләп көттеләр. Гади халыкка мәйданга керү чикләнгән иде («БГ» «VIP Сабантуйдан репортаж» (№25, 29 июнь, 2011), Универсиада кунакларына күрсәтү өчен быел Казан Сабан туе кичектерелде. Һәм быел да үз халкыбызга төп мәйданга үтеп керү чикләнгән, диделәр. Минем инде күп еллар Казан Сабантуйларына барганым юк, кыскартылып, асфальтка күчеп беткәч, кызыгы калмады. Шуңа үзем күрмәгәч, ишеткәннәремне генә язам.

ШӨКЕР, ИМИН БУЛДЫК

Әйтергә кирәк, иминлек мәсьәләсе өркеткән иде. Чынлап, ул-бу чыкмагае дип борчылдым. Узган елгы кебек мөфти тирәсендәге провокация оештырылса, нишләрсең, дидем. Шөкер, бар да тыныч. Казан урамнары буш (гел шулай торса иде). Юллардагы полиция дә, кемгә ничектер, үземә бер дә комачау итмәде. Машиналар тәртипкә «өйрәнде», кагыйдәләр үтәлә. Бәлкем, полиция киткәч тә, юл йөрү культурасы калыр, дип өметләнәм. Күпме йөрим, бер дә туктатканнары юк, дисәм, беркөн туктатты бер инспектор. Хәтта багажнигымны да ачтырды һәм сорау бирде:

– Шартлаткыч матдәләр, корал юкмы?

Мин елмайдым да:

– Хөрмәтлем, андый әйберләр йөрткән кеше, әйе, бар, дип әйтәчәкме, – дим. – Юк, мин сезнең кебек үк, иминлек өчен борчылып яшәүче журналист, – димен.

– Беләм дә инде, – ди бу минем белән килешеп. – Шулай кирәк ич. Алайса, мин сезне тикшергәнлеккә журналга терким инде.

Ул миңа тудырган уңайсызлар өчен гафу үтенеп, үз артыннан ияртте. Мәгълүматларымны махсус журналга теркәгәннән соң, имза да салдым. Иминлек өчен бары да мөһим. Монда ризасызлык белдерү урынсыз. Минем урында җүләр террорчы да булырга мөмкин бит. Шуңа итагатьле булдым. Полиция майорына бу ошадымы, ул минем белән ачылып сөйләшеп китте.

– Универсиаданы карыйсызмы?

– Ачылыш тантанасына мэриядән бер чакыру җибәргәннәр иде, рәхмәт төшкерләре, аны кызыма бирдем. Болай вакытым чамалы, Универсиада, нигездә, кунаклар өчен дип беләм, – дим. – Үзегез кайсы яктан? Казан ничек, ошадымы? Тикшергәндә шикле адәмнәр туры килгәне булмадымы, иминлек өчен борчылырга җирлек юкмы?

– Әлегә бар да тәртиптә. Ә Казан искиткеч чиста, матур шәһәр. Сокландык мондагы тәртипкә. Мин үзем Тамбовтан, – диде ул.

Саубуллашып, иминлек теләп, китеп бардым.

КОРБАННАР БУЛГАНМЫ?

Юл буйларына тезелгән полиция хезмәткәрләрен мин жәлләдем. Эссе кояш астында көн озын басып торып кара әле?! Ачылыш тантанасы көнендә, кызымның стадионнан чыкканын көтеп, тукталышны саклаучы бер лейтенант белән сөйләшәм.

– Бик арытмыймы? Ничә сәгать эшлисез? Торак, ашау хәлләре ничек?

– 12 сәгать аяк өстендә торабыз. Мин үзем Казанныкы. Килгәннәрне пионерлагерьларга урнаштырдылар. Караватлар кечкенә, аякларны салындырып йоклыйбыз, диләр. Ашау бик начар. Коры паек. Менә әбәткә бер телем ипи, казылык, сыр, помидор куйганнар.

– Инде эссе кагып үлгән кешеләр дә бар, диләр…

– Әйе, булды. Бер ханым үлде. Берничә кешене больницага салдылар. Безгә сулы шешә белән басып торырга ярамый бит. Урыннан да кузгала алмыйбыз. Кешеләр, егыла башлагач, су китергәннәр, әмма соң булган инде.

Тәртип саклаучы яшь кенә егет, журналист икәнемне белгәч, курка калды.

– Минем турында яза күрмәгез тагын. Без кая барасыбызны, нинди эш икәнен белдек. Барына да түзәчәкбез, эшебез шундый, – диде ул.

Әйе, полиция хезмәткәрләренә бездә хөрмәт зур түгел. Әмма Универсиада вакытында минем аларга карата хөрмәтем артты. Һәркайда итагатьле, әдәпле полицейскийны гына очраттым. Бүген әлеге язманы язарга кайтып утырыр алдыннан гына «Арена» футбол сарае яныннан үтәргә туры килде. Медведев киләсе булгангадыр инде, юл кырыена туктаган машиналарны иртәдән үк куалар. Ризасыз бер шофер белән полиция хезмәткәре бәхәсенә шаһит булдым. Шофер, минем машинам беркемгә дә комачауламый, дип исбатламакчы. Ә хокук сакчысы, ипләп кенә аңлата: «Дөрес аңлагыз инде, бездән таләп итәләр бит. Монда машина булырга тиеш түгел. Ераккарак китеп туктагыз», – дип ялвара. Авыр һәм җаваплы эш башкара бу көннәрдә полиция. Ә безгә аларны аңларга, хәтта якларга тырышырга кирәк. Иминлегебез һәркайсыбызга кыйммәт. Ә ул нәкъ менә шул формадан эссе челләдә урамда басып торучылардан тора.

Эссе кагудан берничә кешенең үлүе турында хәбәрләр йөрсә дә, Татарстан Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов үлем-китем турындагы мәгълүматларны инкарь итте. Аны ул гайбәт кенә дип бәяләде. Шулай да медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр бик күп булган. Хәтта Африка спортчысы малярия да алып килгән. Әмма табиблар вакытында чарасын күргәннәр. Шулай да интернет форумнарда җирле халыкка медицина ярдәмен алу кыенлашкан, дигән хәбәрләр бар. Бар больницалар Универсиада турында кайгырта.

МӘЗӘГЕ ТҮГЕЛ, КӘҖӘСЕ… КЫЙММӘТМЕ?

Әлбәттә купшылык, безгә данлыклы Универсиада оештыру арзан чыкмады. Күпме акча тотылды, дигән сорауга, әлегә кадәр анык җавап юк. Һәркемнең үз саны. Универсиада ярышлары башланыр алдыннан Студентлар спортының Халыкара Федерациясе президенты Клод-Луи Гальен һәм Студентлар спорт берлеге җитәкчесе Олег Матыцин Универсиада үткәрү чыгымнарын 4,5 миллиард доллар, дип бәяләде. Бу безнеңчә – 146 млрд. сум була. «Казан-2013» башкарма дирекциясе җитәкчесе башка хисап китерде: чыгымнарны 228 млрд. сум дип бәяләде. Ә 1 ел элек ул чыгымнарны 100–120 млрд. булыр дип фараз иткән иде. Гадәттәгечә, чыгымнар 2 тапкыр үскән.

Русия спорты министры Виталий Мутко белдергәнчә, Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү өчен 5 млрд. сум, ә инфраструктура өчен 220 млрд. сум тотылган. Шуларның 70 миллиарды – федераль бюджет акчасы, ә 81 миллиарды – Татарстанныкы. Калганы – шәхси инвесторлар өлеше. Быел язын Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов та үз санын әйткән иде. Ул «Казан-2013» башкарма дирекциясе җитәкчесенеке белән тәңгәл – 228 млрд.сум. 67 миллиард сумны Федераль бюджет биргән, ә 81 миллиард – Татарстанныкы, тагын 80 миллиард – инвесторларныкы. Бу аэропорт, башка объектлар, юллар төзелеше дә. Шул сәбәпле Универсиаданың Казан корылышы өчен дә гаять зур әһәмияте булды, дияргә җирлек бар.

Универсиада тулаем алганда Русия имиджын күтәрсә дә, Русия исеменнән үткәрелсә дә, чыгымнарда Татарстан өлеше зуррак. Һәм аны ул Федераль бюджеттан бурычка алды. Күпләр форсаттан файдаланып калдык: Казан төзекләндерелде, Татарстанның да имиджы, абруе еракларга таралды, дисә дә, без Русия данын яклап шактый гына чыгымланырга мәҗбүрбез. Универсиаданың дөньяда дан казануын, һәм беренче чиратта, әлеге дан-шөһрәтнең рәсми Мәскәү өстенә ябышуын искә алып, Федераль үзәк, бәлкем, бурычны йомшартыр, яки беразын гына булса да, гафу да итәр.

Инде Казанның 2024нче ел Олимпиадасын кабул итү мөмкинлеге турында сүз йөри. Әле футбол буенча дөнья чемпионатын да кабул итәсебез бар. Тынычлап кына яшәп карый алырбызмы? Алайса гомеребез кунак кабул итәргә әзерләнеп үтеп тә китәр, үзебез өчен яшәргә өлгерми дә калырбыз, дип куркам. Өстәвенә, шушы Универсиаданы үткәрәбез дип, Федераль бюджеттан алган бурычыбызны да түлисебез бар. Аны без 2010 елдан ала башладык һәм 3,4% артым белән кайтарырга тиешбез. Инде 2011нче елда ук 5,6 млдр.сумны үзәккә тапшырасы идек. Әмма азга гына кичектерергә ирештек. Казанның 1000 еллыгын үткәргән бурычларыбыздан да котылмаган әле. Бурычлы үлмәс, дисәк тә, барыбер ул кесәләребезгә сугачак. Мәкаләмнең башында телгә алынган түләүләрнең Татарстанда югары булуы бер дә юкка түгел. Һәр бәйрәм өчен дә түләргә кирәк.

Чыгымнарда инвесторларның өлеше зур дисәк тә, алар турында мәгълүмат юк. Димәк, күпчелеге – акчаларын ихтыяри-мәҗбүри бирүчеләр. Казанда төзелгән зур спорт корылмаларының алга таба үз-үзләрен ашатып яши алулары шикле. Әлегә кадәр бер генә бизнес-проект турында да сүз булганы юк. Димәк, Универсиада чыгымнарын каплау турында хыялланырга гына кала. Еллар үтеп, бу чыгымнар бугаздан ала башлагач, административ алымнар белән эш итүче бүгенге дәүләтнең идарә системасының асылы яхшырак аңлашылыр.

Инде Олимпия уеннарына килгәндә, аның чираттагысы Казанда чынлап та үтәргә мөмкин. Минем уйлавымча, рәсми Мәскәү бүген бик хәйләле юл тапты: илкүләм чараларны, кызыктырып, төбәкләргә тапшырасың да, үзең кырыйдан гына күзәтеп торып, кунакка гына киләсең. Мәскәү мондый чаралардан гарык инде, ә төбәкләргә әле ул тансык. Өстәвенә чыгымнарның зур өлешен шул төбәкнең үзенә аударасың. Төбәк моны шатлана-шатлана күтәрәчәк. Янәсе аның Русиядә генә түгел, абруе дөньяда ук күтәреләчәк.

Аллага тапшырдык. Алда нинди бәйрәмнәр һәм чыгымнар көтәдер, Русиянең өченче башкаласы дип танылу алган Казанны…

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии