- 16.07.2025
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2025, №7 (июль)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Тормыш дәвам итә, тик ул болай пырдымсыз булса, бездән башка гына дәвам итәргә мөмкин. Сүз минем яки синең турында түгел, хөрмәтле укучым, ә вакытлы матбугатсыз диюем, шул исәптән «Безнең гәҗит»сез дә. Һаман бер балык башы... Мин инде ничә еллар биек-биек мөнбәрләрдән дә, республикабыз җитәкчелеге ишетә торган аралыктан да каравыллар кычкырдым. Түрәләр бүген газета укырга яратмый бит... Шуңа яннарында әйтеп-әйтеп бактым.
Хәер, кемнәр соң ул безнең хөрмәтле түрәләребез? Бер зур чиновникның, китап укымадым, кеше булдым, дип журналистларга мактанганын да ишеттем мин. Уңайсыз сораулар бирә башлагач, журналистны, менә син үзең эшләп кара, дип кырыс кына туктатучы түрә дә булды. Икенче бер түрәнең, татарча сорау биргәне өчен, журналистны «матур» итеп урысчалап өч хәрефкә җибәргәненә дә шаккаттым. Яздырып алган тасмасын сораган идем дә, бирмәде, курыкты. Журналист нишләсен, телен тешли инде. Кая барсын, каян яклау тапсын?! Әнә «Интертат»ны яңа дәрәҗәгә күтәргән бик сәләтле журналист, язучы Рәмис Латыпов та эшеннән китәргә тиеш булып чыкты. Сөйләшергә ярамый торган темага гәп куерткан. Юкса, тыелган тема түгел, әмма ярамый – булгач, ярамый инде. Кемгәдер ошамый ул тема. Шулай ярамый, дия торгач, бүген урысча сөйләшергә калдык бит инде оныкларыбыз белән дә...
Журналистның абруе менә нинди бүген.
Күптән түгел, Журналистлар берлеге корылтаенда чыгыш ясарга туры килде миңа. Әлбәттә, кайда гына булмасын, нинди биеклектәге мөнбәр булуга карамастан, мин бары тик татарча гына сөйлим, һәм үз фикеремне ярып әйтеп салырга күнеккәнмен. Бу миңа комачау итә торган бик начар гадәтем, әмма үкенмим шундый булганыма. Намусым, вөҗданым газапламый. Менә шул корылтайда бүгенге журналистиканың халәте турында бик борчылып сөйләгәннән соң, сүземне болай йомгакладым:
– Әле кайчан гына сүз иреге, дип сөйләшә идек. Аннан сүздән соң да ирек булсын дип әйтә башладык. Инде менә шундый чорда яшибез: сүздән соң иректә калу мөһим.
Мине тыңлап утырган журналистлар дәррәү хуплап, айнып китте бу сүзләрдән. Әйе, бүген журналист кыл өстеннән атлый. Теләсәләр төртәләр дә төшерәләр упкынга. Бик тиз җинаятьче яки террорчы булып куюың бар. Бүгенге журналист диктант язучыга әйләнеп бара. Катлы-катлы матбугат сәркәтипләренә ышыкланган эреле-ваклы түрәләргә якын килү, алардан нидер таләп итү, бөтенләй мөмкин булмаслык гамәлгә әверелеп бара. Үзләре өчен генә иркенлектән рәхәт чиккән, нәсел-нәсәбен майлы калҗа белән тәэмин итеп алган түрә үзен үтә булдыклы итеп хис итә бүген һәм журналист аның өчен лакей хезмәтен үтәүче генә. Ял иткәндә артистларны чакырып җырлап-биеп күңел ачып алалар бит, менә журналистларны да бармак изәп кенә чакырып аласың да, теләгәнчә мактатасың һәм тагын бер кат үзеңнең Алланың кашка тәкәсе икәнеңә инанасың, башкаларны да шуңа инандырасың.
Үзгәртеп кору чорында җинаятьчел кланнар үз мәнфәгатьләрен алгару өчен журналистларны актив куллана башлады. Һәм бу пычрак эшнең беренче якты үрнәге Сергей Доренко булды. Ул Мәскәү мэры Юрий Лужковны Бөтенрусия телевидениесенә чыгып күрәләтә нәҗескә батыра иде. Моның заказлы нәҗес икәнен бөтен ил белә, халык та аңлый, түрәләр дә күреп тора. Әмма шакшы эфир дәвам итә... Ул чакта мин дә гаделлек өчен шактый резонанслы телерепортажлар, журналист тикшерүләре алып бардым. Эшләрен алдар-йолдар гына үтәүче түрәләрнең шактый дерелдәгәнен беләм. Кемнәрдер, хәтта зур урыннардагылар да минем тапшыруларымнан соң канәфиләреннән очты. Дөрес, бер арбага эләккәннәр хәйләкәр һәм туган-тумача кеше булса, төшеп калмый: юкка чыкмадылар. Берсе әле соңрак миңа рәхмәт тә әйтте: «Син булмасаң, шунда сорсып утырган булыр идем глава урындыгында. Мин сине бик хөрмәт итәм. Андый принциплы журналистлар юк», – дип кулымны кысты. Байлыгы белән мактанып та алды. Чакырды да. Бармадым. Мин бит сатыла белмим, фәхишәлекне җенем кабул итми.
Шул Доренко журналистикага «телекиллер» дигән яңа термин да кереп китүгә сәбәпче булды. Ул чагында кайчак дусларым арасында, мине мактап, татарча Доренко, дип куючылар да булгалады. Мин аларның авызларын шунда ук яба идем: бутамагыз фәхишәлек белән журналистиканы!
Бүген фәлән түрә юбилеен фәләнчә үткәргән, кызының, улының туган көнен тулы бер вилла арендалап чит илдә уздырган икән, дигән хәбәрләрне ишеткәлибез. 10нчы биттәге 2013нче елгы язманы укып алыгыз, бүген ни үзгәрде? Ул чакта да кәттә сословиеләр кәттә яшәде, бүген дә. Ул вакытта да хәерчелек, бүген дә... Максим Горький әйтмешли «Шуышырга яралтылганнар – оча алмый...».
Ни өчен миңа моңсу, һәм бу хакта язам: чөнки кызык түгел һәм йөрәк протест белдерә. Болай булырга тиеш түгел бит, Журналистика канун нигезендә дүртенче хакимият булырга тиеш. Беренчесе закон чыгаручылар, ягъни парламент, икенчесе хакимият, ягъни шул кануннарны үтәүчеләр, өченчесе суд, дүртенчесе менә шул өч баскычны да контрольдә тотучы журналистика булырга тиеш. Булырга тиеш, әмма бүген асты өскә килгән заман. Бар да икенчесенә буйсына. Хакимнәр ни әйтә шул була.
Журналистиканы авызлыклау өчен нинди генә кануннар иҗат ителмәде әнә шул хакимият баскычындагылар тарафыннан. Бу гына аз, аны техник каршылыклар тудырып та бугазларга кирәк икән. Русиядә почтаның ябылу алдында булуын шуның белән генә аңлатып була. Почта юк икән, вакытлы матбугат та юк, дигән сүз. Бүгенге хакимияткә укымый торган, аңгыра масса кирәк. Моны яшермиләр дә бит. Газетабызның быелгы 2025нче елгы май санында моңа мисал да китергән идем («Тукайга зарландым әле»). Сбербанк хуҗасы Герман Греф, акыллы халык белән идарә итү, ягъни манипуляция ясау кыен, дип шартлатып әйтеп салды. Халыкны буклы масса, дип оялмый атый бит. Герман Грефны буклы имгәк, яки карак, дип мин әйтсәм, иректә булмас идем. Әйтмим. Әйтсәм генә дидем ич. Ә Герман Грефка бармак янаучы да юк. Мин килешмим мондый вәзгыять белән. Ленинның «Һәр пешекче ил белән идарә итә ала» дигәне артыграк булса да, Ленин тәгълиматы дөрес булган.
Греф әфәнде байлыкка ничек иреште икән соң? Шул Чубайслар, башка олигархлар кебек үк, Советлар Союзында булдырылган байлыкны кесәсенә тутырып... Шулай булгач, аңлашыла: мондый түрәләргә журналист кирәкми. Аның бетерелүе өчен барлык чараларны да күрергә кирәк һәм күрелә дә: әнә Мәскәү өлкәсендә хакимият карары нигезендә, 56 район газетасы ябылган, 800дән артык журналист урамда калган, дип хәбәр итә Региональ медиа җитәкчеләре альянсы.
Проблемалы почтага бәяләр дә кушылгач, матбугатка суларга да худ калмый. Шәхси басмалар дәүләттән бер тиен дә алмый. Әле салымнар түлибез һәм безне эшмәкәрләр исәбендә йөртәләр, бернинди ташламалар юк. Моңарчы «Безнең гәҗит» язылганда ташлама алырга мөмкинлек бирүче исемлектә иде. Ул «Социаль әһәмияткә ия басмалар» дип аталды. Быел исемлекне бик нык тураклаганнар. Анда республикадан бары тик бюджет хисабына көн күрүче берничә газета гына калдырылган. Бу газеталарга язылу бәяләре арзан һәм берничек тә акланмый, ул типография чыгымнарын да капламый. Салымнар, сезнең һәм безнең дәүләткә түләнгән акчабыз хисабына яши алар. Тагын да аптырашта калдыра торган хәбәр мине аяктан екты: әлеге исемлектә район газеталары калдырылган. Әмма бу басма районда ике телдә чыга икән, аның берсе генә ташламага ия. Кайсы телдәгесе диярсез икән? Башыгызга татар телендәгесе, дигән җавап килдеме? Хәзер, көтегез, урыс телендәгесе генә ташламага ия. Димәк, күп милләтле, бар халыклар да кулга кул тотынышып чәчәк ата торган ватаныбызда татар телле район басмасы кыйммәт булса да ярый... Кызганыч, бу нисбәттән бернинди ризасызлык гамәлләрен ишетмәдем. Бар да тыныч. Димәк, шулай матбугаттан мәхрүм булып, кабаланып бер генә милләт булып кала барабыз. Моңа ерак калмады, моның вакытын үзебезнең оныкларыбыз чорында ук күрәм.
Шушындый вәзгыятьтә ничек эшләргә, мин әлегә анык фикер әйтә алмыйм. Почта газетага язылу хакын 40(!) проценттан артыкка күтәрә. 1нче июльдән нәшрият бәяләре 15 процентка артты. Редакция инде болай да үтә дә катгый экономия режимында көн күрә иде. Димәк, алдагы язылу бәяләре кимендә мең ярым сум булырга тиешле. Мондый киләчәктә яктылык бармы? Мин белмим. Шушы июль аенда «Безнең гәҗит»нең киләчәк язмышы хәл ителәсе. Сездә нинди фикерләр бар?
Инде игътибар иткәнсездер, газетабыз бу ярты еллыкта 64 биттән, 48 битлегә калды. Моны аңлап кабул итәрсез, дип өметләнәм. Башкача мөмкин түгел.
Газетабыз ай саен чыга, һәм ул киләсе айдан килә башласын, дисәгез, һәр айның 15енә кадәр язылып калыгыз. Быел язылу бәяләре шушы, үзгәрми. Газета гадәттәгечә режимда эшләвен дәвам итәчәк. Ә менә киләсе елга ничек, әлегә әйтә алмыйм.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии