- 17.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №15 (18 апрель)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Үпкәләмәгез, җүләр дип әйтә алмыйм, әмма җүләрсетәләр кебек тоела. Сайлауларның ничек узуы, массакүләм мәгълүмат чараларының бер-берсен уздырып матур тормыш тасвирлавы, гадел, иң демократик җәмгыять дип бәхетле яшәвебезгә ышандырулары… шулай уйларга мәҗбүр итә. Сайлаулардагы гаделсезлекләр дә, ул оппозициянең ялган уйдырмасы гына икәнен гел ишетеп торам. Алар 90нчы елларга кире кайтару өчен тырмаша икән. Ярый әле 1913нче ел белән өркетмиләр. Чөнки хәтеремдә: Совет чорында бездә җитештерүчәнлек үсешен Русия тарихындагы кризислы чор – 1913нче ел белән чагыштыралар иде.
Хәер, 90нчы еллар белән чагыштырганда да ни үзгәрде соң?! Нефтебез арзанайса күрербез ни үзгәргәнен… Алла сакласын. Шул 90нчы елларны булдырган, шул чакта эшләгән сәясәтчеләр, бүген шул чор белән куркытып нәрсәгә ирешергә тели? Ябылган, җимерелгән, я биналары Кытай, Вьетнам продукциясе сату базарына әйләндерелгән заводлар аларның күз алдында, алар катнашында ишелмәдеме?
Мондый сораулар тынгы бирми миңа. Тик соңгы сайлаулардан соңгы протест акцияләре түрәләрне дә уйландырды. Эшләмәсләр дә, үзгәрешләрне яклау кыяфәте чалына…
Менә кайчандыр Путин үзе үк юкка чыгарган губернатор сайлауларын кире кайтармакчы булалар. Тик аерым шарты бар. Кандидатлар фильтр аша үтәргә тиеш. Бу фильтр кем дисез? Шул ук Президент һәм муниципаль депутатлар… Алар рөхсәт итсә, бу кеше сайлауларда катнаша, разый булмасалар, «тәрбияләнгәч», яхшы кешегә әйләнгәч килеп карар… рөхсәт сорап! Юкса, Путин фикеренчә, сайлауларга ультрамилләтчеләр, экстремистлар, тагын әллә нинди жулик-бандитлар килергә мөмкин икән.
Менә монда нәкъ менә җүләрсетү чалымы сизелә дә инде. Әлбәттә, бу минем карашка. Чөнки мин ниндидер фильтр аша үткән кешене генә сайларга тиеш буласы икәнмен ич. Ә миңа фильтрлар бирүчеләрне кем фильтрлаган?! Акны карадан мин үзем аера алмыйммыни?
Ә криминаллар, экстремистлар өчен фильтр бар бит инде. Законнар җитәрлек. Аларны эшләтергә генә кирәк. Урыс милләте генә титуллы халык дип лаф орган, татарлыгымнан көлгән Жириновский кайчаннан бирле милләтемне кимсетә. Ә ул иркенләп төрле сайлауларда катнаша. Президент сайлауларында да штатлы хезмәткәр кебек: берсен дә калдырмый, мәңгелек кандидат… Чөнки ул инде фильтрны үткән.
Гадел система кирәк түгел безгә, алайса коррупцияле илдә чиновникларга яшәү иллә дә шәп. Һәм безгә бүгенгедәй чылбырланып бәйләнеп беткән хакимият вертикален дә сакларга, якларга кирәк. Ә моның өчен фильтрлардан һич тә котылырга ярамый. Ул матбугат, радио, ТВ өчен дә бик кирәк.
Миңа никтер кирәкми ул. Мине кемдер фильтрлавын теләмәс идем. Бары тик закон алдында гына җаваплымын. Кызганыч, законнар бүген үзләре түрәләр алдында җаваплы. Әнә хәзер Югары Ослан районының элеккеге хакиме Тимофеевны да жәлләячәкләр. 300 млн сум штрафны каян алсын ул?! Урнаштырылып, ашалып беткән вакытында. Хәзер суд приставлары шул хакта сүз кузгата. Сүз уңаеннан әйтим, башкалар кебек үк, Тимофеев та фильтр аша үткән хакимият башлыгы иде.
Димәк, фильтр түгел, тулы ирек һәм законнарның эшләве кирәк, хөрмәтле яңа сайланган Президентыбыз Владимир Путин! Халык җүләр түгел, кемне сайласын белер. Ә законга каршы килә торган гамәлләр кылучы адәм, ул кандидатмы, губернатормы, Президентмы, гади хезмәткәрме… аерма юк, аның урыны төрмәдә. Әгәр аңа губернатор, я Президент булып сайлану мөмкинлеге бар икән, димәк, бу илдә «не все в порядке…»
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Халык җүләрме? ,

Комментарии