- 17.06.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №24 (17 июнь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Ил җиңү парадына әзерләнә. Ул 24нче июньдә үтәчәк. Моннан 75 ел элек фашизмны җиңүчеләр нәкъ шушы көндә Кызыл мәйданнан узган. Коронавриус аркасында 9 Май тантаналары кичектерелде. Ләкин, минем уйлавымча, аны 24нче июньнән дә ары кичектерергә ярамый иде. Алда әле Конституцияне үзгәртү буенча сәер тавыш бирү үткәрәсе бар бит. Инде анысы да соңарды. Халыкта ризасызлык кәефләре артырга мөмкин, юкса. Аннан соң ил башының Русияне мөмкин кадәр тизрәк яңа тәртипләр, яңа шартлар белән яшәтәсе килә торгандыр. Ә тавыш бирүне Җиңү парадын үткәрми уздыру, ничектер килешеп бетми…
Әнә шуңа да бүген вирустан саклану шартлары йомшара. Статистика да өметле күренә. Ул әле тагын да яхшырыр. Ничек инде, Җиңү парадына яман статистика белән чыгып булмый бит. Ләкин мин больницалардагы хәлләрнең мөшкел булулары турындагы хәбәрләрне гел ишетеп торам. Танышларым арасында да авырып, статистиканы «бозучылар» бар, алар исәпкә алынса, билгеле. Медицина ярдәменә тиенә алмаучылар турында да социаль челтәрләр шау итә. Газетабызның бүгенге санында да бу хакта күп язмалар урнаштырырга туры килде. Шуңа күрә рәсми статистика, никтер, миндә шикле уйлар уята. Реаль чынбарлык белән телевизор экранында сөйләнә торган тормышның тәңгәл килмәвен күреп торгангамы…
Җиңү парадларын үткәрү кирәк идеме бүгенге вәзгыятьтә? Мин имин вакытта да мондый парадларны өнәмәвемне искәртеп килдем. Кызыл мәйданнан танклар, самолетлар белән дөбердәп узу нигә кирәк. Милитаристик рух белән якты киләчәк төзеп буламы?! Аннан соң без коралларыбызны күрсәтеп масаерга омтылабыздыр да бит, тик бу техникалар белән урам җимереп дөбер-шатыр узып кемне өркетергә телибез соң?! Без бит атом бомбасы кнопкасына басу белән янап кына үзен яшәтә алган хәерче Төньяк Кореядан үрнәк алырга тиеш түгелбез. Шушы парадка исраф ителгән акчаларны халыкның матди хәлен яхшыртуга тотсак, ахыр килеп, медицинабызны җайласак, короновирус кебек афәтләр алдында тез чүгеп, югалып калмас идек. Кызганыч, әлегә самолетлар белән болыт куып таратабыз, урамнарны җимереп техника белән таптыйбыз, аннан шул юлларны төзәтәбез… Миллиардлар исраф итеп Конституцияне төзәтү демократиясе уйныйбыз. Юкса, инде хәл ителгән мәсьәлә Конституция үзгәрешләре дә… Парламенттагылар да, сенаторлар да ике кулларын күтәреп раслап куярлар иде, һәм акча да янга калыр иде. Ә бу акчалар бүгенге глобаль кризис вакытында ай-һай бик кирәк булып куяр иде. Әнә кече эшмәкәрлек соңгы сулышларын суларга җыена, урта сыйныф хәерчеләнә. Икътисад белгечләре, коронавирус пандемиясенең икенче дулкыны булмаган очракта да, ил пандемиягә кадәрге халәтенә 2022нче елларга гына кайта алачак, дип фараз итә.
Исраф акчалар башка мәсьәлә. Әлеге күмәк чараларда аралашу аркасында эпидемия тагын да көчәеп китмәсме?
Татарстан авылларда Сабантуйларын да үткәрергә җыена. Әлбәттә, җирле хакимият карамагына куелган бу мәсьәлә. Әмма көтеп алынган традицион бәйрәмебез – Сабантуйларын да быелга онытып тору яклы мин. Әле күп бәйрәмнәребез булыр, бары да үтәр… Менә шул матур бәйрәмнәр, киләчәк өчен безгә үзебезне сакларга, имин калырга кирәк.
Оптимизацияли торгач ябылып беткән больницалар, тиешле җиһазлар җитешмәгән медицина белән иминлекне саклау җиңел булмас. Шуңа күрә һәркем үзен үзе сакларга тырышсын. Урыннардагы хакимиятләр, йөрәкләре җитеп, Сабантуйларын үткәрергә карар кылган икән, чыкмагыз мәйданга. Кунакларга йөрешми торыгыз. Парадларын да күргәнегез бардыр, әле аны кабат-кабат үткәрерләр. Безнең Русиябез андый чаралардан баш тартырга җыенмас тиз генә. Конституция буенча тавыш бирү участокларына да, барлык саклык чараларын кулланып кына барыгыз. Бәйрәм кайгысы түгел бүген: «Пир во время чумы…» әйтеме юкка гына чын үзебезнең әйтем түгелдер. Элек тә хәзер дә ул гел тел очында тора.
Сүземнең ахырында шуны да әйтим: 2020нче елның икенче яртысына газеталарга язылу өчен санаулы көннәр калды. Почталарда инде квитанцияләрне кабул итмәсәләр, газеталарыбызны август аеннан гына килә торган итеп яздырып була. Коронавирус күңелсезләткән дөньябызны редакциябез нәшер иткән «Безнең гәҗит», «Серләр гәҗите» һәм «Шифалы гәҗит» газеталары белән ямьлик.
Барыбызга да иминлек, исәнлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии