Казан ханнар хәзинәсен табып бирер өчен Путинны көтә

Казан ханнар хәзинәсен табып бирер өчен Путинны көтә

Дөнья кайный. Дөньяда тулаем җитештерүнең биштән берен бирүче АКШ бурыч сазлыгына батуын дәвам итә. Бөекбритания урам чуалышларыннан айный алмый, ул Мисыр якларын әйткән дә юк: кан коеш… Африкада халык ачтан шешенә… Ә бездә ни хәлләр, дисәгез. Нормаль, диярмен: сайлауга әзерләнәбез. Сайлау алдыннан безнең халык сайлаудан соң матур тормыш башланасына ышана башлый. Путинның «Бөтенрусия » шундый чираттагы хикәятен игълан итте. Ул арада Премьер үзе су төбенә төшеп менәргә дә өлгерде, һәм шушы гамәле белән фәнебездә бөек ачыш ясады. Узган атна тормышына күз салсаң, башка вакыйгалар да булды, мин шушы ике вакыйгага тукталам әле.

САЙЛАУЛАРДАН СОҢ, ЧИРӘМ ТАГЫН ДА ЯШЕЛЛӘНЕР…

«Бөтенрусия халык фронты»ның (алга таба без аны «БХФ» дип кенә исемләрбез. авт.иск.) стратегик эш планын күргәч, минем башыма капылт кына шул уй килде. Онытканнардыр, һичшиксез, «Халык фронты» белән бергә теләктәшлек күрсәтсәк, чирәмнәребез дә яшелрәк, кояшыбыз да яктырак булыр…

Әлеге фронтның сайлау алды программасын әзерләү, димәк, вәгъдәләр уйлап табу эше «Социаль-икътисадый тикшеренүләр институты» фонды җитәкчесе буларак, Русиянең элеккеге юстиция министры, Чувашиянең элеккеге Президенты Николай Федоровка йөкләнгән иде. Һәм ул үз иҗат җимешен 11нче августта Путинга тапшырды. Дөрес, әлеге проектны киң масштабта тикшерү, игълан итү әлегә юк. Һәм ул ахыргы документ та түгел. Анда-монда күренгәләгән кисәкләрдән чыгып кына фикер йөртергә мөмкин аның турында. Шунысы мәгълүм: проектта сүз, башлыча, социаль тармакка кагыла. Һәм проект-программа берәр төбәктә тикшерелеп сынау үтәргә тиеш.

Әлбәттә, игътибарга лаек, ниһаять, файдалы реформа үткәрелер, дип уйларлык урыннар да бар программада. Әйтик, минем караштан чыгып бәяләгәндә, икенче, өченче өстәмә фатирларга һәм бакча йортларына салым кертү, эшләүче пенсионерларга пенсияләрен арттыру, алкогольле эчемлекләрне һәм тәмәкене 21 яшьтән узганнарга гына сатарга, торак коммуналь хуҗалыгы тарифларын күтәрүне туктатырга… Әмма аерымлап тикшерә, ният максатларны аралый башлагач аптырыйсың.

Документта сүз сәяси авторитетны күтәрү турында да кузгатыла. Әйтик, программаның аерым бер төбәктә сынау үтүе, «ташламаларны акчалаштыру», «балык тотуны түләүле итү» кебек уйлап бетермәгән яңалыкларны булдырмаячак, имеш.

Пенсиягә чыгасы кеше дә, яше җиткәч, аны үзе теләгәнчә елга кичектерә ала, әлбәттә, киләчәктә әйбәтрәк акча алу бәрабәренә.

Ә инде торак-коммуналь түләүләр тарифына килгәндә, әгәр бу программа гамәлгә куелса, социаль нормативлар билгеләнәчәк. Ягъни фәләнчә кадәр электр, газ кулланасың, артыграк «яшәп» җибәрсәң, түләү тарифы да үзгәрә.

Халыкның сәламәтлеге турында да онытмыйлар «БХФ»да. Бар халыкны диспансерга билгеләп, авыруны алдан кисәтү чарасын күрергә, ягъни профилактиканы яхшыртырга. Тик моның өчен оптимизация тегермәне аша үтеп таралып, ябылып беткән бүгенге больницалар җитәр микән?! Тукта, ашыгыч нәтиҗә ясаганмын, моны хәл итүнең бер юлы бар икән программада: спиртлы эчемлекләрне һәм тәмәкене бары тик 21 яше тулганнарга гына сатарга…

Әлеге нияттән миңа атомобильләргә хәрәкәт итүне яздырып бара торган приборлар кую, һәм шул «Кара тартма» ролен үтәгән приборның мәгълүматы судларда дәлил буларак кулланылуы ошады. шул рәвешле ЮХИДИны намуслырак итмәкче бугай. Бу тармакта гаделлек урнаштырып буласына ышандырмакчы.

«АРХЕОЛОГ»

Федоров Премьер министрны һәм илебез халкын яңа идеяләр белән куандырырга әзерләнгәндә, Премьер үзе фән өчен гаҗәеп зур ачыш ясады. Ул Таман култыгында,2 метртирәнлектә су астына төшеп, көтмәгәндә 2 амфора табып алып менде. Борынгы грек шәһәре Фанагория урынында археологлар күпме эш алып баргандыр, ә менә Путин алар эшли алмаганны башкарды. Бер тапкыр чумды, һәм табыш алды. Дөрес, алай-болай тарихи табылдык килеп чыкса, исбатларга кирәк булыр, диптер инде, аның белән бергә видеооператор да чумды. Иминлек хезмәте кешеләре булгандырмы, гидрокостюмнарда тагын кешеләр бар иде. Һәм амфораның да шунда күз алдында гына аунап ятуы беленде. Тик Путиннан башкалар аны шәйләмәде. Путин тапканны көтеп тордылар. Табылдыкка, Путинны сайларга әзерләнүчеләрдән бигрәк фән эшлеклеләре куанды. Әлеге ачышның мөһимлеген искәрткән чыгышлар башланды. Бераз ватылган савытлар алтынчы гасырга карый икән.

Әлбәттә, бу ачышны күреп күпләр көлде генә. Премьер-министр еш кына – спортчы, каскадер, гомумән, булдыклы күренәм, дип көлкегә дә кала. Әйтик, юлда ватылмагае дип, артыннан шундый ук запас машиналар ияртеп «Лада-Калина” машинасын куып бару белән. Быел язын Премьер белән очраштыру өчен, Себер тыюлыгында браконьерлык ысулы белән акбарсны тотып, читлеккә кертеп, Красноярск краеннан Хакасиягә вертолетта алып бардылар. Шунда ерткыч тимер читлеккә ташланып, танавын җимерде.

Путинның шау куптарган башка егетлекләре дә бар әле. Су асты көймәләренә дә утырды ул, самолет белән дә идарә итте. Самолеттан су сибеп, урмандагы янгынны да сүндерде. Мондый «егетлек» салмыш, яки сырхау ил җитәкчеләреннән соң, Путинның дәрәҗәсен башта бик нык күтәрде. Путин үзе дә азартка кереп китеп, бу трюкларда бик теләп катнаша, һәм аларны бар дөньяга күрсәтүләрен тели кебек. Әмма бүген халык бу театрдан туйды. Ул белә, мондый трюкларның махсус оештырылганын. Мәзәк итеп, телдән телгә күчеп, анекдотлар тарала бу хакта. Русиянең беренче Президенты Борис Ельцинның Арча Сабантуенда үтә күренмәле яулык киеп чүлмәк ватканын да, Путинның «артистлануын» да бар да аңлый. Данлыклы совет фильмы «Бриллиант кул» искә төшә. Никулинның игътибарын җуйдыру өчен балыкка алып баралар, ә балыкны кармакка су астында эләктереп торалар…

В.Путин катнашындагы бу видеоны карасаң да, табылдыкның ничә гасыр су астында ятып күгәрмәгәнлеген күрәсең. Камера каршында артык әйләндерә башласаң, «Кытайда эшләнгән» дигән язу чыгар төсле тоелды миңа.

НӘТИҖӘ: «Бөтенрусия халык фронты», аның яңа программасы халыкта кискенләшә барган ризасызлыкны томалый алырмы? Белмим, моңарчы күп вәгъдәләр ишеткән халык һәр яңалык-вәгъдәне чираттагы әкият итеп кабул итә хәзер. Чөнки реаль чынбарлык башка. Әнә АЗСларда бәяләр өскә үрли. Популяр «АИ-92» маркалы бензинның литры быел 30 сумга җитәргә мөмкин, диләр. Бар да кыйммәтләнә, коммуналь түләүләр дә, ризык та, дарулар да. Авырсаң больницаларда чират… Кыскасы, шушы чынбарлыкны яшереп аңны томалау өчен, стратеглар гына фантазияләрен эшләтсен инде. Алга таба Идел елгасын үз юлында агызабыз, кояшның көн саен чыгуын тәэмин итәбез, ә чирәмне тагын да яшелләндерергә, карны ак итәргә тырышачакбыз, дип программа игълан итсәләр дә ышанып кабул итәрбез.

Ә инде сайлауларга килгәндә, мин, Путинны сайларга кирәк, дим. Һәм бер шарт куярга: аңа Казанга килергә, Кабан күленә чумарга. Бәлкем, Казан ханлыгының югалган хәзинәсен ул табып бирер. Явыз Иван аркасында аны суга батырганнар. Менә Путин ерак гасырлар элек булган коллегасы хатасын төзәтсен. Хәзер археологик тәҗрибәсе дә бар инде. Ә ул хәзинә илебезне кризистан коткара алыр. Юк, алдагы Президент сайлауларына В.Путинны кандидат булырга үгетләргә һәм, һичшиксез, сайларга…

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Казан ханнар хәзинәсен табып бирер өчен Путинны көтә, 4.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии