Сугышка кем әзерләнә?

Сугышка кем әзерләнә?

Әлеге язмага тотынам дип утырганда гына Әгерҗедән бер даими укучыбыз шалтыратты. Тәслимә Галиева бик күп тапкырлар безгә мөрәҗәгать иткән кеше. Үзе дә, 2 улы да инвалид. Ире дә балалар йортында үскән, бүген сәламәт түгел. 2003нче елдан фатирга чиратта тора. Бүген исә барлык уңайлыклары урамда булган җимерек баракта җан асрый бу гаилә.

Тәслимә ханым минем тупланган фикерләремне «ишеп», язмамны ахырыннан башларга мәҗбүр итте.

– Бу ни була инде? Хәзер украиннарны җыялар, моңарчы Азиядән алып кайтып тутырдылар, ә үзебезнең кешеләргә урын юк. Урындагы түрәләр киләләр дә, үзләренә күпме булдыра, шулай җайлый да, китеп бара. Ә без һаман шул килеш. Үзләре һаман Украина, Кырым диләр. Без нишләргә тиеш соң? Безгә фатирны ел саен була, була дип вәгъдә итәләр. Үзебезнең халыкны кайчан кайгырта башлыйлар? – дип тезеп китте ул.

Тәслимә ханымның сорауларына миндә җавап юк. Мин инде мондый гаделсезлек турында даими язам. Аның кебек изаланучылар, баш өстендә түбәсезләр, очын-очка ялгап яшәргә мәҗбүр булучылар бихисап. Базарларда калтыранган куллары белән кесә төбеннән тиеннәр алып санап ипи алучы әби-бабайларны күрсәм, читкә борылам: шушындый картлык бүләк иткән хакимият өчен оят булып китә. Юкса, матур тормыш корабыз дип ышанып яшәгәннәр алар. Идеология, бүген түгел, иртәгә яхшы булыр, дип тәрбияләгән. Бүгенге идеология дә максатчан эшли, әнә Украина, Кырым проблемалары бар. Аларны хәл итәсе. Ә Русиядә бар да әйбәт. Карт-коры пенсиясен алуга, тулысы белән диярлек, ни өчен түләнүен дә аңламаган килеш, туктаусыз кыйммәтләнүче коммуналь түләүләргә илтеп бирә. Үзе 2нче төркем, улларының берсе – 2нче, икенчесе 3нче төркем инвалид булган Тәслимә ханым гаиләсе әнә баракларда салкын кышлар чыга… Безнең халык түзем, зарланмый, аның төп теләге – бары тик СУГЫШЛАР ГЫНА БУЛМАСЫН

Сугыш димәктән, теләргә кирәк: чынлап та була күрмәсен инде ул. Чөнки үзем дә куркып куйдым бит әле. Чөнки кайберәүләр әллә чынлап та өченче Бөтендөнья сугышына әзерләнә инде?!

Бер төркем депутат коммунистлар илдәге бомбадан саклану базларын тикшереп, тәртипкә китерергә чакырды. Нәрсә әйтим, җүләрләр җитәрлек безнең илдә. Танылган журналист Владимир Познер тапшыруында әллә тотлыгып, әллә аңлап саташты: ДәүДуманы дурдума дип атады. Гомумән, илебез тоташ пациентлар иленә әйләнеп бара бугай бит инде. «Бомбоубежище»ларны искә төшергән, сугышка әзерләнергә чакырган депутатларга нинди диагноз куясың тагын. Моннан элегрәк өченче дөнья сугышының башланачагын, инде башланганын хәбәр итүчеләр дә булды. Күрәзәчеләр генә түгел, сәясәтчеләр сүзләре бу. Бар да Украина белән бәйли сугышның башын. Күренекле астролог Павел Глоба да үз осталыгын тагын бер тапкыр чарлап карады. Кыямәт көнен инде берничә тапкыр фаразлап та, барып чыкмагач, ул да 2014нче елда ук 3нче дөнья сугышын «вәгъдә» итте.

Ярар, астрологларның эше шул. Йолдызларга карап фантазияләрен коралар. Ә депутатлар нәрсәгә карый? Аларга идеология мөһим. Коммунистлар бомба һөҗүмнәреннән ил халкын инде җир астына төшереп саклауны кайгырта. Менә болар чын депутатлар. Кайгыртучанлыкны башкача күрсәтә алмагач, базга төшереп кайгырта… Тик җир астында бомбадан сакланырлык базлар калды микән соң инде?! Аларның, гомумән, кирәге бармы? Әгәр синең илеңне сакларлык хәрби көч хәлсез икән, базга төшеп утырып кына сакланып калып буламы?!

Күргәнем бар минем ул «бомбоубежище»ны. Телевидениедә эшләгәндә подвалга бик еш төшәргә туры килә иде. Эфирга чыккан тапшыруларның кәгазьгә язылган текст документ-паспортлары саклана иде анда. Архив кирәк чакта, бухгалтериядән ачкычын алып шул склад-базга төшәсең һәм тизрәк чыгу җаен карыйсың: чөнки анда һава юк, дымлы, тынчу… Мөгаен, бомбадан исән калу ихтималы зуррактыр андый базда утырганга караганда… Гомумән, бар микән ул бар таләпләргә туры килә торган базлар?! Юктыр, алтынчы дистәне ватам, әле минем күргәнем юк. Элек тә, армиядә дә, мәктәпләрдә дә, хәрби әзерлек дәресләрендә дә күрмәдем. Бары рәсемнәрдә генә иде алар.

КУРКА КАЛДЫМ

Юк, сугыш булыр дип уйламыйм, аңа кадәр барып җитәргә илләр башлыклары бөтенләй үк җүләр түгелдер, ә менә илдә яңа грандиоз төзелешләр башланыр дип куркыта. Депутатларыбызның безнең иминлегебезне кайгыртуын чынга алсалар, ул безнең илебезгә күпмегә төшәсен исәпләсәң, сызгырып куярсың… Миллиардлар китәр. Коррупционерларга акча үзләштерергә яңа канал барлыкка килер. Без халкыбызны инде болай да дөньядан аерып, бар дөньяга каршы куярга омтылабыз, пропаганда дошман эзли. Инде аны җир астына да яшереп куймакчыбызмы? Калын калын тимер бетон ныгытмалар төзеп, тирән итеп чокырлар казып төшеп утырсак та, исән кала алырбызмы әгәр өченче дөнья сугышы башланса?! Әле сырхаулык язгы, көзге кискенләшү нәтиҗәсендә, кемдер бомбаларыбызны, ракеталарыбызны тикшерергә, сугыш әзерлегенә чыгарып куярга боермасын…

Хөрмәтле депутатлар! Сез бомбадан саклану базлары, ракета, снарядлар, атом бомбалары булдыру турында баш ватмагыз, аларны киметү, дөнья белән ничек дуслашу, Җир дип аталган планетабызда мәңгелек иминлек һәм хөррият урнаштыру турында уйлагыз. Ә кораллануны киметү, аны җитештерү, бомбадан саклану өчен базлар булдыру акчаларын мәкаләмнең сүз башында телгә алынган Тәслимә ханымнар, пенсиясен айдан айга көчкә җиткерүче ачлы-туклы яшәүче пенсионерлар өчен тотарга кирәк дип белдерүләр ясагыз, чиновниклардан шул юнәлештә эшләүләрен таләп итегез. Менә булырсыз шул чакта хөрмәтле сәясәтчеләр. Менә шул чакта илебез гражданнарыннан да патриотлык хисләрен таләп итеп булыр. Ул чагында илебез гражданнарына, сез илебезне яратыгыз дип үгетлисе дә булмас. Әлегә без яратмаган Америка, Европа илләре халыклары, эх, оҗмах почмагы – Русиядә яшәсәң иде, дип хыяллансын. Гражданлык статусын сорап безнең илчелекләрдә чират торсыннар,

Тукта, хыялланып изрәп киттем ахыры, төш күрә башладым. Хыялый төш.

КЕМГӘ ТӨШ, КЕМГӘ ӨН

Мондый хыялны гамәлгә ашырырга түрәләрнең вакытлары юк, үз кайгылары – кайгы. Хезмәт хакларын арттырасы, пенсияләрен рәтләп куясы бар. Ә монда эш киң фронтта бара.

«Московский Комсомолец» журналистлары чиновникларның пенсияләрен чутлаган. Гади гражданнар, минем кебек, төшләнеп, киләчәк турында хыялланып утырса, аларның перспективалары анык. Бүген Русиядә Президентның айлык хезмәт хакы 715 мең сум. Аның пенсиясе дә шул акчаның 75%ы булачак. Әгәр ул ял итәргә кирәк, оныклар, балалар белән картлык кичерәм дип мәңгелек президент булудан туктаса, аның айлык пенсиясе 536 сум буласы. Аңа кадәр булган президентларга да гамәлдәге президент акчасының 75%ы күләмендә пенсия билгеләнә. Димәк Медведев та бүген пенсиягә чыкса 536 мең сум аласы. Исән, озын картлык кичерергә язсын үзләренә. Мәрхүм Ельцин өлгермәде бит әнә.

Премьер-министрның айлык хезмәт хакы 570 мең сумга кадәр күтәрелгәннән соң, экс-премьерларның пенсияләре дә күпме эшләвенә карап, 313–427 сумга артты. 427 сумны кимендә 3 ел эшләгән премьер ала. Болар Михаил Касьянов, Сергей Степашин, Михаил Фрадков, Виктор Зубков һәм Евгений Примаков.

Бүген депутатлар «ничава» яши. Алар сентябрьдән 420 мең сум хезмәт хакы аласы. Министрларныкы да шул кадәр. Әмма аларның картлык пенсияләре алай ук умырып алырлык түгел. Әйтик, мәңгелек депутатлар һәм президентлыкка мәңгелек кандидатлар булып уйнаучы КПРФ лидеры Геннадий Зюганов һәм ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский бары тик 61 мең сум гына айлык пенсияле булачак. Хәер, әле бу гаделсезлекне дә бетерерләр дип уйлыйм. Берәр депутат, ояла-ояла гына үзенең картлык көне өчен дә борчылып сөйләр дә, яхшы гына пенсия билгеләп куярлар. «Бердәм Русия» фиркасеннән Раиса Кармазина депутатлыкның авыр эшеннән зарлана торгач, быел сентябрьдән арттырдылар бит хезмәт хакларын («Рәхәт яшәсен, депутатлар!!!» (2013, №45, 13 ноябрь), «Кемгә рәхәт яшәргә?»( 2014, №28, 16 июль). Кемнең кулында, шуның авызында. Менә гади халыкка да эшләгәненең 75%ын билгеләсеннәр иде пенсия өчен. Хәер аның хезмәт хакы да уртачадан түбән әле. Ул Русия буенча 30 мең сум тирәсе. Хәзер үз акчагызны чагыштырыгыз. Сез уртача русиялеме? Әллә аның хәерчерәк катламымы?

АШАУ ӨЧЕН ГЕНӘ ЭШЛИБЕЗ

Шул ук вакытта уртача бер русияле эшләп алган акчасының 35 процентын азык-төлек өчен сарыф итә. Әйтик, бу АКШта – 9, Европада 11–13%. Украина белән бәйле санкцияләр аркасында, бәяләрнең артуы фаразлана. Алга таба эшләгәннең 40–50 процентын бары тик тамак өчен генә тотмагаек. Чөнки инфляция дә, нигездә, азык-төлеккә бәя арту аркасында кабара. Монда шау куптарып пенсионерларга 50–100 сум арттыру, бюджетта эшләүчеләргә минималь хезмәт хакын күтәрү генә ярдәм итмәс. Социаль гаделлек кирәк. Ә ул минем хыялымда гына әле. Горизонтта күренми.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии