Бәхетебезне кая куярга белмибез

Бәхетебезне кая куярга белмибез

Бәхеткә тиендек җәмәгать. Хәзер инде Кырымлы да булдык. Тулы бәхет өчен Украинадан тагын берничә кисәк өлеш тартып алсак, тагын да түгәрәкләнәсе идек тә. Әмма бу планетада Русия генә түгел, башкалар да бар. Безнең ирекне алар чикли.

Аның каравы халык канәгать. Путинның да рейтингы өскә үрләде бит. Рейтинглар төшә башлагач, «чего нибудь придумаем еще…» Русиялеләр белән җиңел бит ул. Барына да тиз ризалашабыз. «Зомбитартма»га да ышанабыз. Шул пропаганда ярдәмендә һаман алга үрлибез. Әйтик, киләчәктә сайлаулар баш авыртуына әйләнергә мөмкин: хәрәмләшүләр кыенлаша бара… Димәк, аны камилләштерергә кирәк. Инде хакимият башлыкларын сайламыйбыз, мэрларны да, шәһәр депутатларын да халык сайламас. Район депутатларын гына сайлыйбыз да, тегеләре үз вәкилләрен өскә җибәрә… Минемчә, реформаларны кыюрак ясарга: акча җитмәүгә зарланып утыручы парламентларны, сенатларны ябарга. Нигә кирәк алар? Президентны гына сайлыйсы да… Аны да бер тапкыр гомерлек итеп сайласак, тагын экономия… Ельцин Русияне Путинга мирас итеп тапшырмадымыни? Сайлаулары аның махсус ритуал гына иде, хәзер дә шулай… Ә янга калдырылган акчаларны башка максатларда тотарга. Ул коррупционерларга өстәмә керем чыганагы була алыр иде. Юкса, болай да бит инде барын да бер кеше хәл итә. Тора-бара район депутатларын да кыскартырбыз, барыбер файдалары юк, баш иеп утыручылар гына. Кран тишелсә дә, аны ямаучы табу кыен. Без «түбәдән, стеналардан су үтә» ише шикаятьләрне көн саен дистәләп алабыз. Урындагы түрәләрне кузгалту кыен эш. Ә менә фәлән районда, фәлән авылда кран агып ятканын Путин белсә, бар да хәл ителер иде. Бездә патша һәрчак әйбәт булды, боярлары гына начар. Система шулай корылган чөнки.

Әмма ул әйбәт система. Әнә карагыз, чит илләрне… Моннан дистә ел чамасы элек, АКШның ул чактагы Президенты Клинтон аздан гына эшсез калмады. Юньсез, сәркатибе белән гыйшык уйнаган… Аллага шөкер, бездә андыйлар юк, була да алмый.

Әле менә Италия белән ничә еллар кем идарә иткән бит?! Сильвио Берлускони яшь кызлар белән типтерергә яраткан булып чыкты. Кыңгыр эш кырык елдан да чыга ул. Хөкем иттеләр үзен. Хәзер ул 1 ел төзәтү эшләрендә эшлисе. Өлкәннәр тәрбияләнүче йортта җыештырырга, әби-бабайларның асларын чистартырга, ашатырга тиеш. Бигрәк кансыз инде судлары да, эре эшмәкәр, кайчандыр дәрәҗәле кеше, Италия кадәр Италиянең Премьер-министры булган кешене шулай түбән төшерәләрме инде, җә?! Юк, бездә бу мөмкин түгел. Судларыбыз да, гадел, түрәләр дә әйбәт. Аларны хөкем итәсе юк, әйбәт булгач…

Бездә ришвәт алучы ил җитәкчесен беләсезме? Белмәссез дә. Алмыйлар бугай бездә. Әнә Израильнең элеккеге премьерына ни җитмәгән инде, җә?! Хәзер менә шул ришвәте өчен 6 ел утырасы, мескен. Нәфесен тыя алмагач…

Бездә түрәләр хәрамгә кызыкмый бугай. Сафлыкларына яла якканнар үзләре хөкем ителә. Мәгълүмат тикшерелеп халыкка җиткерелми, ә бу гөнаһларны фаш иткәннәр эзәрлекләнә. Әнә Навальный жуликлар турында күп яза торгач, үзе фаш ителде. Ул үзе жулик икән бит. Аның күрсәткәннәре буенча тикшерү юк, ул үзе хәзер өй сагына алынды.

Элеккеге Саклану министры Сердюков эше ни белән бетәр дисез, берни белән дә. Ул белмәгән миллиардлар югалганын, армиянең коррупция тәгәрмәче астында таралганын, анда тәртипсезлек, җинаятьчелек чәчәк атканын күрми калган…

Әмма минем редакциямдә кемдер яман гамәл кылган икән, мин, белми калдым, дип тора аламмы?! Юк. Редакция эшчәнлеге өчен баш мөхәррир, завод өчен аның директоры, министрлык өчен – министры, ә ил өчен – президент җаваплы һәм гаепле. Бездә бар да тәртиптә, коррупция белән коррупционер, ришвәтчелек белән аны алучылар көрәшә. Шул көрәшкә кыйммәтле программалар кабул ителеп, өстәмә акчалар – бюджет та билгеләнә.

Яшәсен, иң гуманлы Совет, ай, ялгыштым, Русия суды. Артыгын күрмәсәң, дәшмәсәң, тыныч кына байлык тупласаң, алганыңны сине җил-яңгырлардан саклаучылар белән бүлешсәң, судлар куркыныч түгел. Ә менә протест белдерә башласаң, ризасызлык күрсәтсәң, илнең бөтенлеген, иминлекне какшатучы, фашист-сепаратист буласың. Алла сакласын, берәр сәбәп табып судка барып җитә күрмә, гаделлекнең юклыгына тагын бер кат инанырсың. Судларда булганым бар. Шәп судлар…

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Бәхетебезне кая куярга белмибез, 4.1 out of 5 based on 7 ratings

Комментарии