Арзан чакта языл!

Арзан чакта языл!

Газеталарыбызга киләсе 2025нче ел өчен язылу бара. Кызганыч, авыр Бөек Ватан сугышы елларында да, аңа кадәр дә, аннан соңгы хәрәбәләрне торгызу елларында да, халык ачлы-туклы җан асраса да, почта эшләгән. Почтальон һәр өйдә көтеп алынган кеше булган. Почта ташучы авыр сумкасына хәбәрләрнең ачысын да, шатлыклысын да төяп йөргән... 
Ә бүген, почта түтәрәмгә калды. Аны коткарып буламы? Белмим. Бу хакта артык бимазалануны да күрмим мин. Әйтерсең, бу табигый процесс. Советлар иле таркалмаган булса, илдә кыргый капитализм урнашмаса, коррупция, урлашу чәчәк атмаса почта элеккечә яшәвен дәвам итәр иде. Кызганыч, СССР таркалды, халык байлыгы таланды, завод-фабрикалар сүтелде, биналары сәүдә үзәкләренә әверелде. Инде почта да бүген ташландык хәлдә, соңгы сулышын ала кебек тоела миңа. 
Нигә шундый социаль мөһим әһәмияткә ия тармакның күрәләтә торып җимерелүенә юл куела соң?! Минемчә, өстәгеләр аның җимерелүен тели дә бугай. Инде бәйсез фикерле телевидение-радио калмады, әле бәйсез газеталар бар иде. Аларның әле ябылып бетмәгәннәре калды. Менә шуларның үзләреннән үзләре юкка чыгуына ирешергә кирәк. Бу максатта почтаның эшләмәве файдага гына. Бюджет хисабына яшәүче, күрсәтмәләр буенча диктант язучы басмалар калыр, чөнки аларны без барыбыз да ашатабыз. Ләкин мөстәкыйль басмаларга көннән көн авыр: алар үз көннәрен үзләре күрә, абунәчесе акчасына җан асрый. Әйе, без инде шактый вакытлар чын мәгънәсендә җан асрыйбыз. 
Кыйммәтчелек... Сүз иреген кысрыклау... Тиешенчә эшләмәгән почта да үз хезмәтләрен тиешенчә үтәмәсә дә бәясен даими күтәреп тора. Әнә укучыларыбыз да зарлана, инде коммуналь түләүләр өчен дә пенсионерларны талый (4нче биткә күз сал!). Мин укучыларыбыз зарын көн саен ишетәм: «Безнең гәҗит»кә язылып булмый, почтабыз ябылды, почта ташучы китте дә, урынына кеше юк. Көтеп ала торган газетамнан башка нишләрмен, диләр. Элегрәк газеталарның югалуы турында гына зарланалар иде, инде менә язылу проблемасы да калыкты. Юкса, почта үзе дә отар иде язылу кампаниясен тиешенчә оештырса. Чөнки абунәче язылган акчаның зур гына өлешен почта каерып ала бит. Типография чыгымнары да арта бара... 
Зарлана, димәгез, шундый шартларда да без эшләячәкбез, дөрес сүзне, тарафсыз мәгълүматны җиткерергә тырышачакбыз. 2025нче елда да газетабыз айга бер тапкыр чыгачак. Инде укучыларыбыз күнеккәндер, ул һәр айның беренче пәнҗешәмбесендә тарала. Шул берничә көн эчендә ияләренә барып та җитәргә тиеш. Атна дәвамында газета килмәсә почтага, анда колак салучы булмаса, редакциягә шалтыратуыгызны сорыйм. Шулай ук язылуда каршылыклар туса да, редакциягә хәбәр бирегез. 
Искәртәм: бары 4нче –14нче октябрь аралыгында гына ташламалы язылу буласы. 2025нче елның беренче алты ае өчен «Безнең гәҗит»кә (индексы П2559) язылу хакы бу вакытта 721,80 сум (88 сум 20 тиенгә арзанрак), «Шифалы гәҗит»кә (индексы П3321) – 286,80 сум (37 сум 20 тиенгә арзанрак) була. Башка вакытта «Безнең гәҗит» 810 сум, «Шифалы гәҗит» 324 сум. 
Татарстаннан читтә дә «Безнең гәҗит»кә ярты елга язылу хакы 810 см. Ташламалы язылу вакытында 81 сумга арзанаеп 729 сум буласы. Татарстаннан читтә таралучы «Безнең гәҗит»кә каталогта Россия сүзе дә өстәлә. «Безнең гәҗит Россия» дип атала. Индексы П3320.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
P.S. Ялга китү сәбәпле 1нче ноябрьгә чаклы редакциянең ватсабы гына эшләячәк. Аның аша шалтыратырга да, язарга да була. Сорауларыгыз, зарларыгыз һәм фикер-тәкъдимнәрегез булса, редакциябезнең телефоны: 8-927-043-76-43. 

Комментарии