- 23.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №42 (24 октябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Игътибар! Соңгы вакытта «Безнең гәҗит» һәм редакциябез тәкъдим иткән башка газеталарның укучыларына барып җитмәү очраклары турында дәгъвалар ешайды. Югалтылган, кайдадыр тоткарланган газетаны эзлисе урында, почта хезмәткәрләре редакцияне гаепли. Алар авызыннан чыккан: «Газета чыкмый калды, редакция ял итә!» ише яла ягуларны ишетсәгез, ышанмагыз. Искәртәбез, газета һәр атнаның чәршәмбе көнендә чыга. Редакция аны берничек тә чыгармый калдыра алмый. Почтадан таптырыгыз. Ул сезнең тарафтан акча түләп куйган товар.
Тагын бер хәбәр: 11нче октябрьдән 21енә кадәр абунәчеләр ункөнлеге булды. Ул вакытта газетабызга нибары 294 сумга язылып калырга була иде. Кызганычка, монда да кыенлыклар тудырылган. Кайберәүләрне кыйммәт бәягә яздыртканнар. Әгәр андый очрак булган икән, яңадан шул почта бүлекчәсенә барып, акчагызны кире кайтарып алу хәстәрен күрегез. Аның өчен почта хезмәткәре тиешле акт төзергә генә тиеш була.
Әгәр газета килмәсә яки тиешеннән кыйммәтрәк бәягә яздырылган булсагыз, гомумән, почта эшчәнлегенең Казан бүлекчәләренә бәйле ниндидер хәл итәсе мәсьәләләр килеп чыкса, 291-55-58 яки 291-55-60 номерына, әгәр Татарстан районнары буенча булса, 221-18-99 номерына шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин. Шулай ук tatpochta.ru рәсми интернет сәхифәсендә дә кулланучылар үз фикерен язып калдыра ала. Инде анда да дөреслек табылмаса, безгә шалтыратыгыз. Кемнең, кайсы бүлекчәнең эше яман? Фактларны безгә җиткерегез. Газета үз укучысына бернинди проблемасыз барып ирешергә тиеш. Әйдәгез, почтаны эшләргә бергәләп өйрәтик!
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
«Безнең гәҗит» килмәсә, таптырыгыз почтадан ,

Комментарии