Ельцинны оныталармы?

Ельцинны оныталармы?

Тарих тәгәрмәче, кайчак дулап алса да, тын гына алга тәгәри. Өлкәннәр турында әйтеп тә тормыйм, без, урта буын вәкилләре дә ниләр генә күрмәдек, нинди генә пропаганда машинасы корбаны булмадык. Шуның тәэсирендә формалашып, соңыннан карашларыбызны кат-кат алыштырырга мәҗбүр булып, инде менә 50не узып барыш. «Тегесе дөрес булмаган икән», дип ничә тапкыр хисап тотарга туры килде. Яңалар хакимияткә килә дә, искене кырып-җимереп ата. Һәм шул җимерекләр өстендә яңаны кормакчы булабыз. Барып кына чыкмый. Җимерү җиңел, ә менә торгызу, ай-һай… Кайчак мөмкин дә түгел. Менә шулай 70 еллык Совет дәверендә корылганнарны сатып, таркатып, үзләштереп җимереп бетердек тә ярык тагарак алдында калдык.

Күптән түгел Төньяк Корея башлыгы Ким Чин Ир вафат булгач бар илнең кара кайгыга батканын, халыкның юеш асфальтка тәгәрәп елавын телеэкраннар аша күреп гаҗәпләнмәдем. Андый күмәк психозны безнең ил халкы да күргән. Өлкәннәрнең сөйләгәне бар: Ленин, аннан Сталин үлгәч ниләр кичергәннәрен. Пропаганда машинасы җимеше бит бу… Ә хәзер?

Ә хәзер без «идарә ителә торган демократия»ле җәмгыятьтә яшибез. Аның да җимешләре үзенчәлекле. Демократия, әмма миңа ни кирәген кемдер хәл итә. Массакүләм мәгълүмат чараларын да идарә итүчеләр көйләп тора. Шунлыктанмы, узган атнада бер әһәмиятле көн матбугат чарасы тарафыннан да, хакимнәр авызыннан да телгә алынмады. СССРның җимерелүенә сәбәпче булган, Русияне башка юнәлешле борылышка кертеп җибәргән шәхес – Борис Ельцинның вафатына 5 ел тулды.

Шәхсән үзем Борис Ельцинны булдыручы дип тасвирламыйм, аның СССРны таркатуда төп гаепле кеше булуын кичерә алмыйм. Бер интервьюда ул: «Әгәр Михаил Горбачев урынында булсагыз, СССРны таркатыр идегезме?» – дигән сорауга, – «Таркатмас өчен бар көчемне куяр идем», – дип җаваплаган иде. Димәк, аңа хакимлек, булып утыру өчен дәүләт кирәк булган. СССРны саклап калырга теләүче халык референдумы нәтиҗәләрен дә санга сукмыйча, Беларусь урманына «өч борынга кереп», шыпырт кына җыелган хакимнәр: РСФСР Президенты Борис Ельцин, Украина Президенты Леонид Кравчук һәм Беларусь Югары Советы рәисе Станислав Шушкевич фактта фетнә ясады – СССР таркалуын игълан итеп, бүген дә ни икәнен аңлап булмый торган бәйсез дәүләтләр берлеген төзеде.

Аннан икътисади җимереклек, анархия, талау, халык байлыгын олигархларга өләшү чоры… бүген илбашлары еш телгә ала торган ябык 90нчы еллар башланды. Ельцинның салырга яратуын да бар ил белде. Салмыш президентны икенче тапкыр сайлап куйдык, дөресрәге бүгенге оппозициядәге демократлар да, хәзерге хакимнәр дә аның сайлануын тәэмин итте. Сайлаулардагы бүгенге шуллерлык – нәкъ менә шул чор мәктәбе казанышы.

Борис Ельцинның тарихи яктан әһәмиятле бер «казанышы» бар: ул Горбачев башлаган ачыклык, сүз иреген кысмады. Мин, ирекле журналист буларак, вакытында формалаштым. Ә инде «идарә ителә торган демократия» дип аталучы сүз ирегенә калгач, системага сыймадым. әйткән фильтрны үтмәдем.

Инде Русиянең беренче Президентының үлеме рәсми төстә искә алынмауга килгәндә, бездә бит үлгәннәрне яхшы яктан гына искә алу гадәте бар. Әгәр бу мөмкин түгел икән, бөтенләй телгә алынмый… Бу шул очрактыр. Борис Ельцин да Русия тарихында зур эз калдырган шәхес булса да, тора-бара тарих китапларында гына, мәктәпләрдә тарих дәресләрендә генә телгә алына торган шәхес булып калыр сыман. Чөнки бүген аны данлау ил башлыкларына да файдалы түгел. Дәрәҗәләренә сугачак. Үзләре үк сайлаулар алдыннан оппозициягә төртеп күрсәтеп, халыкны 90нчы еллар белән өркетәләр ич. Аннан соң: бүгенге Путин, илебезнең алыштыргысыз хуҗасы була алуында, беренче чиратта, Ельцинга, аннан Аллаһыга рәхмәтле булырга тиеш. Бүген демократ, дип телгә алынучы Ельцин Русияне Путинга бүләк итте – кулына тапшырды. Ә Аллаһы Тәгалә нефть бәясен күтәреп куйды. Сырхау, салмыш Ельциннан соң, танклар, су асты көймәләрен, самолетлар йөртеп күрсәткән яшь, энергияле Путин халыкның кумирына әйләнде. 90нчы елларның сәбәпләрен дә, СССРны таркатуда булышучы шул ук Путиннар, бүгенге хакимияттәгеләр, коммунистларны, оппозиционерларны сүгүче түрәләр, «Бердәм Русия» тарафдарлары икәнен халык бүген дә аңламый. Бары тик 90нчы еллардагы ыгы-зыгыдан гына шүрли. Тик шунысы, берәү дә күктән төшмәде. Бар да Ельцин чорыннан калган, шул чакта хакимияткә үрмәләп калганнар. Әмма алар бүген шул тормышны бүләк иткән Ельцинны онытырга тырыша.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Ельцинны оныталармы? , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии