АКШны уздык – без «алдынгы»

АКШны уздык – без «алдынгы»

Гомер буе Америка белән ярыштык. Совет чорында шул ярышта үз үсешебезне 1913нче ел, патша Русиясенең тәмам бөлгенлеккә төшкән елы белән чагыштырып күрсәтә идек. Менә ничек шәп үсәбез, АКШның койрыгына басабыз, янәсе…

Әле тагын бер яңалык белән куандырдылар. АКШны узабыз бит, җәмәгать. Бензин бәяләре буенча күптән «алдынгы» дигәннәр иде инде безне. Менә хәзер азык-төлек бәяләре белән дә без алда… шәп, ә менә … Юк, монысы белән артта сөйрәләбез. Ярый әле, байларыбыз күп. Теге чакта cовет режимын җимерәбез дигән лозунг артына яшеренеп, ил байлыгын үз кесәсенә шудырган олигархларыбыз хәтсез ич безнең. Менә шулар хисабына илебездә уртача тормыш дәрәҗәсе, урыс әйтмешли, «ничава» күренә. Мин бу хакта «Байлар аркасында шәп яшибез» дип газетабызда быелның 1 июнь санында яздым. Кыскасы, байлар бик кирәк икән илебезгә. Минем дә яхшы яшәвем, «Росстат» әйбәт хисап бирә алсын, уртача хезмәт хакы зур булып күренсен өчен, кирәк алар. Чүтеки шәп яшисе килә ич, кәгазьдә генә булса да, дип тәмамлаган идем мәкаләмне. Астагы хикәятемне укыгач, ничек «шәп» яшәгәнлегебез күренер. Чөнки ул читкә чыгып карасаң, башкаларны күргәч, күзгә ташлана.

Русия җәмәгать палатасының агропромышленность комплексы һәм азык-төлек базары буенча эшче төркеме февраль-июнь арасында илнең 8 шәһәрендә тикшеренү үткәргән: шыпырт кына арзанлы азык-төлек эзләгән. «Яшерен сатып алучылар» кибетләрне айкаган арада гына да, бәяләр кыйммәтләнүе сизелгән. Ә 2010нчы елның мае белән 2011нче елның мае арасында продуктлар уртача 30%ка кыйммәтләнгән. Экспертлар моны, беренче чиратта, узган елгы корылык белән аклый. Шулай да, «яшерен сатып алучылар» соңгы 4 айда бәяләр үсешенең кимүен билгели. Әмма бу хакимият һәм Үзәк банк тырышлыгы белән бәйле түгел, Росстат мәгълүматларына караганда, майда халыкның кереме узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7%ка кимегән. Нәтиҗәдә, сатып алу мөмкинлеге соңгы чиккә җиткән. Халык арзанлырак, сыйфатсызрак продуктлар сатып ала башлаган. Әйтик, 1 ел элек күмәч уртача 14,2 сум торса, хәзер ул 17,4 сум. Шикәр комы 30сумнан 37,4 сумга күтәрелгән. Көнбагыш мае узган ел 40 сум торса, быел уртача – 62,1 сум.

Быел корылык булмаячак, дип ышандыра белгечләр. Июль яңгырсыз килгән очракта да, ул уңыш күләменә йогынты ясый алмаячак, ди аграрилар. Димәк, бәяләр төшәргә тиеш. Әмма моңа ышану кыен. Бездә бер күтәрелгән хак кимемәс инде ул. Күпләп сату базарында кайбер азык-төлеккә бәяләр төшкән, әмма аны гади сатып алучылар тоймады. Чөнки сәүдә кануннары гадел түгел. Әгәр шушы рәвешле дәвам итсә, дефолт кабатланмагае. Хакимият икътисад белән идарә итми, нормаль базар шартлары булдырмый, бары тик җитештерүчеләргә, сатучыларга команда бирергә генә ярата. Бәяләр күтәрелсә, янына чакырып сүгә дә, бәя куелган товар иясе башын иеп чыгып китә, һәм бәяне киметә… беразга. Аннан хакимнәрнең дәрәҗәләре үсә, халык, ярый алар бар әле, дип аларга исәнлек тели. Чөнки бу театр-тамашаны телевидение бар илгә күрсәтә. Мисал эзләп ерак китәсе юк: шулай яшәгән Белоруссия тәмам бөлгенлеккә төште.

Азык-төлек бәяләре кыйммәтләнсә дә, авыл җитештерүчеләре әйбәтрәк яши башламады. Киресенчә, һаман бөлгенлеккә бата баралар. Чөнки авылдан итне дә, сөтне дә элеккечә алып китәләр. Бәя базарга бару юлында күперә. Туктаусыз кыйммәтләнгән ягулык белән очын очка ялгап көн күрә авыл кешесе.

Шөкер, халык әлегә ач түгел, анысы. Әмма соңгы чиккә җитәбез бугай. «Ашау өчен генә эшлибез», – дигән сүзләрне бик еш ишетергә туры килә. Бәяләр тагын бераз күтәрелсә, халык кибетләргә сәфәрен сирәгәйтер. Әле бит фатир түләүләре дә туктаусыз арта… Ач кешенең – ачуы яман. Революцияләр шуннан башлана. Кремль эшлекле, аек акыллы чаралар күрмәсә, алдагы берничә ел эчендә Русия СССР кебек таркалачак, диючеләрнең фаразы чынга ашарга мөмкин.

Әнә бит инде ашамлыкларга бәяләр буенча АКШ, Кытай, Португалия кебек илләрне узып киткәнбез. Италия белән Бразилиядә сатып алучы кибетләрендә бездәге кадәр акчасын калдыра икән. Ә уртача хезмәт хакы бу илләрдә безнекеннән күпкә югары. Әйтик, АКШта уртача хезмәт хакы безнең акча белән – 99 мең сум. Безнең илдә ул – 22 мең дип күрсәтелә. Чынлыкта, күпкә түбән. 100әр мең оклад, зур премияләр алып утыручы түрәләр, олигархлар акчасын барыбызга да тигезләгәч, шулай әйбәт чыга.

Бүген хакимият тормышны кәгазьдәге хисапка карап бәяли, бары шул хисапны гына матурлау белән шөгыльләнә сыман тоела миңа. Шуңа тәкъдимем бар иде. Гади генә ул. Түрәләрне, депутатларны минималь азык-төлек кәрҗинен генә сатып алдырып яшәтеп караpга кирәк. Һәркайсына уртача хезмәт хакыннан да югары булмаган оклад билгеләргә. Бераздан минималь хезмәт хакына да (ул хәзер 1 июньнән 4600 сум булды) ничек яшәп буласын үзләре күрсәтсәләр иде. 22 меңгә, минималь кәрҗингә ияләнгәч, дим…

Продукталар тупланмасы кайда күпме тора?

Ил исеме

Продуктлар җыелмасы бәясе (сумнарда)Уртача хезмәт хакы (сумнарда)
Франция113160 000
Италия86342 000
Русия82022 000
Испания81542 000
Бразилия76425 000
Португалия75438 000
Кытай69413 000
АКШ66899 000

Биредә бәяләнгән продуктлар җыелмасына ипи, бәрәңге, тавык түшкәсе, көнбагыш мае, сөт, шикәр, тавык йомыркасы, сыер ите, дуңгыз ите кертелгән.


Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

АКШны уздык – без «алдынгы» , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии