Бездә хайваннар төрмәсе…

Бездә хайваннар төрмәсе…

Әле генә Прагада партнерыбыз «Азатлык» радиосында булып кайттым бит. Читкә чыккан кеше, һичшиксез, үзе торган төбәген чит җирләр белән чагыштырмый калмыйдыр. Мин дә чагыштырдым. Җирле халыкның русиялеләргә мөнәсәбәтен дә белештем. Яратмыйлар икән урысны Чехиядә. Юкса, телләре дә охшаш. Әзрәк сөйләм көен бетерсәләр, салмаграк, ашыкмыйча сөйләшсәләр, үзара аңлашып та була. Әмма барыбер тугандаш халык дип санамыйлар үзләрен. Моның сәбәпләре дә бардыр. Советлар Союзын, Сталинны, 1969нчы елда гаскәрләр кертеп Праганы танкларга таптатуларын гафу итә алмыйлармы, башка сәбәпләре бармы… Русиядә гади халык белән очрашканда СССР заманын сагынучылар күп, ә биредә мин андыйларны очратмадым. Советлар тормышын искә алмаска тырышалар. Биредә тәртип тә башка. Кеше үз илен ярата. Бер-берсенә итәгатьле. 1 атна яшәсәм, ил гизсәм дә, урамда тәртипсезлеккә, исереккә юлыкмадым. Тәрбия дә биредә бүтәнчә… Урамда чүп ташлаучы да юк…

Чүп дигәннән, «Азатлык» радиосы журналисты Наил Алан белән бер бакчада утырабыз. Пакетына шешә тутырган берәү килә. Кара, монда шешә җыялармыни, дип сорарга да өлгермәдем, теге кеше берәм-берәм бөкеләрен борып алып шешәләрне төрле әрҗәләргә сала башлады, яшелен бер тартмага, агын икенчесенә, бөкесен өченчесенә. Аптырап Наилгә карадым. Кайсы чүп савытына ничек ташласа да ярамыймыни, дим.

– Ул чүп савыты түгел. Аларны яңадан эшкәртер өчен шулай җыялар. Монда калдык ризыкларны да шулай сортларга аерып салалар. Бер нәрсәне дә әрәм итмиләр, – ди Наил.

Шунда үзем өчен, үз илем өчен хурланып куйдым. Бездәме соң мондый әдәп-культура?! Трамвай-автобус билетын да чүп савытына ташлаучы берән-сәрәндер. Бар нәрсә аяк астына томырыла. Ә азык-төлек калдыкларының чүп контейнерларына ташлануына йөрәгем әрни. Бәлкем, шәһәр хакимиятенә шундый югары культурага ия калалар тәҗрибәсен өйрәнергәдер? Хәер, аерым савытлар куелса да, кем анда чүпләрне сортларга аерып ташлар икән?! Җыелганы да сасып ятмасмы? Безне мондый исрафлык гөнаһы өчен Аллаһы Тәгалә гафу итәр микән?!

Хәер, күп нәрсә өчен кичерү юктыр безгә. Шул ук Наил Алан мине иң элек зоопаркка алып барды. Йокысыз төн үткәреп, юлдан килеп төшеп, шул бакча буйлап ничә чакрымнар тәпиләсәм дә, биредә мин бар арыганлыгымны оныттым. Монда җәнлекләр үзләрен бик бәхетле хис итәдер. Чакрымнарга сузылган бакчада ниләр генә юк. Хайваннар үз өннәренә табигатьтәгечә урнашкан. Киң сахраларда чын хуҗаларча йөриләр. Әнә маймыллар банан агачында сикерешә, ерак түгел арысланнар ауга чыккан… Тагын да алдарак филләр көн күрә… Тик шунысы, кайберләре тамашачы күз алдыннан югалган да иде. Төшке аш белән сыйланганнар да, ашаганнан соң йоклап ала торган гадәтләре бар икән… Әлеге бакчаны көн саен дистәләгән мең кеше карый. Ул үзен үзе аклыйдыр. Аерым җәнлекләргә иганәлек ярдәме күрсәтүчеләр дә бар, исемнәре һәр читлек янында. Мин тәрәзә пыялаларына башларын төрткән балаларны, аларның шул җәнлек янында язылган язуларны иҗекләп укуларын күреп, менә кайда икән ул табигать белән гармония дип куйдым. Һәм, ирексездән, моннан күп еллар элек булган хатирәм искә төште.

Безнең Казанда да бар зоопарк. Ләкин мин анда бармаска тырышам, андагы җәнлекләрне жәллим. Төпчегебез Лилияне кечкенә чакта шунда алып бардык. Кызыма бик ошады андагы җәнлекләр. Сәяхәте турында тәэсирләрен бик озак сөйләде. Кабат бару турында да хыяллана иде. Әмма беркөн зообакчаның ничек аталганын онытты, тик аптырап калмады: «Теге хайваннар төрмәсенә тагын кайчан барабыз?» – дип сорап куйды. Сабый телендә хаклык диләр бит. Чынлап та, безнең зоология, биология бакчаларында бала табигатьне яратырга өйрәнә аламы? Юктыр, ул анда ябылудагы җан ияләрен йә жәлли, йә киресенчә, хайваннарны шулай кыерсытырга ярый, дип башына сеңдерәчәк. Кызым аны бик дөрес бәяләде. Тере табигать шулай илебездә тоткынлыкка хөкем ителә. Бездә аучылар, браконьерлар җәнлекләрне үтереп тәм таба. Зур-зур түрәләр вертолетлар белән киек аулаганда мәтәлеп тә төшә хәтта… Никадәр очрак булды инде. Әле менә «Әтнәдә язгы сугыш» (25 апрель, 2012 ел)мәкаләсе өчен җавап тотасыбыз бар. Аучылыкка каршы язылган мәкалә кемнәрнеңдер намусын пычраткан, имеш. Сүз уңаеннан әйтим, без ничек кенә булса да, браконьерлыкка, аучылыкка каршы көрәшәчәкбез.

Бүген Русиядә тормышларыбыз ник алга китми дип зарланышабыз. Бәлкем, аңа үзебез гаепледер. Өстебезгә каргыш өстенә каргыш җыябыздыр. Казандагы мондый зоопарк кирәк микән? Киләсе елга универсиада узачак. Безнең кунакларыбызны бу җәнлекләр төрмәсенә алып бара алабызмы?! Читлекләрдә интегүче хайваннарны күргән кунаклар безнең турында ни уйлый инде?! Минемчә, алар безне мактамас. Русиядә, Татарстанда ерткыч халык яши дияр. Универсиадага зоопарк реконструкцияләнәчәк, дигән сүз дә булган иде бугай. Әмма ул әйтелде дә онытылды. Безнең спорт тамашаларын карарга таш биналар торгызасыбыз бар. Ә җәнлекләр түзәр, аларның теле юк, «жалу» да язып ятмаслар. Әмма кече туганнарыбызны кызганып йөрәк елый, илем өчен, халкым өчен оялам. «Азатлык» радиосы хезмәткәрләре Прагадагы зоопаркны Казандагысы белән туганлаштырмакчы да булып караган. Прага ягы кызыксынган. Тик Казан гына битараф калган.

Чит җирләрдә булганда, әй мактанасы, горурланып сөйлисе килә… Юк шул, мактанырлык җай юк әлегә. Хәер, мактандым, горурланып сөйләдем дә. Прагада бездәге әбиләр чуагы иде. Сарылы яшелле агачлар кояш нурларында җемелди. Күзләр камаша бу матурлыкка. Егетләр шәһәр күрсәтикме, әллә матур табигый бакчаларны күрәсең киләме, дип сорагач, мин табигатьне сайладым. Һәр паркның үз тарихы. Аңа кемдер нигез салган. Искиткеч гүзәллек. Әмма, мин егетләргә үз авылымның матурлыгын дәлилләп, исбатлап күрсәттем. Ышандылар. Мине кунак итүчеләр барысы да Татарстан авыллары һәм шәһәрләреннән килгән кызлар-егетләр бит. Белеп торам, үзләре дә туган якларын сагына. Кайсылары пенсиягә чыккач, туган авылларына кайтып төпләнү турында да хыяллана. Әйе, ватанпәрвәрлеккә килгәндә, без әлегә шул туган нигезебез белән чын-чынлап горурлана алабыз. Минем авылым бар, туган нигезем исән. Мин анда кирәкле кеше, үземне хуҗа итеп хис итәм. Әле менә Прагадан кайткач авылда корбан чалдык. Пылау пешереп, авылдашларны җыеп, урамда пылау ашадык. Вафат булган авылдашларыбыз рухына дога кылдык. Ә 3-4нче ноябрьләрдә авылыбызда зиратны чистарту өмәсе уздырырга җыенабыз.

Кыскасы, чит илләр бик матур. Анда кешеләре дә бәхетле, рәхәт гомер итә кебек. Әмма минем туган нигеземә берни җитми. Киләчәктә минем илем дә минем туган авылым кебек үк кадерле, якты, иркен булса иде. Америкада булсакмы, Төркиядәме, Чехиядәме… мин ватандашы дип горурланып әйтергә язсын. Ә әлегә… минем дип язылган кызыл майкам бар. Прагада урысларга карата булган мөнәсәбәтне белдем дә, аны кияргә читенсендем. Тиздән Мисырга ял итәргә барырга җыенабыз. Ул майканы алып тормам инде. Казанда гына киясе булыр.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Рәсемдә: мин «Азатлык» журналисты Наил Алан белән.

Бездә хайваннар төрмәсе... , 5.0 out of 5 based on 6 ratings

Комментарии