Кызларны ник чишендермәкчеләр?

Кызларны ник чишендермәкчеләр?

Мөселман хатын-кызларын чишендерергәме, юкмы, дигән сорау куерганнан куера. Мин сорауны шулай кискен һәм ямьсез итеп юкка гына куймадым. Чынлап та башкача кабул итә алмыйм. Чын иманлы кызлар өчен баш яулыгын тартып алу, аларны чишендерүгә тиң. Кемнеңдер башындагы яулык кемгә комачау итә соң? Бүген Русиядә башка проблема юкмы?

Әйләнә-тирәдәге агрессияне аңламыйм. Улым яулыклы кызга өйләнергә җыенгач, хәтта якын туганнар арасында сәерсенеп караучылар булды. Мин якладым. Кешегә ничек уңай – шулай булырга тиешле. Телевидениедә эшләгәндә дә, эфирга чыгучы яулыклы кызларны якладым һәм җитәкчелекне, бу аларның ихлас гамәле, мода итеп кабул итмәгез, дип ышандыра алдым. «Әйбәт гайбәт» тапшыруын алып баручы хезмәттәшем Ләйсирә Фазлыева иң әүвәл минем белән киңәшләште. Шактый сөйләшеп утырдык, аның бу күңел кушуы буенча кыла торган гамәле икәнен аңлагач, рөхсәт иттем һәм Ләйсирә бүгенгәчә яулыклы. Чөнки мөслимә башындагы яулык бер ябыла, бер салына торган мода киеме түгел.

Мордовиянең Азюрка авылындагы кызларны чишендерү инде судларга барып җитте. Әмма Русия кануннары бу мөселман хатын-кызларны якламый. Ялгыш әйттем, кануннар бар, алар яклый, тик суд кануннарны, вөҗдан иреген искә алмый, хакимнәр башбаштаклык кыла.

Кызганычка каршы, диния нәзарәтләре, иҗтимагый оешмалар мөселман кызларыбызны яклауда бердәм түгел. Дөрес, протест белдерүчеләр, дини эзәрлекләрүләргә каршы чыгышлар булгалый. Әйтик, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Азюрка авылында яулыклы укытучыларны эзәрлекләүне туктатуны таләп итеп, Мордовия Республикасы башлыгы Владимир Волковка ачык хат юллаган иде. Башкарма комитет рәисе Ринат Закиров имзалаган хатта «Мордовиянең мәгариф министрлыгы түрәләренең Азюрка авылы укытучы хатын-кызларын яулыкларын салырга мәҗбүр итүе, аларның Русия Конституциясендә беркетелгән дини һәм милли иреккә хокукларын боза», диелгән.

Әлеге хатка җавапны утырып укымасаң, түнеп китәргә мөмкинсең. Мордовия Җәмәгать палатасы Азюркада яулык тыюны радикал исламга каршы көрәш дип аңлата. Республиканың Иҗтимагый палата рәистәше Валерий Юрченков фикеренчә, Азюрка мәктәпләрендә яулык ябуны тыеп, алар татар гореф-гадәтләрен радикал идеологиядән дә саклыйлар икән. Әле бу «Мордовия мәктәпләрендә дөньяви һәм эшлекле дресс-код кертү төбәктә радикал идеология агымы таралмасын өчен башкарыла торган гамәлләрнең бер өлеше генә икән». Мордовия хакимияте гамәлләре татар халкының хокукларын кысу түгел, ә «төбәктә яшәүче татарларның милли тәңгәллеген, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклар өчен» юнәлтелә, ди Юрченков. Хатта шулай ук авылның икътисади яктан чәчәк атуы да дөрес факт түгел, дип языла. Күпчелек халыкның рәсми теркәлми генә эшчәнлек алып баруы билгеләнә.

«Азатлык» радиосы хәбәренә караганда, мәктәптә яулыклар белән көрәшү шаукымы Мордовиядән Ульян өлкәсенә күчкән. Өлкә мәктәпләрендә тикшерүләр узганы һәм берничә авылда яулык ябып йөрүче укытучылар барлыгы ачыкланган. Мәктәпләргә «дин билгеләрен» кертмәскә кушылган.

«Азатлык» кулына өлкәнең мәгариф министрлыгы чыгарган, гомум белем бирү департаменты мөдире Ольга Касыймова имзалаган эчке документ килеп эләкте. Анда өлкә мәктәпләрендә узган тикшерү турында язылган. Тикшерү вакытында өлкәнең 4 авылында дүрт укытучының дәресләргә яулык бәйләп йөрүе ачыкланган. Бу хәл Нугай иле, Татарские Горенки, Радищев урта мәктәпләрендә һәм Карасун авылы балалар бакчасында күзәтелгән» – диелә радионың интернет сәхифәсендә.

Минем гореф-гадәтләрне саклаучы бик белдекле бу белгечләргә сүз башында куелган соравымны кабатлыйсым килә: кызларны чишендерү нигә кирәк икән бу бәндәләргә?! Ульян мәгариф министрлыгы гомум белем бирү департаменты мөдире Ольга Касыймова, Мордовия Иҗтимагый палата рәистәше Валерий Юрченков мәктәпләрдә тәмәке тартучы кызларның исәбен, яшьтән үк тәртипсез җенси тормыш алып баручыларны, наркоманнарны ник барламыйлар икән? Заманында Татарстандагы Төрек лицейларын япкан вакытта махсус хезмәтләр бәдрәфтән комган эзләп йөргәннәр иде, янәсе балалар тәһарәт алмыймы, намаз укымыйлармы?

Тиздән яз җитә. Шәһәрләребез мәктәпләре ишегалларына күз салыгыз, авызларына тәмәке капкан кызлар, малайлар берәүне дә борчымый. Ә менә яулык… Что син?! Яулыклы кызлар яулыкларын салып шәрабкә, тәмәкегә үрелсәләр, менә монысы – «порядок» диярләр иде бугай безнең илдә.

Белмим, мин никтер аңлап җиткермим. Кызларны ник чишенергә мәҗбүр итәргә, киресенчә, киенергә үгетлисе урында. Халык та – хәзер кызлар яулыклымы, юкмы – нигездә битараф. Әгәр ул салмыш, йә зобани надан булмаса, яулыклыларга бәйләнүчеләрне дә хәзер инде очратмыйсың. Әнә Русиядә җәмәгатьчелек фикерен белешү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, русиялеләрнең яртысы диярлек (47 проценты) уку йортларында дини билгеләрне күрсәтеп йөрүдә гаеп күрми, алар мәктәпләрдә яулык ябуга каршы түгел. 2012нче елда андыйлар 35 процент кына булган. Димәк, толерантлык арта. Уку йортларында дини билгеләрне күрсәтүне хуплаучылар арасында яшьләрнең (73 процент) һәм ислам тарафдарларының (68 процент) өлеше зур. Сораштыру күрсәткәнчә, һәр икенче русияле мөселман балаларына яулык ябып йөрүне тыюдан баш тартуны хуплый. Респондентларның 37 проценты моңа каршы чыга. 13 проценты җавап бирергә авырсынган.

Тикшеренү нәтиҗәләре Мордовиядә мөслимә укытучыларга мәктәпләрдә яулык ябып йөрүне тыю аркасында килеп туган низаг сурәтендә дөнья күрде.

Әмма ара-тирә матбугат чараларында, аерым түрәләр арасында «шипкоумный» белдеклеләр күбәйде. Алар яулык ябу татарда булмаган, дип фәтвә бирергә дә оялмый. Бу нисбәттән, рәхмәт Рамзан Кадыровка. Чечня башлыгына мөкиббән китүчеләрдән түгелмен, әмма еш кына аның Русиядә мөселманнар хокукларын яклау буенча кыю чыгышлары бик ярап тора. Бигрәк тә, башкалар дәшмәгәндә.

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Кызларны ник чишендермәкчеләр?, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии