Байлар аркасында шәп яшибез

Байлар аркасында шәп яшибез

Бюрократиянең гаять катлаулы һәм тирән тамырлы булганлыгын без инде гел язып торабыз. Менә чираттагы хәбәребез аның гаять комсыз булуын да дәлилләр.

Узган атнада 2011нче елның федераль бюджетына үзгәрешләр кертелде һәм депутатлар Финанс министрлыгы тәкъдиме белән нефтедолларларны урнаштырырга тотынды. Чөнки бюджет формалаштырылганда, нефтьнең бәясе 75 доллар, дип планлаштырылган иде. Хәзер аның бер мичкәсе 105 долларга җитте. Нәтиҗәдә, бюджеттагы «тишек», ягъни дефицит ике тапкыр азайды. Хәзер хөкүмәткә чыгымнарны киметү турында баш ватасы юк. Димәк, бюрократия ипиен дә киметәсе түгел. 2011 елда дәүләт аппаратын тоту өчен, 16248,7 миллион сум акча кирәк булачак. 2009 елда, 2008 ел белән чагыштырганда, дәүләт аппаратына билгеләнгән акча 41,4 процентка артты. 2010-2011 елларда Финанс министрлыгы аны киметмәкче иде, әмма ул бернигә карамыйча, ел саен 8 процентка кабарды. Быелга гына да, узган елга караганда, дәүләт структураларын тоту өчен 63 миллиард сум күбрәк билгеләнде. Шул ук вакытта, бюджетның социаль ярдәм өлеше 2010 ел белән чагыштырганда, 11,3 процентка, ягъни 37 миллиард сумга кимеде.

Дәүләтнең өстенлекле сәясәте кайда булганлыгы күренә. Депутатлар, түрәләр бюрократияне киметү, аппаратны кыскарту турында трибуналардан сүз сөйләгән вакытта, ул, киресенчә, арта гына. Президент, премьер-министр һәм башка хакимият аппаратларын, парламентларны һәм дәүләт массакүләм мәгълүмат чараларын тоту өчен финанс чыгымнары үсә. Аңлашыла, бу органнар көчле булырга тиеш. Чөнки безнең илдә башкача ярамый. Акчаны әйбәт түләсәң, димәк, аның алучысы да сиңа рәхмәтле булачак.

«Росстат» хәбәренә караганда, түрәләрнең саны да, хезмәт хакы да туктаусыз үсә. Димәк, кыскартулар модалы буш сүзгә генә әйләнеп кала. 2009 елның декабреннән чиновниклар­ның хезмәт хакы индексацияләнергә тиеш түгел иде. Бу закон 2014 елга кадәр озайтылды. Әмма хезмәт хаклары үсә тора.

Белгәнебезчә, һәр президент үзенең эшен чиновниклар аппаратын кыскартырга, бюджет чыгымнарын киметергә, дигән сүздән башлый. Әмма гамәлдә башка күренеш. Яңа агентлык­лар барлыкка килә, аппарат киңәя.

БАЙЛАР КИМҮ НАЧАР

Быел «Росстат» халыкның реаль кереме азайды, дип белдерде. 4 айда инфляцияне дә исәпкә алып, керемнәр 3,8 процентка кимегән. Шунысы гаҗәп, 2009-2010 елларда кризис вакытында да халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәрелә, дигән статистика бирелә иде.

Моңарчы гел оптимистик хисап бирә торган «Росcтат» быел төшенкелеккә бирелгән. Ни өчен халык Русиядә узган елга караганда начаррак яши башлаган?

Баксаң, монда хикмәт уртача күрсәткечләр­дә. «Росстат» реаль керемнәрне илдәге бар халык санына бүлә. Русия миллиардерлары күплеге белән дөньяда алдынгы. Һәм менә шушы миллиардерлар аркасында, барыбыз да нормаль яшәүчеләр булып саналабыз. Чөнки Абрамовичларның кереме эшсез, очын-очка ялгап яшәүче кешегә дә бүленә һәм уртача хезмәт хакы килеп чыга. Инде быелгы хисапка килгәндә, олигархларның хәлләре бераз киеренкеләнә башлаган. Һәм алар Русиядәге тотрыксызлыктан, көтелгән сайлаулардан куркып, байлыкларын чит илгә чыгара. Үзәк банктан алган хәбәргә караганда, быелның 4 аенда илебездән 30 миллиард доллар читкә очкан. Бу – илдән көн саен 250 миллион доллар кача дигән сүз. Чөнки инвестицияләр өчен Русиядә уңайлы шартлар юк, салымнар системасы камил түгел. Социаль салымнар бик нык күтәрелде. Эш бирүчеләр салымнардан качу юлын эзли. Һәм коточкыч бюрократия аркасында эш алып бару бик кыен.

Кыскасы, байлар бик кирәк икән илебезгә. Минем дә яхшы яшәвем, «Росстат» әйбәт хисап бирә алсын, уртача хезмәт хакы зур булып күренсен өчен кирәк алар. Чүтеки шәп яшисе килә ич, кәгазьдә генә булса да.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Байлар аркасында шәп яшибез, 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии