- 22.08.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №08 (август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«Безнең гәҗит»нең быелгы июль аена багышлап чыгарылган басмасы да, гадәттәгечә, «Мөхәррир сүзе» белән башланып киткән иде. Бу язмадагы җан өшеткеч гаделсезлекләр турында укыгач, хурланудан үзеңне кая куярга белмичә, нәфрәтләнеп яшәргә мәҗбүр ителәсең.
2003нче елның гыйнвар аеннан башлап, кыюлык белән гаделлекне яклап язучы мәртәбәле гәҗитебезнең матди яктан авыр хәлдә калдырылуы, безне – бу гәҗитне яздырып алып укучыларны һәм мәкаләләрен бастыручыларны да кайгылы хәлгә төшерде. Почта бүлекләренең рәтләп эшләмәве, аларның ябылуы, бәяләрнең күтәрелүе һәм гәҗитнең тиражы кимү аркасында бу гәҗитнең нәшер ителүе үзен акламаслык хәлдә булуы, һәм шул сәбәпле яңа елдан соң гәҗитнең чыгарылуына гарантия биреп булмавы турында язылган иде «мөхәррир сүзендә».
Үзенең берничә генә булдыклы журналисты белән, халык мәнфәгатен яклап 23 ел дәвамында «Безнең гәҗит»нең чыгып торуы үзе бер зур хәзинә, халык байлыгы кебек булып күңелләргә кереп калды. Хөкүмәт карамагында чыгарылган газета-журналлардагы кебек, күп санлы журналистлар штаты каралмаган шул шәхси басмаларның эшчәнлегендә. Көнне-төнне ялгап, ял итүне белмичә эшли торган эшләрнең күбесен баш мөхәррир үзе башкара дип аңларга кирәктер. Ул үзе мөхәррир дә, үзе журналист, үзе бухгалтер да... Алар хөкүмәттән аерылган булса да, халыктан аерылмаган. Хакимият үзе башкарып бетерә алмаган эшләрне башкаручылар икәнен дә онытмасак иде. Шулай булуга карамастан, шәхси гәҗит чыгаручыларның хезмәте хакимият тарафыннан берничек тә бәяләнмәвен һәм дә инде аларга бернинди ярдәм күрсәтелмичә, дәрәҗәле исемнәр дә бирелмәвен ничек аңларга? Андый булдыклы, күренекле шәхесләрнең хезмәтләре үз вакытында тиешле бәһаләрен ала алмаган очраклар бик күп. югыйсә.
«Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире булып, шундый авыр йөкне 23 ел буе тартып бара алган Илфат Хәкимулла улы Фәйзрахмановка ихлас күңелдән рәхмәтемне белдереп, исәнлек-саулык белән яши торган хәерле гомер насыйп булуын теләп калам. 2010нчы елда, миңа 74 яшь булганда, беренче мәкаләм «Безнең гәҗит»тә бастырылгач, миңа зур шатлык булып тоелган иде. Шул вакыттан бирле бастырылган мәкаләләремнең саны 600дән артып китте. Шул мәкаләләрне җыеп, алты китабым нәшер ителде. Бу минем үзем өчен дә көтелмәгән вакыйга булды.
Хәзерге вәзгыятьтә «Безнең гәҗит»нең эшен дәвам иттерүче көчле шәхес бүтән булмас кебек күренә. Илфат әфәнде халкы өчен зур тырышлык белән озак еллар эшләде. Инде хәзер олыгайган көнендә үзе өчен дә яшәп калу турында уйланырга вакыт җиткәндер. Рәхмәт әйтүчеләр генә түгел, күрә алмаучылары да бар бит аның.
Илфат әфәнде, сезгә игелекле, изге ниятле хезмәтегез өчен зур рәхмәтләребезне белдереп, нык сәламәтлек, хәерле гомер теләп калабыз. Бу мәкаләне язганда «Безнең гәҗит» белән хушлашкан кебек күңелләрем тулып, елыйсы килгән кебек булды.
«Безнең гәҗит» кенә түгел, «Татарстан яшьләре» газетасының да нәшер ителүе туктатылачак икән дигән сүзләр ишетелде.
Бездә сентябрь аенда Рәис сайлаулары уздырылачак, яңа хакимият милли матбугатка карата үзенең ярдәмен һәм мәрхәмәтлелеген күрсәтсен иде дигән теләктә калабыз.
Рәфкать ИБРАҺИМ,
Казан шәһәре
РЕДАКЦИЯДӘН: Рәфкать абыйның борчылып, чаң кагуы өчен бик зур рәхмәт. «Безнең гәҗит» укучылары, гомумән, милләтебез язмышына, яшәешебез халәтенә битараф түгел. Бүген сүз иреге, хаклык, гаделлек турында сүз алып барабыз икән, намусы булган һәркем халәтебез, үзаңны үстерү турында уйларга тиеш. Ә вәзгыять, киеренке. Ләкин шушындый шартларда да без хаклык турында сөйләшергә тырышабыз һәм тырышачакбыз. Газетабызның авторлары бихисап, кызганыч, алар өлкән буын һәм сафларыбыз сирәгәя бара. Әмма очрашуларда мин еш ишетәм: «Безнең гәҗит» гаделлек турында сөйләшү, хак мәгълүмат җиткерүдә бердәнбер тәрәзә. Шуңа күрә Тукай сүзләрен искә төшерәм: «Китмибез без!».
Кыенлыкларны җиңеп, алга таба да эшебезне дәвам итәчәкбез. 1нче сентябрьдән киләсе елга язылу кампаниясе башлана. «Безнең гәҗит» чыгачак, яшәячәк. Димәк аңа язылырга да мөмкин булачак. БЕЗ ЭШЛИБЕЗ, ЭШЛӘЯЧӘКБЕЗ!
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии