Хөкем ителгән, әмма җиңгән гомер бәйрәме!

Хөкем ителгән, әмма җиңгән гомер бәйрәме!

Минем беркайчан да Казанда юбилейлар уздырып йөргәнем булмады, кирәген дә тапмадым. Бу юлы, 75 яшем тулган көннәрдә, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла ризалаштырды, уздырыйк, диде. Артык шауламыйча, җыр-биюләр белән мавыкмыйча, сорау- җавап рәвешендә генә язучы белән очрашу кичәсе эшләргә булдык, аны алып баруны үз өстемә алдым. Кичәне язучыларның Тукай клубында уздырырга булдык. Язучылар берлеге афиша эшләтте, мин дусларымны, танышларымны чакырдым, кичә барышында күрсәтү өчен, тарихи фотоларымны флешкага туплап куйдым.

18нче декабрь көнне ирем белән ерак юлдан Казанга килеп җиттек, язучылар йортына иртәрәк килеп, рәис бүлмәсенә кердек, кичәне оештыру эшләрен киңәшә башладык. Ул арада аның бүлмәсенә бер төркем чит ир-атлар килеп керде, берсе Бәйрәмованы сорады һәм тупас рәвештә миннән үзләре белән китүне таләп итә башлады. «Кая? Нигә? Кем буларак?» дигән сорауларны кискен рәвештә бүлдерде, өч тапкыр «нет» дип әйтсәгез, мәҗбүри рәвештә, тоткарлап алып китәчәкбез, диде. Язучылар берлеге рәисе мине яклап әйтеп караган иде, аның да сүзе үтмәде. Гражданский киемнән берничә ир-ат гел безнең янда булды, МВД сагы астында, алар безне алып чыгып китте, ирем мине озата барды. Ркаилга кичәне башлый торырга куштым, экранда фотоларны күрсәтергә флешканы биреп өлгердем...

Безне башта Казан шәһәре прокуратурасына китерделәр, миннән сорау алганнан соң, административ хокук бозу турында эш башлау буенча карар кабул иттеләр. Имеш, мин газетага 30нчы август буенча интервью биргәнмен, шунда милләтара ыгы-зыгы һәм нәфрәт уятырлык сүзләр әйткәнмен икән. Бу әңгәмә газетада 28нче августта басылып чыккан, шул ук көнне мин аны Телеграмм каналына да куйганмын. Язманы ашык-пошык рус теленә тәрҗемә иттергәннәр, КФУ галимнәреннән экспертиза ясатканнар һәм «милләтара каршылык тапканнар». Мин прокурор күз алдында ул язманы яңадан укып чыктым, әмма хөкем итәрлек берни тапмадым, юк анда милләтара нәфрәт! Юк! Бик тырышып эзләсәң дә, юк! Булса, аны газета бастырмый да иде! Кирәк булгач, табалар икән һәм хөкем дә итәләр! Ә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында минем 75 яшьлек гомер бәйрәмемә багышланган кичә бара, ләкин миннән башка гына... Ркаилга шалтыратып, гел әйтеп торам, мин киләм, халык таралмасын, дим...

Мине, шул көнне үк, суд каршына бастырып, тагы хөкем иттеләр. Монысы Казан шәһәренең Вахитов районы судында булды. Мине милләтара каршылык тудыруда гаепле, дип таптылар һәм хөкем итеп, штраф салдылар. Ә язучыларның Тукай клубында халык, таралмыйча, минем юбилейны бәйрәм итә, мин исә, хәзер килеп җитәм, дип, Ркаилгә шалтыратып торам...

Ниһаять, судлар бетте, урамга чыктык, ә безне алып килгән машина юк, имеш, сакчы егет шушы тирәдә генә икән. Ә вакыт бара, һәр минут кадерле. Үзебезнең машина язучылар берлеге бинасының ишегалдында калган иде. Тиз генә такси алып, шунда кайтырга кузгалабыз, инде килеп җитәбез, дигәндә, телефон шалтырый. Ркаил Зәйдулла тавышы, халыкны тараттык, ди. 

Шул чакта, беренче тапкыр, ыңгырашып куйдым, бу җәберләүләргә, кимсетүләргә көне буе түздем, прокуратурада сорау алганда да, судта бастырып хөкем ителгәндә дә сабыр иттем, ә монда җан әрнүе белән ыңгыраштым... Миңа халкым кирәк бит!.. Мин аның өчен утларга да кердем, бозлы суларга да төштем, мәйданнарда кибеп ач яттым, ничә тапкыр суд каршыларына бастым... Инде гомеремнең ахырында, алдына килеп, соңгы тапкыр рәхмәтемне әйтергә ашыкканда, халык инде юк, таралган, диләр...
Яралы арысландай ыңгырашып, язучылар йортына ыргылам, ә халык анда!!! Таралмыйча, аста басып тора, әйтерсең лә, нигәдер өметләнеп, мине көтә... Мин бит, менә, каршыгызда басып торам, бәгырьләрем, мин исән, без исән, утлар-сулар кичкән милләтебез исән!

Сәхнәгә менеп, яңадан юбилей кичәсен дәвам итәбез. Ркаил Зәйдулла, мине котлап, чәчәкләр бүләк итә, халык та сәхнәне чәчәккә күмә... Төп чыгышлар инде ясалган, кыска вакыт эчендә ирем белән без үз сүзебезне әйтәбез, милләткә рәхмәтебезне җиткерәбез. Әйе, без бүген бик катлаулы чорда яшибез, безгә хәзер, милләт буларак, исән калырга кирәк! Аякта калырга кирәк! Узган гасырның 90нчы елларындагы кебек, көчле милли рух, ныклы иман һәм бердәмлек кирәк! Татар зыялылары, язучылар, галимнәр милләтне саклап калырга тиеш...

Соңгы сүз әйтелде. «Туган тел» белән очрашуны тәмамлыйбыз. Бер кочак чәчәк, машина тулы бүләк, авыр да, татлы да хисләр, хатирәләр белән, ерак юлга кузгалабыз... Кар-бураннарны ерып, минем икенче Туган Йортыма әйләнгән Мишәрстанга юл алабыз...
Гомер бәйрәмемнең миңа кадәр булган өлеше турында әле язмалар булыр, иншәәАллаһ! Мин үзем дә ул видеоязмаларны тулысынча карамадым әле. Алай да, кемнәр чыгыш ясаганын чама белән беләм – Ркаил Зәйдулла үзе, заманында «Казан утлары» журналында бергә эшләгән танылган шагыйрь Рәдиф Гаташ, университет укытучым, филология фәннәре докторы Хатыйп абый Миңнегулов, якташым, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, тарих фәннәре кандидаты, мин бик хөрмәт итә торган галимә Тәэминә ханым Биктимерова, Сургуттан кайткан галим, профессор Рафис Шәймәрдән, биология фәннәре докторы, 90 яшьлек Габдуллаҗан абый Җәләлов, милли хәрәкәт аксакалы Галишан Нуриәхмәт, нәшрият хезмәткәре Айсылу Галиева, Әлмәттән «Ихлас» мөслимәләр оешмасы җитәкчесе, якын дустым Рәйхана Ханнанова, төбәк тарихчысы, берничә китап авторы Зөләйха Ханова- Шәрипова, нәфис сүз остасы Розалия ханым Зәкиева, милләттәшем, фикердәшем Сүрия ханым Усманова, Чаллыдан җырчы, минем сүзләремә үзе язган җырларны башкарган Флера Талипова- Коләхмәтова, өлкән шагыйрь Хәмит абый Вәлиди, татар милли хәрәкәтеннән Рәүф Ибраһимов, Рамай Җинан, улым Сөләйман һәм башкалар чыгыш ясаган, аларга зур рәхмәтләремне әйтәм!

Казанда беренче һәм, бәлки, соңгы тапкыр уздырылган гомер бәйрәмем шулай тәмамланды. Анда катнашучы барлык милләттәшләремә, мондый катлаулы чорда бу чараны оештырырга батырчылык иткән Татарстан Язучылар берлегенә, кайгыда да, шатлыкта да янәшәмдә булган иремә, догачы улыма зур рәхмәтләремне әйтәм! Заман безне сыный, без ил, милләт белән хәтәр чорлар аша узабыз, дәверләр күчешендә басып торабыз... Шул вакытта да Кеше булып калыйк, милләт буларак исән калыйк, иманда калыйк! Мин гомеремне шушы изге максатка багышладым һәм үкенмим. Рәхмәт сиңа, халкым!

Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ,
язучы, тарих фәннәре кандидаты,

Татарстан-Түбән Новгород өлкәсе

Комментарии