Яралы халык

Яралы халык

30 октябрь – сәяси золым корбаннарын искә алу көне. Ләкин 21нче елгы ачлык, Сталин репрессияләре генә түгел, татар өчен геноцид 1552нче елдан ук башланган. Һәм тукталдымы икән әле?!

ТАТАР ШӘҺИТЛӘРЕ КАБЕРЛЕГЕ ТАБЫЛДЫ

Без бүген, ниһаять, милләт өчен гаять фаҗигале һәм әһәмиятле урынны эзләп таптык, ул – 1552нче елның июль ахырында Иван Грозный гаскәренә каршы сугышып шәһит киткән мишәр-татарларның каберлеге. Сүз Казан янындагы сугышлар турында бармый, ә аннан 400 чакрымнар ераклыктагы Нижгар төбәгендәге канлы бәрелешләр турында бара. Казан ханлыгының көнбатыш чикләре Арзамас тирәсендә була, һәм татар дәүләтенең бәйсезлеге өчен сугышлар да нәкъ менә шушында башлана. Бүгенге көндә чыганаклар буенча өч шундый канлы бәрелеш урыны билгеле – Шатки районындагы Архангельск (Кобылкино) авылы, Гагино районындагы Ивково һәм Сечен районындагы Мурзицы авыллары. Без боларның өчесендә дә булдык, халыкка бу турыда мәгълүмат җиткердек. 

Ә менә Ивково авылында өч тапкыр булдык, чөнки безгә Явыз Иван гаскәренә каршы сугышып шәһит киткән татарларның каберлеген табарга кирәк иде. Бу турыда мәгълүматны без узган гасырларда чыккан хезмәтләрдән, Лукоян һәм Гагино музейларыннан, бу районнарда басылып чыккан китаплардан, шушы темага төшерелгән документаль фильмнан, халыкның үзеннән алдык. Башта ул каберлекләрнең кайда булу мөмкинлеген теоретик яктан өйрәндек, аннан соң урынга килеп, басу-кырларда эзләнүләр алып бардык, безгә ярдәм итүчеләр дә булды. 

Ниһаять, татар каберлеген таптык! Ул биек тау битендә, бик зур чокырда булып чыкты. Мәгълүматлардан күренгәнчә, монда меңләгән татарны атлары-ниләре белән бергә күмгәннәр. Татар каберлегеннән ерак түгел, бу сугышта үлгән урысларның да каберлеге бар, аларныкы чокыр түгел, Иван Грозный әмере белән, биек курган рәвешендә өелгән. Бу курган – каберлек тә бик зур, ян-яннан җир казып алган чокырлары да бик зур һәм тирән. Бу үзе үк монда зур һәм канкойгыч сугыш булуын аңлата. 

Әлбәттә, бу тарихи урынны галимнәр бераз булса да өйрәнгән, моннан 70 еллар элек археологлар биредә казу эшләре алып барганнар, әмма аннан чыккан табылдыкларны Арзамаска алып киткәннәр һәм алар музей запасникларында бик астында ята. Гагино музеенда да бу урыннан чыккан берничә табылдык бар, әмма аларның татарныкы икәнлеге ассызыкланмаган. Тарих фәнендә бу теманың зурлап күтәрелмәвенең төп сәбәбе – ул рәсми версиягә, стандарт калыпка туры килми. Рәсми версия буенча, Казан өчен сугышлар аның тирәсендә генә башлана һәм бетә, ә Нижгар төбәгеннән Иван Грозный, имеш, бер каршылыксыз гына үтеп китә... Алай булмаган шул, 1552нче елның җәендә Явыз Иван гаскәре бу төбәктә зур каршылыкларга очрый, Ивково янындагы беренче бәрелештән соң, Иван Грозный хәтта кире борылып кайтып китәргә дә уйлый. Җирле татар-мишәрләр һәм мукшы-әрҗәннәр үз җирләре, үз илләре өчен соңгы тамчы каннарына хәтле сугышалар, Казанны үз күкрәкләре белән каплыйлар... 

Һәм менә без хәзер шул канлы сугыш булган урыннарда йөрибез. Татар шәһитләре каберлегендә «Ясин» укып, дога кылдык, гасырлар буе бездән дога көтеп яткан мөселманнарның рухлары шат булсын! Алар – Казан ханлыгы өчен, илебез, телебез, динебез өчен шәһит киткән беренче корбаннар. Алар – җирле татар-мишәрләр, биредән кул сузымында гына Болдино җирләре, монда Алтын Урда заманыннан калган затлы, гайрәтле татарлар яшәгән, менә шулар Явыз Иван гаскәренә каршы сугышканнар да инде! Әле бу сугыштан соң да Болдино төбәгендә татарлар бетмәгән, заманында анда дистәләгән татар авылы булган, әмма алар да көчләп чукындырулардан котыла алмаган, нәтиҗәдә, урыслашып юкка чыккан. 

1552нче елның июлендә Ивково янындагы сугыш турында, чыганакларга таянып, аерым язмабыз булыр, иншәәАллаһ! Ә хәзергә укучыларга шушы алхәбәр-анонсны җиткерә торабыз. Казан басып алынган фаҗигале көннәрдә татар дәүләтенең бәйсезлеге өчен беренче булып шәһит киткән, корбан булган җирле татар-мишәрләр рухына бер дога булсын бу язмабыз! Без аларны онытмадык, онытмабыз да, иншәәАллаһ!

МӘЧЕТЛӘРЕБЕЗ ЯЗМЫШЫНДА – МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ

Безнең мәчетләребез язмышында милләт язмышы, аның тарихы чагыла. Татарлар, кая барып урнашсалар да, беренче эш итеп мәчет салганнар. Мәчет аларны берләштереп торган, милләт өчен мөһим мәсьәләләр дә шунда хәл ителгән. Милләт дошманнары да, беренче эш итеп, мәчетләребезне җимергәннәр, татарның иманына, җанына һөҗүм иткәннәр. 

Тарихтан билгеле булганча, татарның мәчетләрен юк итү Явыз Иваннан башланган, бу вәхшилекне башка урыс патшалары да дәвам иткән. 1736-1737нче елларда урыс генералы Василий Татищев җитәкчелегендәге патша гаскәре Идел-Урал арасында 696 татар авылын яндырган, мәчетләре белән бергә... 1740нчы елның август-сентябрь айларында генерал-майор Соймонов җитәкчелегендәге урыс гаскәре Себер һәм Нугай юлларында 537 татар авылын юк итә, Уфа өязендә 725 татар авылы яндырыла, мәчетләре белән бергә... 1742нче елның 19нчы ноябрендә Сенат ислам диненә каршы коточкыч указ чыгара, ул «О недопущении в Казанской губернии строить мечети, и о разведывании губернаторам и воеводам об обращении в мусульманский закон» дип атала, аны патшабикә Елизавета Петровна хуплый. Шушы вәхши фәрман нигезендә, Казан губернасында 536 мәчетнең 418 е юк ителә, Себердә 133 мәчетнең 98е яндырыла, Әстерханда 40 мәчетнең 20се җимертелә, башка төбәкләрдә дә шушы хәл күзәтелә. Халык, бу хәлләргә түзә алмыйча баш күтәрә һәм рәхимсез бастырыла. Татарларның Степан Разин һәм Емельян Пугачев восстаниеләрендә күпләп катнашуы – шул көчләп чукындыруларга һәм мәчетләрне юк итүгә каршы протест җавабы булган ул. Галимнәрнең әйтүенчә, империя чорында татарларның унбиш меңләп мәчете юк ителгән. 

Патша хакимиятенең мөселман-татарларга карата кылган бу җинаятьләрен яңа власть бик яхшы белә һәм халыкны үз ягына тарту өчен файдалана. 1917нче елның 3нче декабрендә Совнарком мөселман халыкларына мөрәҗәгать кабул итә, «Призыв к мусульманским народам» дип аталган бу документка Ленин белән Сталин кул куя. 

«Мусульмане России, татары Поволжья и Крыма, киргизы и сарты Сибири и Туркестана, турки и татары Закавказья, чеченцы и горцы Кавказа, все те, мечети и молельни которых разрушались, верования и обычаи которых попирались царями и угнетателями России!

Отныне ваши верования и обычаи, ваши национальные и культурные учреждения объявляются свободными и неприкосновенными. Устраивайте свою национальную жизнь свободно и беспрепятственно. Вы имеете право на это. Знайте, что ваши права, как и права всех народов России, охраняются всей мощью революции и ее органов, Советов рабочих, солдатских и крестьянских депутатов. 

Поддерживайте же эту революцию и ее полномочное правительство!»

Мөрәҗәгатьтән күренгәнчә, совет властен яклаган очракта, яңа хакимият Русиядә яшәүче мөселман халыкларына үз диннәрен тотарга тулы ирек вәгъдә итә. Әмма шулай буламы соң бу? Русиядә элек мәчетләрне ничек җимерсәләр, совет чорында да шулай дәвам итәләр, ә патша заманындагы көчләп чукындыруларны дәһрилек- атеизм алыштыра. Галимнәрнең әйтүенчә, совет власте елларында СССРда 15 мең мәчет ябыла, ягъни, ликвидацияләнә, шуның ун меңе Татарстан белән Башкортстанга, калганнары башка өлкәләргә туры килә. Түбән Новгород өлкәсендәге 120 мәчетнең берничәсе генә сакланып калган, калганнары ябылган. Авыл мәчетләренең кайберләрендә клуб, мәктәп, китапханә, балалар бакчасы, бала тудыру йортлары ачтылар, хәтта ашлык складлары булып торды. Шәһәрләрдә исә мәчетләрнең язмышы тагы да яман булды, аларда аракы заводлары, айныткычлар, психбольницалар ачтылар, завод-фабрикалар булып тордылар, кайберләрен җимереп үк ташладылар. Имамнарның язмышлары да аянычлы була. Бу хакта архив документлары түбәндәгеләрне сөйли:

«С началом Большого террора репрессии обрушились на Центральное духовное управление мусульман. 12 апреля 1936 года скончался председатель Центрального духовного управления мусульман Р. Фахретдинов. Советские власти не дали согласия на проведение съезда для избрания его преемника. Исполняющим обязанности муфтия стал Г. Расулев. Вскоре после смерти Фахретдинова власти возбудили уголовное «Дело ЦДУМ», по итогам которого были арестованы и расстреляны более 30 человек, в том числе три казыя ЦДУМ. Дело ЦДУМ рассматривалось около двух лет. В связи с делом ЦДУМ были арестованы представители духовенства тех местностей, где в 1920-е годы действовали управления ЦДУМ. Так, по делу ЦДУМ проходили муллы Ташкента. 

В Поволжье сотрудники НКВД сфабриковали уголовные дела на мусульманских духовных лиц. Повстанческая организация Краснооктябрьского района Горьковской области (1937 год). По этому делу были осуждены 76 (по другим данным 78) городских и районных мулл, расстреляны 56 человек;

«Группа Муртазина» («националистическая контрреволюционная организация Куйбышевской области – ячейка заграничной организации «Идель-Урал») Постановлением «тройки» УНКВД от 20 декабря 1937 года по этому делу 41 человек был осуждён к расстрелу, а 1 к лишению свободы»

Узган гасырның утызынчы елларында Түбән Новгород өлкәсендә илледән артык татар-мөселман дин әһеле атып үтерелгән. Халык аларны онытмый, дога белән искә ала. Бүгенге көндә өлкәдәге бөтен татар авылларында да диярлек мәчетләр каршына шушы атып үтерелгән муллаларның исемнәре уеп язылган истәлек ташлары куелган. Сафаҗай авылында исә репрессия елларында корбан булган барлык дин әһелләренең дә исемнәре язылган Хәтер ташы тау башында тора. 

Күргәнебезчә, Русиядә һәр чорда татарга һөҗүм аның мәчетләрен һәм имамнарын юк итүдән башланган. Заманалар бераз үзгәргәч, татарның яңадан аякка басуы да мәчетләрне һәм тарихи хәтерне торгызудан башланды. Хәзер мәчет-мәдрәсәләребез күп, Аллаһка шөкер, алар меңәрләп санала, һәм бу мәчетләрнең күпчелеген татарлар салган. Укыган, әзерлекле имамнарыбыз да бар. Халкыбызның күңелендә иман да бар кебек... Барысы да бар, әмма ул мәчетләрнең күпчелеге буш тора шул. Югыйсә, татарны бетерүне аның мәчетләреннән башлаган Иван Грозный да, Сталин да юк бит инде, чагыштырмача, дин иреге дә бар кебек, ә мәчетләр һаман буш... Түбән Новгород өлкәсендә дә кайбер мәчетләрдә җомгага гына җыелалар, кайберләрендә башка көннәрдә мулла белән мәэзин генә намаз укый, халыкның күпчелегендә намаз юк. Бәлки бу шул дәһрилек чорының аянычлы нәтиҗәседер, бәлки халыкта тарихи хәтер юктыр, бәлки күпләргә хак дин инде кирәк тә түгелдер... Тормыш болай да шәп бара бит, тамак тук, өс бөтен, дөнья түгәрәк... Күп очракта мәчетләр дә татар авылының бер бизәге булып кына хезмәт итәләр. Әмма мәчетләрендә намаз укылмаган, азан яңгырамаган авылны чын татар авылы, дип әйтеп буламы соң? Утлы елларда кылыч аша үтеп тә исән калган авылларыбыз, мәчетләребез бу тук елларда үзеннән-үзе бетмәсме? Намазсыз бу татар авылларын буш мәчетләребез каргап тормасмы? Иң авыр елларда да иманын саклап калган татар халкы рәхәт тормыш сынавын үтә алырмы? Мәчетләр милләтебезне кабат берләштерә алырмы? Бу кискен сорауларны инде тарих түгел, бүгенге көн куя, милләтнең киләчәге хакына куя... 

Тарихтан гыйбрәт алыйк, кайда гына, нинди генә чорда яшәсәк тә, татар-мөселман булып калыйк, милләттәшләр, монысы инде үзебездән дә тора!

Фәүзия Бәйрәмова- Аймал, 
«Туган як тарихы клубы» әгъзасы. 
Түбән Новгород өлкәсе 

Комментарии