Яңа елда ниләр көтә безне?

Һәр яңа ел якынлашкан саен, икенчесе безгә шатланып яши торган тормыш җиңеллекләре алып килер кебек тоелса да, тыныч тормыш белән яши алмыйча, дәвам иттерелә торган фаҗигале хәлләрнең туктатылмавы аяныч хәл. 

Әйбер бәяләренең артуы турында сүз кузгатсак, беләбез инде, Советлар иле таркатылганнан бирле, бәяләр даими артып тора һәм бу шулай дәвам итәчәк.

Советлар заманында, бер ипинең бәясе, мин белә башлаганнан бирле үзгәрешсез, 16 тиен булды. Элеккеге еллардагы ипинең тәмен хәзерге ипиләр белән чагыштыра торган түгел: басу-кырларда химия кулланылып үстерелгән икмәк түгел иде шул. Ул елларда бөтен ипинең авырлыгы бер килограмм булса, хәзерге вакытта аның авырлыгы ярты килограмм тирәсе калды бугай. Сыйфаты да түбән булган ипинең авырлыгы да кимеп торуга карамастан, бәясе артып торуын ничек аңларга? Шәхси пекарняларда пешерелгән кайбер ипиләрнең кулга тотып кисәрлеге булмыйча, таркалып китә торганнары да бар.

Советлар заманында бер кап шырпының бәясе 1 тиен, трамвайда бару бәясе 3 тиен, троллейбуста – 5 тиен, автобуста – 6 тиен иде. Бу бәяләр тотрыклы сакланып торды. Хәзерге кебек бәя арттырулар юк иде. Ул вакыттагы социалистик системада әйбер бәяләрен арттыру, тискәре күренеш саналды бугай. Мәсәлән, Хрущев заманында сыер маеның бәясен бераз гына күтәргән өчен дә, зур ризасызлык тудырылган иде.

Тагын шунысы бар, Советлар вакытында товар кытлыгы булды, чиратларда тормыйча әйбер алып булмады. Дефицит булган товарларны таныш-белешләр аша арткы ишекләрдән ала торган заман иде. Хәзерге шикелле адым саен кибетләр юк, микрорайонга 1-2 генә. Кайбер ашау ризыкларын талонга, машина, мебель, келәм кебек әйберләрне эш урынында чиратка язылып, профсоюз комитетлары аша алган вакытлар да булды. Мелиорация системасына кергән, мин эшләгән 400 кешелек оешмага бер жигули машинасы бүленеп бирелгәч, жирәбә салу уены буенча бер отучы булды. Ул вакытта, жигули машинасының бәясе 9 мең сум тора иде. Ул иптәшкә бу машинаның кирәге дә булмаган икән. Машинаны, минем бер энекәшкә 3 мәртәбә артык бәя белән, 27 мең сумга сатып алган идек. Шулай булуга карамастан, ул вакытларны сагынып искә алучылар да булып тора бит әле.

Конституциядә язылган законнар үтәлмичә, вертикаль система белән яши башлау һәм милли кыерсытулар, хәрби тынычсызлыкларны санамаганда, хәзер яшәү күпкә кызыграк булып күренә анысы. Советлар вакытында, бөтен кеше диярлек мохтаҗлыкта яшәде. Бигрәк тә, авыл халкы гел таланды, колхозларда бушка эшләүләрне сагынып була микәнни?

Хәзерге кебек байлык, яхшы юллар, күперләр, метро, шәһәрләр һәм авылларыбызның матурлыгы, шәһәр урамнары тулы шәхси машиналар, болар барысы да хәзерге заман яшәү рәвешенең җимешләре бит инде.

Яңа елда исәнлек-саулык, тазалык-тынычлык белән яши-торган хәерле гомерләр насыйп булсын барыбызга да. 

Рәфкать ИБРАҺИМ,

Казан шәһәре

Комментарии