- 06.08.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №30 (2 август)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Кеше җирдә үз эзен калдыру өчен яралган җан ияседер ул. Күпчелегебез үзенең туган җирендә яшәүне өстен күрә, чөнки туган-үскән җиребез һәрберебезне дә шушында тарта. Кая гына китсәк тә, кайда гына булсак та үзебезнең шушы җиребезне сагынып кайтабыз. Ә бер кайтып урнашсаң, «тамыр»ларыңны туган җирдә җибәрсәң, моннан кузгалып, күчеп китүләре ай-һай авыр була инде. Туган нигезне яратып күп шигырьләр иҗат ителгән, күп әсәрләр язылган. Аларның барысында да туган нигездән дә җанга якын урынның булмавы күрсәтелә.
Менә шулай җәй айларында олы улым җир алып, өй салырга, үзенең туган бистәсендә яшәп калырга теләге барлыгын белдерде. Күп йөрде ул чит-ят җирләрне гизеп, ләкин үзенең туган ягыннан да гүзәлрәк, якынрак җирне таба алмады. Элек яшәгән кешеләр әйтә торганнар иде: «Өй салуның ние бар, чутлыйсы да, өясе», –диеп. Бу әйтемнәр хәзерге заман өчен искергән кебек тоела, чөнки без яши торган заманнарда элекке кебек дүрт почмаклы гына итеп агачтан бурап өй салулар артта калды. Газ-су өйләргә кергән заманда өйләрне иркен, биек итеп эшләү ягын карыйлар. Менә без дә бар көч-куәтебезне туплап, вакыт таләпләренә туры килердәй итеп, төрле матур төсләрне жәлләмичә, кирпечтән күтәрдек өебезне. Түбәсенә элек төшебезгә дә кермәгән төсле калай яптык. Уйланып та куясың, әби-бабайларыбыз түбәләрне салам белән дә түшәп яшәгәннәр бит әле. Алай да яңгырлар өйләргә үтеп керә алмаган, бәхетле гомер кичергәннәр. Чыннан да хәзерге заман казанышлары сокланырлык шул.
Менә шундый уйлар белән яңа өй кырыена чыгып басып торуымны гына көткәндәй, яныма чит илдә эшләнгән, кояшта ялтыравы кара көзгеләрне хәтерләтә торган машина килеп туктады. Машинадан төшеп миңа таба җитез адымнар белән юнәлгән яшь кешедә үзем белгән таныш чалымнар эзләдем, ләкин ул чит-ят иде. Кычкырып, аз гына акцент белән саф татар телендә сәламләде, килеп кул биреп күреште үзе. Исеме дә саф татарча булып, Рамил атлы, яшь, гәүдәсеннән үк куәтләре күренеп тора иде аның.
Сөйләшеп киттек, ул үзенә кирәкле урамны эзләвен, ләкин яңа төзелә торган йортлар сирәк булып, кешеләр дә күренмәгәч, сорардай кеше булмавын искәрде. Мин үзем бу тирәдә булган-белгән урамнарның исемен атагач, йөзенә шат елмаю чыкты. Әйе, урамнарның берсе ул эзләгән урам булып чыкты. Мин дә сөйләшергә кеше булуына куанып, сорап куясы иттем:
– Булышырга килүеңдер инде, берәр туганыңа өй салырга уйлыйсызмы?
Ул үзенең бер кешегә дә булышырга килмәвен, ә кайчандыр үзенең йорт салырга диеп сатып алган җирен эзләп килүен әйтеп куйды. Миндә мондый җавап кызыксыну уятты:
– Ничек инде, үзең йорт салырга җир ал, ә үзең ул җирне белмә инде, – диеп әйтеп куйдым.
Бу егет әллә сөйләшер кеше булганга, әллә эчендәгесен «бушатып» бушанып каласы килдеме, сүзне читтән башларга уйлады:
– Мин үзем, абзый кеше, Татар иле белән чиктәш булган күрше республикадан, яшьлек елларым шундагы авылда үтте. Яшь вакытымда күршедә генә шундый ягымлы, мөлаем татар халкы яши торган Татар иленең барлыгын күз алдыма да китерми идем әле. Яшьлек елларым тигезлектә, әти-әни карамагында үтте дисәм дә ялгышмый торганмындыр, мин аларга карап торган бер бала идем шул. Әтием мәктәптә хезмәт дәресеннән белем бирде, ә әнием ул вакытларда көчле саналган колхозда алдынгы сыер савучы булып эшләде. Әтием юаш, тыңлаучан кеше иде, аның кешегә бервакытта да каты сүз әйтеп бәрелгәнен хәтерләмим. Ә әнием киресенчә, кеше теле белән әйтсәк «явыз телле»ләр рәтенә керә иде. Үземне дә әтиемә охшаганмындыр диеп уйлыйм, чөнки күпчелек тәрбияне ул биргәндер миңа. Мәктәптә бик яхшы укыдым, сурәтем мактау тактасыннан төшми торган иде. Сез, бәлкем, әтием укытучы булганлыктан «поблажка» эләгә, укытучылар яклый торган булгандыр диеп уйлыйсыздыр? Юк, әтием мәктәптә укытучы булып кала белә торган иде. Алар мине яшьтән хезмәт сөючән итеп үстерде. Мал-туарны күп асрагач, әти-әниләр өйдә булмаганда, эштә булганда, аларны карау бәләкәйдән миңа эләкте. Җәйләрен көтү каршыннан алып кайтулар минем өстә иде. Печән әзерләгәндә тырма-сәнәк тотып уч төпләре тишелеп каный торган иде. Мин дөньяны азрак аңлый башлаганда әниемнең әтине бигүк үз күрмәвен, аңа карата салкын карашта булуын аңлый башладым. Ә әтием аңа каршы күтәрелеп бер сүз дә әйтми торган иде. Менә шуңа да мин әтине жәлли торган идем, аны күбрәк яратып үстем. Аңлавымча, башка гаиләләрдә балаларга күбрәк ана назы керә бит, ә бездә киресенчә иде. Мин җиденче классларда укыганда микән, әтием ниндидер бәйрәмнән исереп кайткан иде, аңарчы ул да аракы эчә диеп башыма да кереп чыкмый торган иде. Ул көнне әни өйдә «гарасат» кузгатты. Күпме яшәп тә, әни кешене шулай итеп, шундый сүзләр белән сүгә белә торгандыр, диеп уема да кереп чыкканы юк иде. Әле алай гына калса ярар иде, мәхшәр икенче көнгә дә, аннан соң да берничә көнгә җитте. Хәзер уйланам да, безнең гаиләдә бәлкем татулык менә шушы көннәрдә какшый башлагандыр, ә бәлкем, ул бөтенләй дә булмагандыр, мин генә яшь булганлыктан күрә белмәгәнмендер, дим. Әти укытучы булса да, еш кына зәһәр суын тоткалый торганга әйләнде, кичләрен аннан ят ис килгәли иде. Мөгаен, әнигә баш иеп яшәвен шуның белән басасы килгәндер. Мин дә үскән саен өйдә әни белән әти арасында каршылыкның кискенләшә баруын тоемлый идем, ләкин әйткәнемчә, әти нишләптер әнигә каршы бер авыз сүз дә дәшми иде. Эштән алган акчасын әнигә кайтарып бирә, ә әнием тиененә кадәр санап-чутлап ала торган иде. Әтигә аз гына булса да кесәсендә йөри торган акча калдырмый иде. Кай вакыт әтием акча алып кайткан көнне ишектән керүгә, күңелем булсын диептер инде, кулыма бер илле тәңкә тоттыра торган иде, әнием анысын да: «Баланы акча биреп бозма әле, болай да яклап бозасың, дөрес тәрбия бирмисең», – диеп кулымнан тартып ала торган иде. Кечерәк вакытымда андый чакта елап әтигә сыена торган идем, ә ул, бичара, нишләсен, башымнан сыйпаудан ары уза алмый торган иде шул. Олая барган саен аңладым: әни әтине яратмый, аның өстенә әни бик саран да иде безнең. Ул вакытларда сыер савучылар акчаны күп алалар иде, ә безнең артып баеган урыныбыз да юк, әтигә жәлләгән кебек, әни миңа да тиен акчасын да жәлли иде. Кайчак мәктәптә укучы балалар күп булмаса да акча җыелыша торган идек, андый вакытларда да әнидән ялынып сорап та акча бирми торган иде. Бик ялына торгач, үзе мәктәпкә барып укытучылардан сорашып, бирәсе диеп санаса гына акчасын биреп кайта торган иде. Мондый хәлләр дәрәҗәмне төшерә генә иде. Иптәшләрем, кызлар арасында оят иде миңа, «как-никак» ул вакытларда борынга кызлар «исе» керә башлаган чорлар бит. Хәзер уйлыйм да, әгәр дә яратып йөри торган кызым булса да, әни аның белән очрашырга ирек бирмәс иде. Аның яшьләр тормышына карашы бөтенләй икенче төрле иде. Әтине дә укытучылар арасында нинди хәлдә, нинди тормышта, нинди хатын белән яшәвен күрә-аңлый белүчеләр булгандыр инде, ләкин ул өйдәгене тышка чыгарып йөри торган кеше түгел иде шул. Ул тормышта сүлпәнләнгәннән сүлпәнләнә генә барды, тормышка-яшәешкә күңеле үсмәгәндер инде. Менә шундый көннәрнең берсендә әти мәктәптә авырып китә һәм аны район хастәханәсенә ашыгыч ярдәм машинасы белән илтеп салалар. Мин әни белән килеп җиткәндә әти үз аңында, исән иде әле. Ул хәтта әнигә күтәрелеп тә карамады, ә минем кулымнан үзенең суына барган, бәлкем миңа гына шулай тоелгандыр, куллары белән тотып, ярым пышылдаган тавыш белән: «Улым, үзеңне саклый күр, ничек булса да укырга тырыш...» – диеп әйтә алды. Бу аның соңгы сүзләре иде. Минем тамакка төер утырды, күздән яшь чыга, ә елап булмый.
Әтине җирләгәнне бик тонык хәтерлим. Азрак булса да минем терәгем иде әле ул. Хәзер ул да бетте. Әтинең йөрәге авыру булган, бәлкем үзе белеп тә әйтмәгәндер инде, әни барыбер ышанмаган булыр иде. Тормышта барлык авырлыкларны да тышка чыгармыйча йөрәгенә җыйнап баргандыр инде. Ул вакытта мин сигезенче класста укый гына башлаган идем әле, өйдәге күпчелек эш минем җилкәгә төште. Әни эштә арып кайтканлыктан сыерны гына сава, ә калганын мин эшли идем. Әти үлгәч, әни миңа карата тагын да кырыслана төшкән кебек тоелды. Ничек булса да яхшы укырга тырыша идем, чөнки укуны ярата идем. Уйлавымча, уку минем киләчәгем иде. Кайчагында дәрес барганда йоклап та киткән чакларым булды, чөнки өйдә эш күп, дәрес әзерләргә төн генә кала. Яшермим, хырлап йоклый торган гадәтем бар, йокыга киткәнне үзем дә сизми кала торган идем. Иптәшләрем кычкырып көлгән тавышка күзләрем ачыла. Укытучылар да аңлагандыр инде минем тормышны, сүз әйтмиләр иде. Кайберләре класстан чыгарып җибәрәләр иде дә, мин юынып, бер биш минут булса да саф һавада йөреп, йокыдан ачылып кереп утыра торган идем.
Тугызынчы класска күчкәч, әни икенчегә кияүгә чыкты. Өйгә икенче ир кешене кертте, хәтта минем белән киңәшләшеп тә тормады, киңәшләшү түгел, үз янына ир кеше кертергә исәбе барын да белдермәде. «Менә сиңа яңа әти алып кайттым, аны тыңлыйсы, яме!» – диеп, мине кисәтеп үк куйды. Нинди тыңлау, бөтенләй үк өйдән чыгып киттем. Тулган күңелемне басу өчен берәр көн басу-кырлар, урман тирәләрен айкап йөрдем, башкача мин беркая да китә алмый идем, чөнки аерым тормышка әзер түгел идем әле. Аннан соң кулда бернинди дә документ юк, бу үзеннән-үзе килеп чыккан «баш күтәрү» генә иде, әтиемнең истәлегенә тап төшертмәү өчен көрәшүнең башы. Алда якынлашып килүче салкын кышлар барлыгын да искә алып, әзерлексез беркая да китеп булмаячагын аңладым. Кире өйгә кайткач, әни сүгү сүзләре белән ябырылды. Әнигә буйсынмыйча кала алмадым, ә үзем эчтән генә: «Эх, әти исән чакта бер дә сорамадым да, кирәк тә булмады ул вакытларда, ерак булса да туганнары булгандыр бит инде аның», – диеп үкенә идем.
Шулай көннәр узды. Яңа әти минем өчен алай бик тупас кеше булып чыкмаса да, чын әти ролен дә уйный алмый иде. Әни миңа энекәшме, сеңелкәшме алып кайтырга уйлаган булып чыкты. Шулай да тормышта элек әтигә төшкән кимсетү сүзләре хәзер инде миңа төшә иде. Ни кычкыртмыйм, ачуландырмыйм диеп тырышсам да, барыбер минем өстән берәр гаеп табып, көндәлек ачулану сүзләре эләгә иде.
Мәктәптә яхшы укуымны дәвам иттем, шулай да ачылып китеп сөйләшер дусларым юк иде. Мин үз эчемә «бикләнеп» яши бирдем. Башымда кайчак сорау да туа иде: «Бу минем үз әнием микән соң? Үз әниең бу кадәр каты бәгырьле була алыр идеме икән?»
Муса АБДУЛЛИН,
Саба районы, Байлар Сабасы
Комментарии