Бөек Ватан сугышында катнашкан абыйларым

 Бөек Ватан сугышында катнашкан абыйларым

Өлкән абыем, Хөсәенов Котдус Шиһап улы, Әгерҗе районы Сокман авылында туган. 7нче сыйныфны тәмамлагач колхозда эшләгән. Ул бик таза гәүдәле, көчле булган. Язгы чәчү, көзге урып-җыю чорында ашлык белән тутырылган 50-70 килограммлы капчыкларны бер үзе ат арбасына төяп ташыган.

30нчы елларда безнең гаилә яшәгән Сокман авылына вербовщик килә һәм 18 яше тулган егетләрне Ленинград шәһәренә төзелешкә чакыра. Котдус абый да аңа ияреп китәргә исәпли, ләкин яше генә җитми – аңа 17 генә яшь була. Җаен таба бит, үзе 1913нче елда туган булса да, авыл Советыннан 1912нче елда туган дип туу таныклыгы ала.

Ленинградта төзелештә эшләгәндә нормасын гел арттырып үтәгән. Акчаны күп алган. Ял алып авылга күп итеп бүләкләр алып кайткан. Егет булып җиткән энесе Мирзаны, матур булып йөрсен, дип, киендереп киткән.

1939нчы елда Котдус абый фин сугышына эләгә һәм аннан исән-сау чыга. Аннары Бөек Ватан сугышына алына һәм шул елларда, билгесез югалды, дигән язу безгә дә килде. Хәтер китабы чыккач кына аның 1942нче елда һәлак булуын белдек.

Котдус абыемның Сокман авылында Фәүзия исемле йөргән кызы да бар иде. Ул гомерен кияүгә чыкмый уздырды. Абыемны көтте...

Уртанчы Мирза абыем 1921нче елда туган. Башта үзебезнең Сокман авылы мәктәбендә белем ала. Аннары Иж-Бубый урта мәктәбендә югары классларны тәмамлый. Авылда эшләп йөргәндә Үзбәкстанда яшәүче әткәйнең сеңлесе Кәшифә апа кунакка кайта. Һәм Мирза абый аңа ияреп Үзбәкстанның Кара-Калпак Автономияле Совет Социалистик Республикасына яшәргә китә.

1940нчы елда Мирза абый үзе дә Сокман авылына кунакка кайта. Ялы беткәч, Әгерҗе станциясенә Үзбәкстанга кире китү өчен билет алырга бара. Ләкин аңа билет бирмиләр. Кассада: «Син кулак нәселеннән, билет бирә алмыйбыз, рөхсәт юк», – дигәннәр. Абый Үзбәкстанга эш урынына хәлне аңлатып телеграмма суга. Ул военкоматта эшли торган була. Военкомат җитәкчесе тиз арада: «Хөсәенов Мирзага кичекмәстән билет бирегез», – дип Әгерҗе станциясенә телеграмма юллый. Шуннан соң гына аңа билет бирәләр.

Шул китүеннән соң без аны башка күрә алмадык, ике арада хатлар гына йөрде. Иң соңгы хаты Украинадан килде. Анда, исән кайтсам, әткәй, әнкәй, сезне үзем карармын, дип язган иде. Исән кайта гына алмады. Мирза абый сугышта офицер булуы сәбәпле, әнкәйгә гомер буе пенсия түләп тордылар.

Өченче абыем Рәшид 1923нче елның 25нче августында Сокман авылында туган. 1930-1937нче елларда Сокман авылы мәктәбендә, 1937-1940нчы елларда Иж-Бубый авылы урта мәктәбендә белем ала.

Мин белгәндә ул авылда клуб мөдире булып эшли иде. Көнозын колхоз эшендә, кичләрен клубта концерт, спектакльләр куюны оештырды.

Сугыш башлангач, район үзәге Әгерҗегә дәүләткә тапшыру өчен ат белән ашлык ташыды. Шулай бер баруында Рәшид абыем атын Әгерҗедәге колхоз йортында калдырып, үзен армиягә алыгыз, дип военкоматка кергән.

Әткәйгә бу турыда телефон аша хәбәр иткәннәр. Һәм ул ат җигеп, дәүләткә тапшырылырга тиешле ашлыкны да төяп, Әгерҗегә китте. Әнкәй абыйга дип оекбаш, бияләй, ашамлыклар биреп җибәрде. Без, әнкәй һәм мин, абый белән саубуллашып та кала алмадык. Әткәй Әгерҗедән ике ат белән колхозга кайтып керде.

Абыйны шул ук көннең төнендә хәрби өйрәнүләр узарга Сарапул шәһәренә озатканнар. Берничә айдан соң шуннан ул фронтка киткән. Бу 1942нче ел иде.

Сугышта абыема ике тапкыр яраланып госпитальләрдә ятарга туры килә. Чехословакия, Австрия, Венгрия, Румыния аша үтә. Сугышны Ерак Көнчыгышта тәмамлый. Рәшид абыем – 3нче дәрәҗә «Дан» һәм «Ватан сугышы» орденнары, «Батырлык өчен» медале, Праганы, Будапештны һәм Венаны алган өчен, Германияне һәм Японияне җиңгән өчен медальләре кавалеры.

Сугыштан соң, яралары сызлауга түзә алмагач, табиблар аңа климат алыштырырга кушты. Шул сәбәпле ул Үзбәкстанга китте. Хатыны Рәкыя белән Фирганә өлкәсендә яшәп, алты бала үстерделәр. Чит җирдә яшәсәләр дә кызлары – татар егетләре, уллары татар кызлары белән гаилә корды. 90нчы елларда алар Татарстанга яшәргә кайттылар.

Үзбәкстаннан кайткач, Рәшид абыем башта Әгерҗедә, аннары Алабуга шәһәрендә гомер итте, 92 яшендә, 2015нче елда вафат булды.

Сугыш чорында әнкәй Миңлеҗамалның балалары өчен хәсрәтләнүләре бүген дә күз алдымда. Һәр көнне, төшләремдә исәнлекләрен белгерт, Аллам дип, догалар кылып, улларының киемнәрен чиратлап баш астына салып йокларга ятар иде.

Хәзерге буын балаларына мондый хәсрәтләр күрергә язмасын дип, хәзер үзем дога кылам. Өч абыемның рухлары шат, тәннәре рәхәттә, җаннары оҗмахта булуын Аллаһтан сорыйм.

Фәйрүзә ӘХМӘДИШИНА,

Әгерҗе районы, Иж-Бубый авылы

Комментарии