Күчеш

Соңгы 20 елда авыллардан йөз мең кеше шәһәргә күченгән. Гаҗәп хәл бу. Күп бу, бик күп.

Минем күз алдымда, кулым җитәрдәй ераклыктагы авыллар – Түлешкә, Йомгалак, Шмидт авыллары, Олы Шыңар белән Югары Кибәхуҗа авылы арасында тагын бер Түлешкә авылы бар иде, таралыштылар. Һәммәсендә башлангыч мәктәп, кибетләре бар иде. Сүз дә юк, авыллар зурдан түгел иде.

Авылларның таралу сәбәбе – авылларны берләштерү булды. Йомгалак авылы минем күз алдымда таралды. «Аванград» исемендәге нык-ышанычлы, җире дә, мал-туары да күп булган колхоз иде. Башта Чулпыч-Оет авыллары белән берләштерделәр. Аннары авылны да Шыңарга кушып, колхозга «Авангард» исеме бирделәр. Йомгалакның бар милке – атлары, сыерлары-дуңгызлары Шыңарга күчте. Авыл халкы эшсез калды. 1-2 ел машина кузовында төрле басуларга йөреп эшләп карадылар да, кем кайда җайлы урын таба алды, шунда китте. Тольятти автозаводы төзелә башлаган еллар. Бер акыллысы барып-күреп-белешеп кайтты да, күмәкләшеп җыенып чыгып та киттеләр.

Татьянчиков Михаил абыйны үзем Шәмәрдән станциясенә бөтен гаиләсен, әйберләрен төяп озатып куйдым. Халыкка эш булса, эшләгәненә түләсәләр, тормыш итәргә җай булса, бер кая китми ул. Бу – узган гасырның 1955нче еллары шаукымы булды.

Ә хәзерге күчеш шаукымы ни белән аңлатыладыр? Әйе, аңлашыла инде, күз алдында бит. Техникалар үзгәрде, инвесторлар килде. Фермаларны берләштерделәр. Авыл халкы тагын эшсез калды. Халыкны авылда калдыру турында матбугатта да бик күп язалар да бит. Эшле дә итәргә кирәк, яхшы итеп түләргә дә кирәк, диләр. Эшмәкәрләргә хөкүмәт тә ярдәм итә, грантлар да биреп, халыкны дәртләндереп тә җибәрәләр.

Менә минем дә бер тәкъдимем бар: авылда яшәгән кешеләргә пенсия яшен кире кайтарырга кирәк. Ирләр 60тан, хатын-кызлар 55тән чыксын. Күпләрне уйландырачак бу. 60 яшь әле ул эшли ала торган яшь. Бу вакытта кеше әле алай тузмаган була, авыл эшен белә.

Пенсия Фонды моңа теше-тырнагы белән каршы киләчәк, билгеле. Ләкин безнең бит әле хөкүмәтебез бар. Хөкүмәт башында акыллы кешеләр утырса, тирәннән уйлап, закон белән кабул итәргә тиешләр. Кыйммәткә төшә торган проект түгел бит бу. Күп кеше турында сүз бармый монда.

Күз алдыма китерәм, әйтик, авылга кайтып, 60 яшьтән пенсиягә чыга да, кабат шәһәргә таю ягын карый. Бу хәлне контрольдә тоту өчен авыл советы бар. Бетермәсәләр инде... Аларга да «бармак яныйлар» әле.

Узган еллар белән бүгенгене чагыштырып карыйм да, исләрем китеп уйлап утырам. Мин бит – лобогрейка, самосброска дигән утыргычларны, Фордзон тракторы тарткан Сталинец-6 ургыч комбайннарын күргән, шуларда эшләп, бүгенге бәхетле көнгә килеп җиткән бабай.

И Раббым, елларга тынычлык иңдер, бар халык та тынычлыкта, саулыкта, иминлектә яшәргә лаек. Шуларны насыйп ит, Раббым.

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии