Колхозлар крестьянны юк итте

Колхозларны чын крестьяннар төзегән. Алар икмәккә, малларга чын хуҗаларча караган, аларның кадерен белгән. Сугыш башлангач, крестьяннарның күбесе сугышка китте. Аннан кайтучылар күп булмады. Кайтканнарның да күбесе гарипләнеп кайтты. Әкренләп чын крестьяннар бетә барды, колхозчылар барлыкка килде. Аларның бернәрсәгә дә исләре китмәде. Икмәк череп ятса да, маллар үлсә дә, минеке түгел, дип карадылар. Җае чыккан саен колхозның берәр нәрсәсен өенә алып кайтырга гына тордылар. Колхозларда хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен халыкка аңлатып торучы булмады. Бәхетсезлек очраклары күп иде. Эшләп торган механизмнарга чорналып үлүчеләр турында еш ишеттек. Котельныйларда бу эшне юньләп белмәгән кешеләр эшләде. Аларны тиешенчә өйрәтмәделәр дә. Котельныйларның да дөрес төзелмәгәннәре бар иде. Аның тәрәзәсе түшәмнән идәнгә чаклы булырга, түшәме бик җиңел материалдан түшәлергә тиеш. Бервакыт бер котельныйда бәхетсезлек очрагы булды. Анда эшләргә тиешенчә эшли дә белмәгән кешене куйганнар. Түшәме дә бетон плитә белән капланган булган. Стеналар җимерелеп, бетон плитә астында басылып үлде. Моның өчен беркемне дә гаепләмәделәр дә.

Бер колхозда силос башнясы рәтләп эшләмәгән. Бер кеше өскә менеп, нәрсәнедер рәтләп торырга тиеш булган. 15 яшьлек малайны менгезгәннәр. Шунда әйләнеп торган механизмга аягын кыстыра ул. Аны биектән төшерү өчен бик озак бау эзлиләр. Аннары хастаханәгә алып бару өчен тиз генә транспорт табылмый. Больницага барып җиткәнче бик күп кан югалта, алып кала алмыйлар.

Тагын бер колхозда берничә ел эчендә нәсел үгезе ничә кешене сөзеп үтерде. Бу очракта да үгезләрне тоту урыны дөрес корылмаган булган.

Колхозлар таралды. Монда да алдау-йолдаусыз булмады. Аның милкен колхозчыларга тигез итеп бүлеп бирергә тиешләр иде. Аларның әтиләре, бабалары үз милкен биреп төзелгән колхоз бит ул. Әйе, колхозлар үзләрен акламады. Революциягә чаклы Русия чит илгә күпләп икмәк сатса, аннары чит илләрдән үзе икмәк сатып алды. Һәр нәрсәнең чын хуҗасы булырга тиеш шул.

Совет иле тумыштан юлбасар, ватып, җимереп, талап яралды. Алдый-алдый талап яшәде дә, кеше талый-талый таралды.

Әзһәр ГАТАУЛЛИН,

Әлмәт шәһәре

Комментарии