Татарның иң көчле артистына истәлек тактасы ачылды

Татарның иң көчле артистына истәлек тактасы ачылды

Вафатына 44 ел тулгач – такта. Истәлек тактасы. 50 елга якын вакыт үтсә дә, аның җырлары һаман да күпләрнең колагында яңгырый. Хәзер инде татарның зәвыклы җырчысы, театр актрисасы, ТАССРның атказанган артисткасы Зифа Басыйрова истәлегенә Казан үзәгендә мемориаль такта да ачылды.
Зифа Басыйрова тумышы белән Мөслим районыннан. Ул гади эшче гаиләсендә дөньяга килә. Аның җырларында ачлык сагышы, ятимлек һәм ялгызлык ачысы да ачык сизелә. Баксаң, Зифа апа моның һәрберсен дә үз башыннан кичергән икән. 
...Ачлык елларында исән калу бәхете елмайса да, кызга 10 яшь тулганда, әти-әнисе гомерлеккә күзләрен йома. Аннары булачак йолдыз балалар йортында тәрбияләнә. Моңа да карамастан, Зифа апаның әти-әнисе кечкенә кызчыкларының тормыш юлын билгеләргә өлгерә. Зифа апага җыр сәнгатенә мәхәббәт ана сөте һәм ата сүзе белән сеңгән. Әнисе курайда оста уйнаса, әтисе матур җырлый аның. Моңлы гаиләдә моңсызларга урын юк. Зифа Басыйрова да кечкенәдән үк халык җырларына тартыла, «Әллүки», «Зиләйлүк»не аннан да матуррак башкаручы табылмый.
Кечкенә Зифа күңелендә җыр сәнгатенә карата туган мәхәббәт учагын сүндерми, киресенчә, утын өстәп тора: тәрбиячеләр белән берлектә фортепионода уйнарга өйрәнә, җырлый. Монда кызның актерлык осталыгы да ачыла. Нинди генә бәйрәм булмасын, сәхнә түрендә балкып басып торучы Зифасыз үтми чаралар. 
Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, Зифа Басыйрова Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. 20 елга якын гомерен театрга багышлый. 1955нче елда гына Татар филармониясендә эшли башлый, анда 1964нче елга кадәр җырлый. Театр тамашачыларына Таҗи Гыйззәтнең «Чын мәхәббәт», «Изге әмәнәт», «Бишбүләк» пьесалары буенча таныш ул. Шулай ук Хәбибулла Фәтхуллинның «Күзләр»ендә Рәйсә ролен һәм Галиәсгар Камалның «Хафизәләм, иркәм»дә төп рольне башкара. 
Мемориаль такта ачу чарасын Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырды. Такта җырчы яшәгән йорт диварына – Казан шәһәре, Татарстан урамы, 16/78 йорт адресы буенча урнаштырылды.
Мемориаль тактаның авторы – Зөлфия Мөхәммәтҗанова. Ул Зифа Басыйрованың җырларын тыңлап илһамланган. Тактада Зифа апаның сурәте дә, гыйбрәтле сүзләре дә язылмаган. Такта безгә 1955-1969нчы елларда әлеге йортта Зифа апаның яшәве турында гына сөйли.
Зифа апаның татар сәнгатенә керткән өлеше зур һәм аның дистә еллардан соң гына билгеләнеп үтүе бераз күңелне тырмый. Зур хезмәтләренә карамастан, Зифа Басыйрова ТАССРның халык артисты исеменә лаек булмады. Әлеге мемориаль тактаның куелуы да легендар татар артисткасы алдындагы бурычыбызны түләүдер, мөгаен.
 

ЗИФА АПАНЫҢ ТОРМЫШЫ – ИСТӘЛЕКЛӘРДӘ
Зифа апаның тормыш юлында кара таплар күп. Ләкин аны озата барган җыр һәм моң гына тормышына аксыл сурәт төшерә. Зифа апаның җырлары Бөек Ватан сугышы елларында күп солдатларны коткара дисәк тә, һич ялгышмабыз. Аның җырлары туган якка алып кайта, аның җырлары җиңүгә ышандыра... Концерт бригадалары составында Зифа апа госпиталь, вокзал яны мәйданчыкларында, фронт сызыгында да чыгыш ясый. Моннан тыш, ул шәфкать туташы курсларын тәмамлап, хәрби госпитальдә эшли, һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итә. Шул хезмәтләре өчен аңа Югары Совет Президиумының Мактау грамотасы һәм «1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында лаеклы хезмәте өчен» медале тапшырыла. Зифа апаның татар халкы, сәнгате өчен башкарган эшләре моның белән генә төгәлләнми. Иң мөһиме – ул халкы күңеленә кереп калган горур артист. Бүгенге заман зыялылары, җырчылары да аны шулай дип искә ала. 
Татарстанның халык артисты Фердинанд СӘЛАХОВ: «ФРОНТТА ДА ҖЫРЛАГАН»
– Зифа Басыйрова. Бу исем татар халкы өчен бик якын. «Әллүки», «Кара урман», «Зиләйлүк», «Әҗе көе», «Уел» – бу җырлар Зифа Басыйрова исеме белән телгә алына. «Илем нинди газаплар күрсә, мин дә шул газапларны күрдем», – дип әйтә ул. Революция, Бөек Ватан сугышы еллары, ачлык, ятимлек, сәхнәгә килү, театр сәхнәсе, эстрада, танылу һәм мәңгелеккә күчеш... 
Зифа апаның ире Гений Республиканец – сукбай малай. Аны «чекистлар» тәрбияли. «Чекистлар» аңа исем-фамилия куя. Егет бик яшьли ятим кала, әти-әнисен белми. Әмма ул татар егете була. Шуңа да әтисенең исемен «Измайлов» дип язалар. 1937нче елда аны кулга алалар. Ул төрмәдә утырган вакытта аларның Рафаэль исемле уллары туа. Гений Республиканецны 1943нче елда төрмәдән психик авырулар больницасына җибәрәләр. Ул шунда үлә.
...Революция, сугыш еллары. Зифа Басыйрова фронтовиклар алдында концертларда да катнашкан. Ул Һади Такташ белән күрешкән, Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев белән эшләгән.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир НАТФУЛЛИН: «ЧЫН АРТИСТ УЛ»
– XX гасырның бөек сәнгать эшлеклеләре арасында Зифа Басыйрова аерым урын алып тора. Ул – талантлы актриса гына түгел, кабатланмас матур тавышка ия булган җырчы да. Татар дәүләт драма театрында Таҗи Гыйззәтнең «Чын мәхәббәт», «Изге әманәт», «Биш бүләк» музыкаль спектакльләрендә төп рольләрне башкарып, халык күңеленә кереп кала алган ул.
Татар дәүләт филармониясе солисты буларак, ул милли сәнгать, җыр юлына фидакарь хезмәт куя. Аның башкаруындагы «Дөм-дөм», «Мөслим», «Су буйлап» җырлары татар музыкасының алтын фондын тәшкил итә. Зифа апаның исеме милли җыр сәнгате тарихында мәңгелеккә калыр. 
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил ЗӘЙДУЛЛА: «ХӘСӘН ТУФАН КОДАГЫЕ»
– Зифа Басыйрованың бакыйлыкка күчкәненә инде 44 ел узган. Ләкин аның исеме һәрвакыт безнең күңелдә, җырларын яратып тыңлыйбыз. Мин аны күреп калу бәхетенә ирештем. Миңа 8 яшь булганда, ул безнең авылга чыгыш ясарга килгән иде. Ул миңа бик өлкән яшьтә булып күренде. Югыйсә аңа ул вакытта 60 яшь тә булмаган. Чәй эчкәндә аның «шырт» итеп шикәр тешләгәне хәтердә. «Кара, нинди өлкән яшьтәге әби, тешләре әйбәт!» – дип исемдә калган. Шул күренеш әле дә күз алдында тора.
Аның язмышы да катлаулы булган. Зифа апа бик иртә әти-әнисен югалткан, балалар йортында тәрбияләнгән. Нинди моңлы бала булып үскән, дигән сүз. Зифа апаның ире дә билгеле шәхес – Гений Республиканец дигән кеше. Сталин чорында репрессияләнә. Кызыксынган кешеләр Ибраһим Сәлаховның «Колыма хикәяләре» роман-хроникасыннан укып белә ала. Ул әсәрдә күзгә яшьләр килерлек күренешләр бар. Ире Гений төрмәдә вакытта, хатыны Зифа Басыйрованың җырлаганын тәрәзәдән ишетә. Гений Республиканец үзе дә ятим балалар йортында үскән, шуңа күрә аңа шундый исем биргәннәр. Ул татар кешесе булган. Төрмә камерасында җәзаларга түзә алмыйча, акылдан шашкан. Зифа Басыйрова шушы вакыйгаларның барысын да йөрәк аша үткәргән. Әлбәттә, ул башкарган җырларга фаҗига сеңгән. Зифа апа җыр башкарганда, безнең күңелләрне тетрәндерә торган моң агыла.
Моннан тыш, Зифа Басыйрованың Хәсән Туфанның кодагые икәнен дә искә төшереп үтәсем килә. 
Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм НУРУЛЛИН: «БУРЫЧЛАРНЫ КАЙТАРАБЫЗ»
– Артистларыбызның язмышы бер үк каләм белән язылган кебек: алар бер-берсенә охшаган. Бик авыр, ятим балачак, балалар йортында тәрбияләнү. Күрәсең, тормышка алар ныклы әзерлек белән киләләрдер. Югары дәрәҗәләргә ирешкәннән соң да, авырлыклар аларны эзәрлекләп килә. Болар кешене шәхес буларак та формалаштыра торгандыр.
Ул уйнаган рольләр үз вакытында бик популяр була. Хәтта Салих Сәйдәшев, Зифа Басыйрованы күз алдында тотып, үзенең бик күп әсәрләрен иҗат итә. 
Зифа апа 20 ел – театрда, 10 ел филармониядә эшләвенә, зур хезмәтен куюга карамастан, ТАССРның атказанган артисты дигән исемгә генә лаек була. Күрәсең, дәрәҗәле исемнәр тиз бирелмәгәндер. Аның вафатына киләсе елда 45 ел булыр иде. Бүген без бурычларыбызны кайтарабыз төсле.
Зифа Басыйрова исемен мәңгеләштерүгә күп хезмәт куйган Флүр БАҺАУТДИНОВ: «ИРЕННӘН БАШ ТАРТЫРГА МӘҖБҮР БУЛА»
– Зифа Басыйрованың ире Гений Республиканец кулга алынганда, Зифа апаның үзен дә кулга алырга тиеш булалар. Әмма аны кулга алырга килгән кешеләр Зифа апаның йөкле булуын күрә, шул гына аны коткарып кала. Әмма театрда җитди җыелышлар уза, Зифа апа рәсми рәвештә иреннән баш тартырга мәҗбүр була. Шулай итеп, ул үзен, баласын саклап кала. Менә шундый фаҗигале, кайгылы вакытлар кабатланмасын иде.
...Мөслим районында Зифа Басыйрованы онытмыйлар: аның исемендәге урам бар, музейларда аның белән бәйле экспонатлар яши, мәктәпләрдә искә алу кичәләрен үткәрәләр. Зифа Басыйрова намуслы, гадел һәм ярдәмчел хатын-кыз була. Ул һәрвакыт тирә-юньдәгеләргә ярдәм итәргә ашыга. Һәр нәрсәне шаяртуга әйләндереп, юк өчен хафага бирелми торганнар рәтеннән дә була ул. Бәлки, шушы сыйфатлар аңа үз тормышының катлаулы мизгелләрен кичерергә ярдәм иткәндер дә, мөгаен. 
«Җыр, халкым мине яшәргә өйрәтте», – дип әйткән Зифа апа хатирәләрендә. Хәзер исә киресенчә, халык Зифа апа җырларында тәрбияләнә, аларны тыңлап моңлана, җырларыннан яшәү өчен көч эзли. Нәкъ шундый сәнгать иясенең ватандашы, милләттәше булуы белән бәхетле бит ул, татар халкы!
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии