Башына төшкәннәр генә белә

«Безнең гәҗит»нең 6нчы санында (июнь, 2024 ел) басылган «Улымның формасын кочаклап елыйм» дигән язманы кат-кат укып чыктым. Рәмилә һәм Илнур Шәрәфиевләр бик зур кайгылы булган, Аллаһы Тәгалә аларга сабырлыклар бирсен. 13 яшьлек сабыйның сөенеп, сөелеп яши торган вакыты да бит, ни эшләмәк кирәк. Җаннары оҗмахта булсын инде. Моннан да зуррак кайгының булуы мөмкин түгел, түзәргә генә кала шул. 
Минем үземнең дә 21 яшьлек оныгымны Чаллыда үтереп кайтардылар. Бик булган егет иде. 3 ел контракт белән Самарада хезмәт итеп кайтты. Минзәлә техникумын кызыл дипломга тәмамлады. «Туган як» агрофирмасында комбайнда эшләде. Бик яраттылар үзен, калырга да кыстадылар. Күрәчәк булгандыр инде: 2019нчы елның 31нче декабрендә иптәшләре клубка чыгып китә. Ә бу – чирнең ни икәнен дә белмәгән бала үлеп кала. Ул моннан элегрәк, миннән көнләшәләр, дигән иде. Оныгымның үләсен төшемдә күрдем. 
31нче декабрь көнне бик көчле буран булды. Аны күмгән вакытта бөтен табигать елады. Оныгымны җирләүгә буран басылды, кояш чыкты. Кешеләр Яңа елны каршы алганда безгә шундый кайгы килде. Хак Тәгалә сабырлыклар бирсен инде башына хәсрәт килгән кешегә. 
Мөҗәһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Комментарии