- 24.12.2023
- Автор: Фәүзия БӘЙРӘМОВА
- Выпуск: 2023, №50 (20 декабрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
21нче ноябрь көнне Казанда, Татар китабы йортында, күренекле галим, мәгърифәтче, татарча укыту буенча йөзләгән китап, дәреслекләр, сүзлекләр, методик әсбаплар авторы, әле сугышка кадәр үк КДУда татар теле һәм әдәбияты кафедрасына нигез салган һәм аны җитәкләгән профессор Мөхетдин Корбангалиевның тууына 150 ел тулу уңаеннан бик әһәмиятле чаралар узды. Башта аңа багышланган күргәзмә ачылды, анда Мөхетдин Корбангалиев белән бәйле сирәк фотолар, ул язган китаплар куелган иде. Бу күргәзмә Милли музейдан махсус китертелгән иде.
Мөхетдин Корбангалиевка багышланган чараның икенче өлеше түгәрәк өстәл рәвешендә үтте, анда галимнең Казанда яшәүче нәсел дәвамчылары, якташлары, галимнәр, татар зыялылары катнашты. Филология фәннәре кандидаты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән фәнни хезмәткәре Мөслимә Шәкурованың чыгышы аеруча тәэсирле булды, ул Мөхетдин Корбангалиевның методика буенча фәнни хезмәтләренә җентекле анализ ясады. Аның әйтүенчә, иң күп һәм иң яхшы методик дәреслекләр 1917-1941нче елларда язылган, моны милли методика чәчәк аткан чор дип тә әйтергә була, һәм моның башында Мөхетдин Корбангалиев белән аның тарафдарлары торган. Мөслимә ханым Корбангалиев турында «чын мәгънәсендә Халык укытучысы», диде. Аның 1917, 1920нче елларда чыккан «Ана теле методикасы» дигән китабы буенча бүген дә рәхәтләнеп укытырга булуын әйтте. Түгәрәк өстәл эшендә катнашучылар тарафыннан бу уникаль дәреслекне яңадан бастырып чыгарырга кирәк дигән тәкъдим булды. Бүген татар балаларын нинди генә методика белән укытып карамадылар, әмма барыбер татарча сөйләшергә өйрәтә алмадылар! Бәлки, моннан йөз ел элек басылып чыккан дәреслекләргә әйләнеп кайтып, татар балаларын алар буенча укыта башларгадыр?
КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы Фирас Харисов Русиядә рәсми уку йортларында татар теле укытыла башлауны өч чорга бүлеп аңлатты – Екатерина II заманы, революциядән соң һәм СССР җимерелгәнгә кадәр вакыт аралыгы һәм 1990нан алып, 2017нче елга кадәр, ягъни, мәктәпләрдә милли телләр тыелганга кадәр чор. Мөхетдин Корбангалиев чорына аерым тукталып, ул аны татар телен саклап калуда титаник хезмәт башкарган шәхес дип атады. Бу, чыннан да, шулай. 1921нче елны Татарстан Җөмһүриятендә татар теле дәүләт теле дип игълан ителгәч, мәктәпләрдә генә түгел, казна хезмәткәрләрен дә татарчага өйрәтергә дәреслекләр кирәк була. Һәм бу гаять олы вә җаваплы эшкә Мөхетдин Корбангалиев алына, үз янына тарафдарларын туплый, яшь татар дәүләте куйган бурычны үтәп чыга. Мөхетдин Корбангалиев тәкъдиме белән, татар телен белүче хезмәткәрләргә хәтта өстәмә эш хакы да түләгәннәр. Моңа кадәр дәреслекләр нигездә рус телендә басылып чыкса, бу чорда татарча дәреслекләр, методик кулланмалар, сүзлекләр әзерләп бастыру алтмыш проценттан да артып китә. Фирас Харисов Мөхетдин Корбангалиевның зур мирасы өйрәнелергә тиешлеген әйтте, шулай ук «Шәхесләребез» сериясендә аңа багышланган китап та чыгарылырга тиеш, диде.
Мин үземнең чыгышымны Мөхетдин Корбангалиевның нәселенә багышладым, бигрәк тә аның репрессиягә дучар булган кызы Мөкәррәмә язмышы турында җентекләп, тарихи фактларга таянып сөйләдем. Ул чорда галимнең үзен берничә сәбәп белән кулга алмаганнар, дип уйлыйм. Беренчедән, биографиясе бәйләнерлек түгел, аның ата-бабалары алпавыт Тәфкилевләрнең крепостной крестьяннары булган, бу документлар белән раслана. Икенчедән, ул яшәгән чорда татарларда ике тапкыр хәреф алышына, гарәп хәрефләре белән дәреслекләр яза башлаган Мөхетдин Корбангалиев аларны латин имлясына күчерергә яки шул хәрефләр белән яңаларын язарга тиеш була. Инде анысына ияләнеп беткәндә, латинны ашыгыч рәвештә кирилл хәрефләренә алыштыралар. Тагын яңа дәреслекләр, уку китаплары, әлифбалар, сүзлекләр, методик кулланмалар кирәк була. Тагын халкы өчен көне-төне каторжан кебек эшли торган Мөхетдин Корбангалиев кирәк. Ул чорда аны юк итмәүнең тагын бер сәбәбе бар – ул халык мәхәббәте. Әле 1921нче елда ук аңа яшь Татарстан хөкүмәте «Хезмәт Батыры» дигән мактаулы исем бирә, 1925нче елда Мөхетдин Корбангалиевның утыз еллык хезмәтенә багышланган китап чыгара, анда Галимҗан Ибраһимов, Гали Рәхим, Габдрахман Сәгъди мәгърифәтче галим турында зур фикерләр әйтәләр. 1926нчы елны Мөхетдин Корбангалиевның фәнни-педагогик эшчәнлегенә утыз ел тулуны Татарстан хөкүмәте үзе билгеләп үтә, Казан урамнарының берсенә аның исемен бирү турында карар чыгаралар, әмма ул үтәлмичә кала. Мөхетдин Корбангалиевның йөзләгән, хәтта меңләгән укучылары, шәкертләре, студентлары була. Һәм халык арасында шундый зур абруе булган кешегә кул күтәрергә батырчылык итмиләр. Ә менә Мөкәррәмә исемле табибә кызын кулга алалар, 8 елга хөкем итәләр һәм сөргенгә сөрәләр, ирен атып үтерәләр, оныкларын да алып китеп, ябып куялар. Бу хәлләр 1938нче елның гыйнварында була, һәм ата кеше кызын, оныкларын коткарырга ташлана. Оныкларын ул палачлар тырнагыннан тартып ала ала, ә менә кызын башка күрми инде. Мөкәррәмәне коткару өчен кайларга гына язмый – Сталинга, СССР прокуроры Панкратовка, хәрби прокурор Райхлинга, Казан һәм Мәскәү түрәләренә яза... Бәлки шулар файда иткәндер, Мөкәррәмә сөргендә ярты срогын гына була, авыру хәлдә Казанга кайтып егыла. Әмма ул кайтканда өч көн элек кенә әтисе үлгән була инде, 1941нче елның 3нче июнендә Мөхетдин Корбангалиевның йөрәге йоклаганда мәңгегә туктый... Халык дошманы дип, Мөкәррәмәгә Казанда калырга рөхсәт бирмиләр, ул балаларын алып, Минзәлә шәһәренә китә, анда больницада рентгентолог булып эшли, үпкә чирле яралы сугышчыларны дәвалый. Сөргендә күргән газаплары сәбәпле, үзе дә рак белән авырый башлый һәм 1949нчы елда, 45 яшендә бакыйлыкка күчә...
Мөхетдин Корбангалиевның олы улы Салих, үз артыннан күзәтүләр сизгәч, эзәрлекләүләргә дучар булгач, Ленинградка күчеп китәргә мәҗбүр була. Югыйсә, ул да Казанда бик танылган шәхес була бит – Татарстан Җөмһүриятенең Сәламәтлек саклау комиссариаты (министрлыгы) җитәкчесе, атаклы табиб, Казан дәүләт медицина институтының беренче ректоры... Хирург буларак, ул сугышның башыннан ахырына кадәр катнаша, сугыштан соң фәнгә килә, медицина буенча докторлык диссертациясе яклый, туганнары белән араны беркайчан да өзми, аларга ата урынында була. Шунысын да әйтергә кирәк, Казанда Салих Корбангалиев исемендәге урам бар, ә аның атасы Мөхетдин Корбангалиев исемендәге урам юк. Мин үз чыгышымда Казан урамнарының берсенә Мөхетдин Корбангалиев исемен бирергә тәкъдим иттем.
Мөхетдин Корбангалиевның икенче кызы Хәлимә – биология фәннәре докторы, КФУ профессоры, әтисенең архивын барлап, 2008нче елда галимә Флера Сафиуллина белән аның турында китап чыгарган кеше. Мөхетдин Корбангалиевның төпчек улы Рөстәм – сугыштан аяксыз кайта, химик, гомер буе югары уку йортында белем бирә. Бабаларының олуг юбилеенда аның нәсел дәвамчылары барысы да катнашты, Мөкәррәмәнең оныгы, җырчы Регина Сәйфи дә чыгыш ясады. Шунысын да әйтергә кирәк, крепостнойлардан башланган бу нәсел – бик затлы, зыялы нәсел, алар арасында табиблар, музыкантлар күп, ягъни, тәнне һәм җанны дәвалаучылар...
Мөхетдин Корбангалиевның туган якларыннан – Әгерҗе районыннан килгән Вәсилә Хәкимованың чыгышы нур өстенә нур булды. Вәсилә ханым – гомер буе Удмуртия югары уку йортларында татар теле һәм әдәбияты укыткан танылган шәхес, милли хәрәкәт ветераны, Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗе бүлеге җитәкчесе. Ул Мөхетдин Корбангалиевның туган авылы Биектау турында сөйләде, шушы мәҗлес өчен авыл халкы пешереп җибәргән чәкчәк-бавырсакларны бүләк итте, декабрь аенда галимнең юбилее Биектауда да үтәсен әйтте, чарада катнашучыларны шунда кунакка чакырды. Вәсилә Хәкимованың төп чыгышы Мөхетдин Корбангалиев турында 1925нче елда чыккан китапка анализ ясау иде, үз фикерләрен төгәл итеп халыкка җиткерә алды. Вәсилә ханым бу кыйммәтле тарихи хезмәтне гарәп хәрефләреннән кирилл хәрефләренә дә күчергән, аны яңадан китап итеп бастырып чыгару бик яхшы булыр иде!
Мөхетдин Корбангалиевның олуг юбилеена багышланган бу чара югары-затлы дәрәҗәдә, күтәренке милли рухта үтте. Татар китабы йортында башкача мөмкин дә түгелдер, мөгаен, ул татар зыялыларының нурлы бер үзәгенә әйләнеп килә. Шәриф Камал музее директоры, Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхинга бу милли-тарихи чараларны оештырган өчен татар зыялылары рәхмәт әйтә. Мөхетдин Корбангалиевка багышланган чарада катнашучылар да аның турында бик күп мәгълүмат алдылар, рухи яктан баедылар. Кызганыч, бу юбилей башка урыннарда билгеләп үтелмәде, милләткә дәреслек язып биргән зур шәхеснең исеме, туган төбәгеннән кала, башка бер җирдә дә искә алынмады... Шуңа күрә, Татар китабы йортында уздырылган бу чара икеләтә кыйммәтле, икеләтә кадерле... Бу чараны көне буе Мәскәүдән махсус килгән кинооператор төшереп барды, Әгерҗе төбәгеннән чыккан шәхесләр турындагы документаль фильмда тел галиме Мөхетдин Корбангалиев төп каһарманнарның берсе булачак, ул моңа лаек!
Иртән Казандагы Татар зиратында Мөхетдин Корбангалиев каберен яд итүдән, Коръән һәм дога белән башланган бу чара шушы нәсел дәвамчылары әзерләгән чәй табыны янында дога белән тәмамланды. Хафизэтдин улы Мөхетдиннең рухы шат булсын, һәр әйткән изге сүзебез аңа дога булып барып ирешсен!
Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
Казан шәһәре
Комментарии