Әниләрнең бәхетле чагы

Әниләрнең бәхетле чагы

Әни ит налогы түләр өчен, ничә казны уфалла чанасына төяп, Бахтияр исемле авылга илтеп кайтты да икенче көнне әбиләр чакырып, Коръән укытып алырга булды. Әтнә безнең Казак Үртәменә 15 километр булса, Әтнәдән Бахтиярга кадәр тагын 15-20 километр чамасы. Шушы араны барып кайтыр өчен әнигә ике көн вакыт кирәк булды. Кышкы салкын төннәрне кайда үткәргәндер ул, бу хакта сөйләмәде. Ир-атлары булганнар анда колхоздан ат сорап торып барды. Ирләре сугышта үлеп калган хатын-кызларга, безнең әниләргә җәяүләп барырга туры килде. Хөкүмәткә салымнар түләнеп беткәч, тынычланып, дөнья мәшәкатьләрен онытып торырга мөмкин булгандыр. Мин әнидән сорыйм: «Киләсе елга тагын нинди салымнар булыр икән?» – дим. Әни санап китә: «100 йомырка, атланмай, сарык йоны яки кәҗә мамыгы, янәдән дә ит, бакча-җир налогы, йорт-каралты налоглары. Займ белән страхование...» Йорт-каралты зуррак булган саен, страхование өчен дә акча күбрәк кирәк. Тагын үз теләгең белән дә ниндидер страхованиегә өндиләр. 
Минем пионер булган вакытым. Бер кечкенә генә чүпрәк кисәге – галстук алырга акча юк. Әниләр генә чыдасын. Әби-бабайлардан калган алмагач, чия агачларын да кисәргә туры килде. Җимеш агачлары да табыш китерә, имеш. Әни шушы түләүләрне санап китте дә, күңелсезләнеп, туктап калды. Аның исәбе: бу күңелсез уйларны онытып торып, күрше әбиләре белән Коръән мәҗлесе үткәреп алу иде. Бу 1950нче еллар. 
Әбиләрне чакырасы көнне бер казны ваклап аш пешерелде. Зур мичкә ягып, камыр ризыклары әзерләнде. Өй тәмле исләр белән тулды. Зур якта идән уртасына ашъяулыклар җәелде. Ак яулыклы унлап әби йомшак җәймәләргә аякларын сузып урнашты. Әнинең бик якын дусты Гөлсем әби матур итеп көйләп Коръән сүрәләре укыды. Бер кырыйда самавыр җырлап утыра. Әбиләр ашыкмыйча гына гөрләшеп сөйләшеп, яңалыклар белән бүлешәләр, чөнки алар да сирәк очраша. Диннең бик нык тыелган вакытлары. Бу Коръән ашлары да яшеренеп кенә үткәрелә. Мин әбиләргә күренмичә, почмак якта каз сөякләре кимереп утырам. Минем өчен дә бәйрәм. Әбиләр ничек шыпырт кына килсәләр, рәхмәтләрен әйтеп, шыпырт кына таралыштылар. Бу бәхетле мизгелләр яңа елларга кадәр барыр дигән идек, өметләр акланмады. Авыл уртасында урнашкан колхоз кәнсәләренә киләсе ел өчен түләү кәгазьләре алырга чакыра башладылар. 
Рафаил БӘЙРӘМОВ,
Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии