И мескен туган тел

Казанда беренче мәртәбә Бөтенрусия «Туган тел» форумы уздырылды. Илнең төрле төбәкләреннән килгән 800гә якын делегат арасында туган тел укытучылары, иҗтимагый, мәдәни оешма, милли хәрәкәт вәкилләре катнашында өч көн дәверендә ана теленә багышлап уздырылган чаралар турында кыскача гына язылган иде. Иҗтимагый оешма, милли хәрәкәт вәкилләре димәктән, алары кайда сакланып калган да кайлардан килделәр икән? Аларга сүз бирелде микән бу форумда? Бу турыда мәгълүмат юк. Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә телебезне һәм Конституциядә бирелгән миллилек хокукларыбызның үтәлешен таләп итеп көрәшүче иҗтимагый үзәкләрне суд юлларында йөртеп, аларга экстремистлыкта яла ягылып, җитәкчеләренә һәм активистларына штрафлар түләтә торгач, суд карары белән аларның эшчәнлеген тыюга кадәр барып җитүләрен беләбез.
Республиканың бәйсезлеге турында декларация кабул ителүдә иң зур өлеш керткән шушы иҗтимагый үзәкләр тырышлыгы белән булдырылган игелекле нәтиҗәләрне вакытлыча гына булса да күреп калу насыйп булган иде. Соңыннан аларның үзебезнекеләргә дә кирәкләре калмыйча, бу оешмалар үги бала хәлендә калдырылды. Тел һәм милли мәсьәләләргә багышлап үткәрелгән чараларга милли хәрәкәт вәкилләрен катнаштыру кирәкле гамәл булып саналмады. Шундый чараларга чит төбәкләрдәге милли хәрәкәт вәкилләрен чакырганда үзебезнең Казандагы милли хәрәкәт вәкилләрен дә чакырсалар, ярамый микәнни?
Төрле югарылыктагы җитәкчеләргә, оешмаларга мөрәҗәгать итеп җибәрелгән үтенечләре санга сугылмады гына түгел, күрсәтелгән игелекле хезмәтләре исәпкә алынмыйча, суд карары белән эшчәнлекләрен туктатканда да аларны яклап сүз әйтүче булмады. Нәтиҗәдә нәрсә булганын күреп торабыз. Телебезне саклап кала алмастай мескеннәр хәлендә калдырылдык.
Өч көн буе барган «Туган тел» форумының соңгы көнендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Безнең телебез безгә кирәк, күп эшләр эшләнә, нәтиҗәсе дә бар», дигән кебегрәк сүзләр әйткән иде. Уңай нәтиҗәләр булуы турында әйткәндә нәрсә күз алдында тотылгандыр, әллә ни горурланып әйтерлек гамәлләр күренмәде бугай. Педагогик кадрлар, укытучылар җитмәү проблемасы, аларга карата булган хөрмәтнең кими баруы турындагы сүзләр ишетелде.
Казандагы 2нче татар гимназиясе республиканың горурлыгы булып искә алынды. Тик шунысы аңлашылмый, Татарстанда бердәнбер үрнәк гимназия булдыра алган оешманың директоры Камәрия Хәмидуллинага нишләп үз эшен дәвам итәргә ярамады икән? Бу да туган тел саклансын өчен шулай кирәк булдымы, әллә киресенчәме?
Шушы көннәрдә Менделеевск районы үзәгендә ремонтлаганнан соң татар гимназиясе ачылуы, анда татар теле атнага 5 сәгать укытылачагы турында әйтелде. Андагы кечкенә балаларны хәрби киемнәргә киендереп, хәрби кораллар тоттырып төшерелгән фотоларны күрсәттеләр. Бу балаларга да киләчәктә рәхәтләнеп тыныч тормышта яшәү мөмкинлеге булмаячагын күрсәтә түгелме?
«Туган тел» форумы барышында мәктәпләрдә һәм кайбер югары уку йортларында элеккеге уку программасын кайтару турында сүз ишетелмәде. Менә шул вакыттагы уку системасын кайтаруны сорап, «Туган тел» форумында катнашкан 800 кеше исеменнән ил җитәкчесе В. Путинга мөрәҗәгать итеп язып карасалар, ярамады микәнни? Илдә барган башка проблемаларны китереп чыгаручы да, аларны туктата алучы да бер генә кеше бар икәне билгеле бит инде.
Зур эш башкарган сыман, 800 түгел, 8 мең кеше җыйсаң да, аларның тел проблемасын чишә алмаслыгы аңлашылмаслык әйбер түгел, югыйсә.
Телебезне саклап калуга багышланган сүзләр күп булуга карамастан, нәтиҗәсе юк. 
Рәфкать ИБРАҺИМ,
Казан шәһәре

Комментарии