Яраткан әбием

Яраткан әбием

Яраткан кешеләребез – әниләр көне якынлаша. Әниләребез белән бергә гомер кичергәндә без алар турында бик сирәк уйланабыз, алар турында аз кайгыртабыз. Арабыздан киткәч кенә безнең тормышта әниләрнең нинди мөһим урын алып торганнарын аңлый башлыйбыз. Ә үзебезнең әни карынында яралуыбызны, аларның һәрберсенең безне сау-сәламәт итеп дөньяга китерү өчен тырышуларын, беренче авазыбызны ишеткәч ничек шатлануларын аңлый алмыйбыз. Нинди генә авырлык кичерсәләр дә, үзләренең дә сау-сәламәт калулары безнең өчен иң зур бәхет булуын аңламыйбыз. Ә бит безне үстерүче дә, тәрбияләүче дә, безне тормыш авырлыкларыннан, җил-давылыннан саклаучы да, үсеп буйга җиткәч олы тормыш юлына чыгаручы да – әни бит. Алар безгә килгән авырлыкларны безнең белән бергә кичерәләр, безгә килгән шатлык минутларын күреп, бергә шатланалар. Бу барыбызның да әниләренә хастыр диеп уйлыйм.
Безне бу якты дөньяга китерүче әти-әниләребезнең дә аларны тудырып-үстергән, яраткан әниләре бар. Менә бу язмамда үземнең яраткан әбием – әтием Мәхмүтнең әнисе Галимә турында язасым килә. 
Әбием Галимә Байлар Сабасы (Мәмәт Бушлыгы) авылында төп шушы авыл кешеләре булган Зөһрәбикә белән Зариф гаиләсендә 1898нче елда дөньяга килә. Әбиемнең төп нигезе хәзерге почта урынында. Алар гаиләдә 11 бала булалар. Кыз балалар арасында әбием иң өлкәне. Менә шушы 11 бала белән кечкенә генә дүрт почмаклы йортта әти-әнисе дә, әби-бабасы да сыя. Тормышлары авыр булу сәбәпле, әбиемә яшьтән тормыш арбасына җигелергә кирәк була. Бик чибәр кыз булып үсә ул. Шулай өлкәннәр сөйләве буенча, бервакыт әбиемнең тәне бозыла башлый. Әтисе Зариф бу чирне бетерү өчен көмешче Васигага бара. Көмешчеләр көмеш бизәнү әйберләре ясаганда куллана торган матдәнең бу чирне бетерүен белә. Ләкин Васига бабай шарт итеп, бу чирне бетергән өчен Зариф карттан кызын үзенең малае Абдуллага хатынлыкка бирүен сорый. Шулай итеп, әбием кияүгә чыга. Иң олы балалары булган әтием Мәхмүт 1924нче елда, аннан соң сеңлесе Зәйтүнә һәм энесе Юныс туалар. Ләкин әбиемнең парлы тормышы озакка бармый. Бабам әбиемә кул күтәрә башлый. Бабамның әтисе Васига әбиемә кире үз йортларына төшеп яшәргә тәкъдим итә, чөнки әбием дүртенче балага авырлы була. Шулай әбием кире үз йортларына кайтып яши башлый. Аның сөйләве буенча, Абдулла бабаемның әти-әнисе үзләре картаеп дөнья куйганчы әбиемнең төп йортына төшеп, аларның хәлләрен белешеп яшәгәннәр. Ә Абдулла бабай әтине, сеңлесе белән энесен әбиемә бирмәгән. Өйләре салкын булганлыктан, әтиемнең сеңлесе белән энесе салкын тидереп үлгәннәр, ә әтием октябрь айларында качып төшеп, әбиләрнең төп нигезендә печәнлектә кунып, тамак туйдыру өчен көндезләрен төрле кешеләргә ялланып эшләп яши башлый. Бу хәлне әбинең абыйсы Габдрахим бабай сизеп ала һәм әтине әнисе Галимә янына алып кереп, бергә яшәргә куша. Әбием әтине кочаклап бик озак елый. Ул вакытта әбиемнең дүртенче баласы – әтиемнең энесе Сәгыйть туган була. Әбинең өйдәге башка туганнары инде таралышкан бу вакытта.
Әти һәрвакыт әбием кушканны үти иде. Башта өй тирәсендә энесен карап, көтүләргә чыгып, чишмәдән сулар алып кайтып, төрле өй эшләрендә булышып яши. Аннан соң элемтә бүлегенә электромонтёр булып эшкә урнаша. Ләкин озак эшләргә язмаган була, Бөек Ватан сугышы башлана. Әтиемне 1942нче елда армиягә алалар һәм ул Ленинград блокадасында матрос була. Күп мәртәбәләр яралана. Соңгы яралану бигрәк тә авыр була һәм аңа 1945нче елның май аенда терелеп бетү өчен 45 көнлек ял бирәләр. Ул Байлар Сабасына кайта, ләкин әнисе – әбием Галимә генә өйдә булмый. Әбием сугыш елларында иптәш хатыннарын җыйнап, җәйләрен уфалла тартып, кышларын чана белән җәяүләп Арча аркылы Казан шәһәренә ипигә бара торган булалар. Әтием сөйләве буенча, кабаттан сугышка китәренә ике көн кала әтием урамда әнисенең уфалла тартып кайтып килүен күреп, йөгереп барып күтәреп ала. Әти сугыш беткәннән соң да ике ел хезмәт итә. Кайтыр алдыннан әбиемә хат сала һәм үзенең Ленинград шәһәрендә трактор заводында эшкә калырга теләге барлыгын әйтә. Әбием анда калырга рөхсәт бирми. Кайтып ике ел узгач, әти сугышта алган яралардан авырый башлый. Әнием Минсорур аның авырганын белеп, аңа кияүгә чыга.
Әби әтиемне бик ярата иде. Ул гомер буе шушы олы малаенда яшәде, кулдан килгәнчә әтием белән әниемнең тормышларында булышты. Миннән алда туган абыйларым Харис белән Сәүбәнне, сеңлем Ләләне үстерергә ярдәм итте. Ә мине гел әбием тәрбияләде. Ул бик белемле кеше иде. Аннан киңәш сорарга авылның бик күп карчыклары киләләр иде. Шулай ук әбием Байлар Сабасы (Мәмәт Бушлыгы) авылының бик борынгы нәселеннән булып (Мәмәт аның ерак бабасы), авыл тарихын бик яхшы белә иде. Бик күп тарих битләрен аның сөйләвеннән ишетеп, белеп калдым. Әтием авырганлыктан, алар бергәләшеп төрле хәлләрне, үткән вакыйгаларны сөйләшеп утыралар иде. Әбиемнең сөйләве буенча, аларда Мәмәт Бушлыгының тарихы булган. 
Әтием белән әнием дә әбием Галимәне бик хөрмәтләп яшәделәр. Әбием авырган соңгы вакытларда аның газапларын җиңеләйтергә тырыштылар. Әбиемнең бер энесе Харис умартачылыкта эшләгән. 5 кило балы тулмаган өчен, аны хәзерге Вахитов урамында урнашкан Хади бай нигезендәге (күп вакытлар сөт комбинаты бухгалтериясе һәм редакция бинасы булып торды) төрмәгә ябалар. Аннан аны Казан шәһәренә озаталар. Бөек Ватан сугышы башланган була, туры сугышка китеп бара. Шуннан хәбәре булмый. Ә бер сеңлесе Ленинградта яши, сугыш вакытында бомба төшеп һәлак була. 
Менә безнең әбиләр үз тормышларында нинди генә авырлыклар күрсәләр дә бирешмәгәннәр. Инде еллар тыныч булып, безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез күргән ачлыкны, михнәтне безгә, балаларыбызга, оныкларыбызга, киләчәк буыннарга күрергә язмасын иде. Барыбызга да тынычлыкта, сәламәт булып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә язсын. Ә безне бу якты дөньяга китергән әниләребезнең исәннәренә – саулык-сәламәтлек, матур озын гомер юллары телим! Алар һәрвакыт безнең өчен иң кирәкле, сөекле, күркәм кешеләр булып калачак.
Муса АБДУЛЛИН,
Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии