- 29.06.2026
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2026, №6 (июнь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
ӘТИЕҢ ИСӘН БИТ
1968нче елда әтиемнең бертуган энесе Пермь өлкәсенең Березники шәһәрендә яшәүче Габдрахман абый үзенең җәмәгате Урта Шөн кызы Гөлзәйнәп апа белән безгә кунакка кайттылар. Үзебезнең туганнарны, абыйның яшьлек дусларын җыеп, табын әзерләдек. Кунаклар таралышкач, Габдрахман абый: «Энекәш, синең белән серләшәсе бар», – дип мине ишегалдына алып чыгып, сүз башлады. «Энем, синең әтиең исән-сау, ул быел июль ахырындамы, йә август урталарындамы миңа кунакка кайтам дип хат язган, әгәр ул кайтса – мин сиңа: «Авырыйм кил» – дип телеграмма сугармын. Тик әниеңә әйтмә, ул борчылыр да, кичерә алмас», – диде. Мин аңа карап, ни дияргә дә белми аптырашта калдым. «Әтиемнең «хәбәрсез югалды» дип кара мөһер сугылган өчпочмаклы кәгазе әнием сандыгында саклана бит», – дип сүземне әйтүгә, әнием чыгып: «Әйдә керегез, чәегез суына», – дип безне алып кереп китте. Без бер-беребезгә карашып, чәй эчеп утырганда абыйның яшьлек дусты Мөбәрәкҗан күренде, ул Габдрахман абыйны чәйгә дәшәргә килгән. Абый, кулына күчтәнәчләр тотып, Мөбәрәкҗан абыйга ияреп чыгып китте.
Ул көнне үз-үземә урын тапмадым. Әллә нинди уйлар, хыял дөньясына чумдым. Әнием дә нидер сизгәндәй миңа текәлебрәк карап:
– Улым, авырыйсыңмы әллә? – дип сорап куйды.
– Юк, әни, нигәдер кәефем юк әле, – дип җавап бирдем. Менә бераздан Габдрахман абый да кайтып керде. Ул урындыкка утырып, сүзен башлады: «Җиңги, энем, инде иртәгә китәсе булыр, зур кунак булдым, рәхмәт, өйдәгеләр дә сагынгандыр», – диде. Әни дә бер аңа, бер миңа карап: «Ярар туганлыкны онытмыйча, ерак араларны якын итеп кайтуыңа рәхмәт, исән-имин генә яшәргә язсын», – диде. Абый шулай тиз китәм дигәч, күңелсез булып китте. Ә үзем һаман әти белән булачак очрашу турында уйлыйм. Ул нинди кеше икән, тавышы, кыяфәте ниндирәк? Улын ничек каршылар икән? Шундый сораулар мине төне буе җәфалап чыкты. Үзем дә бит инде әти кеше, тик балачак хисләре һаман да күңелне җилкендерә. Икенче көнне без абыйны озаттык.
...Мәшәкатьләре белән көз дә узып бара. Бәрәңге алып бетергәч, беркөнне янкорма төзү өчен өмәгә иптәшләрне чакырып кайттым, күңелгә абыйдан телеграмма килеп төшәр кебек тоела иде. Эш башлаган көнне үк почта таратучы Нәби Пермьнән килгән телеграмманы тапшырды. «Срочно килеп җит, больницага эләктем», – диелгән иде анда. Мин сөенечтән көлемсерәп куйганымны сизмичә дә калганмын. Әни телеграмманы укыды да мине орышырга тотынды. Имеш, абыең авырый, син көлеп торасың. Их, әни, белсәң иде минем әти белән күрешергә баруымны!?
«ДА, СЫНОК...»
Икенче көнне иртән мин инде «Казан-Соликамск» поездына утырып, әти белән очрашырга юл тоттым.
... Менә ул абыйлар яшәгән 45нче бүлмә. Ишек ачык, бикләнмәгән иде. Йөрәк дөп-дөп тибә. Аллага тапшырып керергә булдым. Керүгә өстенә җиңсез ак майкалы, кара сатин чалбарлы, озын таза гәүдәле ир үземне «сынок» дип кочаклап та алды. Шушы яшькә җитеп, андый сүз ишеткән булмагач, сәер булып китте. Әти кеше бераз кызмача иде. Габдрахман абый йоклап киткән. Бүлмәдә башка беркем дә юк. Өстәлдә минем әнием белән төшкән, сугышка кадәр аларның өйләнешкән елларындагы саргайган фотолар аунап ята. Соңгы еллардагы фотом да бар. Димәк, абый белән серләшеп, чәйләп утырганнар. Фотолардан карап, мине дә төсмерләгәндер. Минем киләсен белгәндәй абыемның ике баҗасы, энесе килеп керде. Әти кешене түргә, мине аның каршына ук утырттылар. Сүз артыннан сүз куерды. Аннан әтигә сорау бирделәр: «Синең үлгән хәбәрең килгән, ничек исән калдың? Ник моңарчы исәнлегең хакында гаиләңә хәбәр бирмәдең?» Әтием Нургали сөйләп китте: «Беренче кат Швецбергенга барып акча туплап, руда шахталарында эшләп гаилә янына кайтканнан соң кечерәк кенә өй салып, яңадан киттем. Икенче китүемнең икенче елында сугыш чыгып Волхов фронтына эләктем. 1945нче елның мартында каты яраланып аңымны югалтканмын. Мине сугыш кырыннан аңсыз килеш санитарка Нина Петровна алып чыга. Госпитальгә урнаштырган. Шул көннән башлап мин аңа рәхмәтле булып яшәдем. Сугыш кырында аңсыз яткан солдатны үлгән дип белгәннәр, үлеләр исемлегенә эләккәнмен. Госпитальдә аяк-кулларым җиңү көне якынлашканда гына төзәлде. Санитарка Нина Петровна белән элемтәне өзмәдек. Ул миңа үзенең туган ягы Кемерово өлкәсе Маринск шәһәрчегенә кайтырга тәкъдим ясады. Мин каршы килә алмадым, шунда кайтып тормыш корып җибәрдек. Аның сугышта үлгән иреннән Саша исемле малае әбисе янында калган булган, аңа ул чакта 7 яшьләр тирәсе иде. Шулай итеп анда тимер юл вокзалы янәшәсендәге конторага эшкә урнаштым. Хезмәт хакым аз иде. Ярдәм итәргә, хәбәр бирергә мөмкинлегем булмады. Шулай итеп туып үскән илләремнән, гаиләмнән аерылып, әти-әниемне бер күрергә зар булып урыс арасында яшәдем. Нургалидән Сергейга әйләндем. Әле монда килгәнче генә олы абыем Барыйның Галия исемле кызы бездә кунак булып китте. Үз телебездә качып-посып, тегеләр янәшәдә булмаганда гына сөйләштек. Хатыным бик көнче кеше булып чыкты. Безнең халыкны өнәмәде, шулай да мине сайлаган. Тик улымны, гаиләмне күрәсем килде. Менә каршымда улым утыра, бәлкем аның да әйтәсе сүзе булыр», – диюгә үзем дә сөйли башладым. Ничек үскәнемне, сугыш вакытында әниемнең киез-ката фабрикасында көненә
65 ЕЛДАН СОҢ ОЧРАШУ
Быел февраль аенда Чувашиядән Кукмарада яшәүче кызы Светлана, кияве Рафыйкларга кунакка килгәч, Ефрим Михайлович Михайлов әле генә почтальон китергән район газетасын кулына ала һәм беренче биттәге рәсемле «Разведчик Мәҗит» дигән мәкаләне укыгач, үз күзләренә үзе ышанмыйча «Бу минем фронтовик дустым Мәҗит ич!» дип кычкырып җибәрүен сизми дә кала. Аннан кызы белән киявенә Мәҗит белән очраштыруны сорый. Күп тә үтми, бу хәбәрне ишетеп редакциядән килеп җитәләр һәм аны машинага утыртып Мәҗитнең өенә, Зур Кукмарага алып китәләр. Ике фронтовик менә шулай 65 елдан соң Кукмарада очраша. Башта бер-берсен танымый торалар. Аннан кочаклашып күрешү, фронт истәлекләрен уртаклашу башлана.
Чувашиянең Кызыл Армия районы Досай авылында туып-үскән Ефрим фронтка 1943нче елда алына. Ульян өлкәсендә 6 айлык шоферлар хәзерләү курсларында укый. Аларны күбрәк чит ил машиналарын йөртергә, ремонтларга өйрәтәләр. Аннан үзләре үк өйрәнгән машиналарга утыртып башта Мәскәүгә, аннан Г.Жуков командалыгындагы 1нче Украина фронтына озаталар. Кишинев шәһәрен азат итү сугышларында Татарстан егете Мәҗит белән очрашалар, дуслашалар. Румыниянең Бухарест шәһәрен азат итү сугышларындагы батырлыклары өчен «Кызыл Йолдыз» орденына лаек булалар. Авыр сугышларда разведчик Мәҗитнең сул аягы яралана, аннан сул күзе астыннан пуля кереп, сул колагыннан чыгып китә.
– Исән калуыма әле дә ышанмыйм, бу минем дөньяга икенче тууым иде, – дип искә ала ул көннәрне Мәҗит ага.
Бу вакытта Ефрим Михайлович машина белән снаряд ташый, беррәттән ут сызыгыннан яраланган солдатларны алып чыга. Шул яралылар арасында Мәҗит тә була.
Ефрим аларны Прага госпиталенә илтеп, шәфкать туташларына үз куллары белән тапшыра. Бу аларның соңгы күрешүләре була.
Шул көннәр турында сөйләп, бераз тын алгач Ефрим солдат сүзләрен дәвам итте.
– Миңа Праганы, Венаны, Берлинны штурмлауда катнашырга туры килде. 1945нче елның 25нче июнендә Мәскәүдә, Кызыл мәйданда үткән Җиңү парадында да катнаштым.
Германия җиңелсә дә, әле илгә тынычлык килми. Ефримнарны парадтан соң ук, үз машиналары белән Манчужуриягә озаталар. Анда ул кыр кухнясын йөртә. 1945нче елның 5нче августында башланган сугыш 3нче сентябрьдә японнарның капитуляциясе белән тәмамлана. Ефримнарны бу көнне Кытай җирендә каршы алалар. Аннан Читага кайтарып, техникаларын консервациягә куялар. Шунда ук аларны бронетанк техникасын ремонтларга өйрәтәләр. Бераздан, вагоннарга утыртып, кабат Германиягә җибәрәләр. Анда 5 ел хезмәт итеп 1950нче елда гына Ефрим солдат туган ягына кайтып төшә. Шунда өйләнә, 3 бала үстерәләр. Кызы Светлана Кукмара егете Рафыйкка кияүгә чыга, электр челтәрендә эшли.
– Кызым белән киявемә, редакция хезмәткәрләренә рәхмәт! Алар 65 ел күрмәгән полкташым, утны-суны бергә кичкән фронтовик дустым Мәҗит белән очрашырга ярдәм итте, – ди ветеран.
Нурислам ГАЛИЕВ,
Кукмара районы
Комментарии