- 30.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №25 (27 июнь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
1932 ел. Җәйнең соңгы ае. 14 яшьлек Җамалиева Гөлчирәнең хыяллары күктә йөзгән ак болытлар кебек җиңел, ләкин буй җитмәслек. Районда типография ачыла. Иптәш кызы анда эшкә барырга бик кызыктыра. Хәреф җыю үзе бер сәнгать, үсмер кыз өчен тормышка ашмаслык хыял гына түгел микән? Ләкин ул елларда, тәвәккәлләп, документны бер-ике елга йә зурайтып, йә кечерәйтеп, яшьне үзгәртеп була икән. Шулай итеп Гөлчирәгә 16 яшь «тулып уза».
Редакциянең приказлар кенәгәсендә язу барлыкка килә: «1932 ел. 15 сентябрь. Җамалиева Гөлчирә «Удар колхозчы» газетасы редакциясенә хәреф җыючы өйрәнчеге итеп кабул ителә. Мөхәррир Исмәгыйль Хәлиуллин». 1932 елның октябрендә ул хәреф җыючы итеп күчерелә.
Илдә зур үзгәрешләр бара, тормыш көннән-көн үзгәрә. Газета битләрендә халык дошманнары дигән яңа сүзләр барлыкка килә. Барысына да яхшылык эшләп, күршеләренә, авылдашларына игелек кылып яшәгән Йосыф җизнәсенең халык дошманы булу хәбәрен газетага җыю Гөлчирә өчен иң авыр минутлар булып истә кала. Бәгырьне телгәләп төрле хәбәрләр тарала, күпләр хәбәрсез юкка чыга. Яхшысын бармаклар үзеннән-үзе җыя, ә начар хәбәрне ничек кәгазь битенә төшерергә?
1941 елның 22 июне. Якшәмбе көн. Барлык редакция, типография хезмәткәрләрен эшкә чакырталар, ни өчен икәнен беркем дә белми. Шул вакытта бу кызлар 4 ел буена көнозын, төннәр буе 40лы лампаның сөремен иснәп, керосин бетсә, терлек мае яндырып, «Совинформбюро» хәбәрләрен халыкка җиткереп барасыларын уйладылар микән? Эштән буш вакытларында төннәр буе хәреф җыеп талчыккан бармаклары белән колхоз кырларында салкын балчыктан, көзге ачы җилләрдә, бәрәңге чүпләп, иртән басудан яшереп алып кайткан 1-2 бәрәңгене ашап, кишер, чөгендер чәе эчеп эшкә китәселәрен күз алдына китерделәр микән? Фатыйма апа Хәйдәрова, Мәрфуга апа Ваһаповалар ярымач килеш газета басу станогын әйләндергәннәрен гомере буе онытмады. Ипи карточкалары басу да алар өстендә була. Ә ашарга – суда пешкән бәрәңге ашы. Ул вакытта әйтерсең лә районның бар уңган кызлары типографиягә җыйналган.
1945 елның 9 май иртәсен онытырлыкмыни соң? Аяклар җиргә тими, кулларга күз иярми. Җиңү иртәсе. Ул вакыттагы сөенечләргә газета битләрендә урын табылып бетте микән?
1946 ел. Безнең сөйкемле, оялчан Гөлчирәбезгә сугыштан кайткан Яңавыл егете Хәбибулланың күзе төшә. Аның хезмәт кенәгәсендә янә яңа язма: «Гаилә хәле буенча эш урыныннан азат ителә». Эш сөюче куллар кайда да кирәк. Яңавыл басуларында урак урганда да, вакытсыз вафат булган улының чүпрәкләрен тегермән буасында чайкаганда да, күз алдыннан типография китми. Төшләренә кереп йөдәткән, төн йокыларын качырган көннәре аз булмый аның.
1950 ел. «Коммунизмга» газетасының өлкән хәреф җыючысы Гөлчирә Габидуллина янә үз коллективында. Аннан да зуррак бәхет бармы? Яшьлек дуслары белән тагын бергә кулга-кул тотынып эшлиләр, гөрләшеп яшиләр. Кайгылары да, шатлыклары да уртак… Бүген барысы да мәрхүмнәр, урыннары җәннәттә булсын.
Безнең яраткан әниебез Гөлчирә Җамалетдин кызы Габидуллина 1984 елның 28 августында вафат булды. Ләкин чираттагы газетаны алган саен, әниебезнең күңел җылысы кәгазь битләреннән безнең йөрәкләргә күчә сыман.
Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.
Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.
Аның күңел җылысы ,
Комментарии