Сергач Татар радиосында

Сергач Татар радиосында

Бүген ирем Хөсәен Аймалетдин белән Сергачта, Татар радиосында булдык. Бу – төбәктә бердәнбер татарча радио, ул тәүлек буе үз телебездә сөйләп тора, аны 60 чакрым тирәлектәге бөтен татар авылларында да тыңлап була. Без бу радиода инде өченче тапкыр, монда минем белән әңгәмә дә булды, шигырьләремне дә сөйләдем, бу юлы исә еллык эшебезгә хисап бирдем. 

Быел төп көчебезне Түбән Новгород өлкәсенә, татар тарихын өйрәнүгә бирергә уйлыйбыз. Хәзер «Иван Грозный эзләре буйлап» дигән проектны эшлибез. Тарихтан билгеле булганча, 1552нче елның җәендә Явыз Иван Казан өстенә без яшәгән төбәктән узган, татар авыллары аңа каты каршылык күрсәткән, ул аларны канга батырып, җир белән тигезләгән. Шул сәбәпле, ул замандагы 200 татар авылыннан бүген төбәктә нибары 34е утырып калган, көчләп чукындырылган татарлар акрынлап урыс милләте составына күчкән. Без хәзер өлкәдәге музейларны, архивларны өйрәнәбез, рус краеведлары белән дә аралашабыз, диңгез төбеннән энҗе эзләгәндәй, тарих төпкелләренә чумып, татарлар турында мәгълүмат туплыйбыз...

Татар радиосы җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов, әңгәмә ахырында, кызыклы сорау бирде. Ул: «Шушы бер ел вакыт эчендә безнең халыкның кайсы сыйфатларын яраттыгыз, кайсыларын кабул итмәдегез?» – дип сорады. Мин Нижгар татарларының гаять тырышлыгын, бик булдыклы булуларын яраттым. Бу мишәрләр мескен түгел, кеше кулына карап тормыйлар, кайда яшәсәләр дә, тормышны гөрләтеп алып баралар. Шул ук вакытта аларда бер-берләреннән нык көнләшү, тәкәбберлек, башкаларны санга сукмау да бик көчле, болары инде иман зәгыйфьлегеннән һәм наданлыктан килә. Кыскасы, милли холык өстендә дә күп эшләргә кирәк әле, югыйсә, бер-беребезне шулай тапап, ашап бетерсәк, безгә Явыз Иван да кирәк булмаячак...

Бик кызганыч, төбәктә болар хакында сөйләшер-киңәшер кешеләр юк дәрәҗәсендә. Милләт тормышы казылыкка һәм концертка кайтып калган... Ә милли үзаңны уятыр өчен, тарих та кирәк, тел дә кирәк, хак дин дә кирәк. Ә милли үзаң татарга бу шаукымлы, болганчык дөньяда, чит-ятлар арасында, милләт буларак сакланып калу өчен кирәк, исән калу өчен кирәк.

Язучы, тарих фәннәре кандидаты 

Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ,
Түбән Новгород өлкәсе 

Комментарии