«Шомару» өчен көн саен кимендә 5-6 сәгать уйнарга кирәк»

«Шомару» өчен көн саен кимендә 5-6 сәгать уйнарга кирәк»

Ул – гади авыл егете. Арча районы Түбән Мәтәскә авылыннан. Әтисе һәм әнисе Арча балалар сәнгать мәктәбендә белем бирәләр. Рәдис абый балаларга баян дәресләре укытса, Чулпан апа – вокал һәм фортепиано буенча үз эшенең остасы. Шуңа күрә Айбулат 7 яшеннән үк музыкага тартылгандыр. И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен тәмамлап, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә белем ала ул хәзер. Виртуоз баянчы, курайчы, халыкара конкурсларда җиңү яулаган Айбулат Харисов белән дә сөйләштек. 

– Гармунчыга сүз әйтмәгез – уйный-уйный остара, диләр. Килешәсеңме? Бер көйне «шомарту» өчен күпме вакыт кирәк?

– Әйе, бу сүз белән килешәм. Чыннан да, һәр көйне башкару – вакыт һәм даими эш таләп итә. Һәр яңа әсәрне «шомарту» вакыт белән түгел, ә тырышлык һәм күнегүләр саны белән билгеләнә дип уйлыйм, гадәттә моның өчен көненә кимендә 5-6 сәгать шөгыльләнергә кирәк.

– Нота танырга бик тиз өйрәттеләрме?

– Ноталарның үзләрен тану кыен булмады, чөнки алар бары тик 7 генә. Ләкин ноталарны төгәл һәм сәнгатьле башкару – ул гомер буе өйрәнелә. Һәр әсәрдә ноталар яңача ачыла һәм аларны уку – ул даими үсеш таләп итә.

– Үзеңне тырыш студент дип атар идеңме?

– Мин тырышырга омтылам: барлык биремнәрне вакытында һәм төгәл үтәргә тырышам. Ләкин үземне бәяләү урынына, минем тырышлыгымны һәм нәтиҗәләремне укытучыларым һәм остазларым күреп әйтә ала дип уйлыйм.

– Баянчы Нәҗип абый Бәдретдинов бер әңгәмәсендә: «Безнең заманда баян тулы оркестрны алмаштыра иде. Хәзерге заманда баянчы – әзер фонограмма өстенә уйнап, концертны бизәп торучы гына» дигән фикер белдергән иде. Син бу сүзләр белән килешәсеңме?

– Бу фикер белән тулысынча килешеп булмый. Әлбәттә, заманча концерт программаларында аның роле башкача, ләкин баян элеккечә үк көчле инструмент булып кала. Аның мөмкинлекләре оркестрны алыштырудан да артыграк: ул һәрвакыт сәнгатьнең җанлы өлеше булып тора. Баянчының сәнгатьтәге роле бүген дә зур һәм әһәмиятле.

– Танылган җырчылар белән эшләгәнең бармы әле? 

– Әйе, миңа Зөлфирә апа һәм Алмаз абый Мирзаяновлар белән эшләү бәхете тәтеде. Алар белән хезмәттәшлек миңа зур тәҗрибә булды, сәхнә тәҗрибәсе бирде.

– Баян белән ничә яшьтә таныштың?

– Әтием баянда уйнаганга күрә, мин инде кечкенә чактан ук баян белән таныш, аның тавышын тыңлап үстем. Әмма үзем 12 яшьтән генә уйнарга өйрәнә башладым. Беренче укытучым әтием булды, һәм бу миңа аеруча зур этәргеч бирде.

– Башка уен коралларында да уйныйсыңмы?

– Музыкадагы беренче адымнарымны мин 6-7 яшьтә курайда башладым һәм музыка мәктәбен тәмамладым. Хәзерге вакытта гармун һәм тальян уен коралларын да актив үзләштерәм. Һәр инструментның үзенчәлеге иҗади мөмкинлекләрне арттыра.

– Сиңа сәләт нәселдән бирелгәнме икән, ничек уйлыйсың?

– Әйе, сәләт нәселдән дә бирелгән дип әйтергә була, чөнки әти-әнием дә музыкантлар. Әмма Аллаһның ярдәмен, тырышлыкны онытырга ярамый. Сәләт булу – зур нигъмәт, ләкин аны үстерү өчен бик нык тырышырга кирәк.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии