«Табиб булырмын дигән идем...»

«Табиб булырмын дигән идем...»

Сәхнәгә күптән түгел генә менсә дә, олпат артистлардан бер дә кимен куймый ул. Уйнамый, ә сәхнәдә яши, диләр андыйлар хакында. Бүгенге сәхифәбез кунагы – Эльвина Кәримова. Аны тамашачы Кәрим Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театры сәхнәсендә күрә ала. «Туган-тумача»дагы Галия, «Былтыр маҗаралары»ндагы Су анасы, «Ашина»дагы Хәмдүнә, «Хыялый»дагы Йолдыз – шул бер Эльвина ул. Аның театрга килүе һәм тормышы хакында үзе белән җәһәт кенә интервью оештырдык.

– Һәр театрда аерым атмосфера, ә Тинчуриндагыны сез ничек тасвирлар идегез?

– Килешәм, һәр театрның үз атмосферасы бар. Безнең театрда хисле, рухи һәм хыялый атмосфера хөкем сөрә.

– Беренче репетицияләр авыр булдымы?

– Беренче репетицияләрне ачык хәтерлим, чөнки мин килүгә «ввод»лар (бу репертуарга кертелгән спектакльдә бер актерны икенчесе белән алыштыру. – Р.Н.) күп булды. Ул җиңел әйбер түгел. Монда, әлбәттә, коллегалардан ярдәм көтәсең. Беренче адымнар ясау авыр инде ул. Коллективны белеп бетермисең, мине ничек кабул итәрләр, булышырлармы икән дигән уйлар туа, ләкин, Аллаһка шөкер, барысы да яхшы булды. Барысы да ярдәм иттеләр, аның өчен рәхмәт.

– Гомумән, театр дөньясына ничек килеп эләктегез? Балачактан ук артист булам дип хыялландыгызмы? 

– Мин Биектау районы Дөбъяз авылыннан. Үземне иҗади гаиләдән дисәм дә, һич ялгышмам, чөнки барысы да җырлый, бии. Актер профессиясен сайлау уемда да юк иде. 9нчы класстан соң, кая барырга дигән сорау чыккач, иң беренче уем Медицина көллияте иде. Табиб булырмын, дидем, чөнки минем ике дәү әнием дә больницада эшли, ләкин каннан курка идем. Аннан апам театр училищесын тәкъдим итте, барып карарга булдым. Бардым, өч көн дәверендә имтиханнар тапшырдым һәм театр училищесына кердем. Укуны башлагач та, театрда эшләрмен дип уйламадым. Аннан иң кадерле һәм кызыклы дүрт ел уку, диплом алу һәм саубуллашу. 4нче курста театрга эшкә чакырдылар, шуннан минем театр тормышы башланды. Тагын бер зур җиңүем – мин югары белем алу йортына укырга кердем.

– Спектакльгә рольләр ничек сайлана? Артистлар жирәбә салалармы, теләк әйтәләрме, әллә кемдер хәл итәме?

– Рольләрне әлбәттә режиссер бүлә. Килгән режиссер булса, кастинг үткәрә, үзебезнең баш режиссерыбыз безне белә, ул пьесага таянып сайлый дип уйлыйм. Рольләр бүлгәндә актерлар катнашмый.

– Сез театрга килгәнче, актерлык һөнәре турында нинди күзаллауларыгыз бар иде? Театр аларны җимердеме?

– Без театр училищесында укыганда, курсташларым белән спектакльләрдә катнаштык, 4 ел дәверендә театр кухнясын күреп үстек дип әйтсәк була. Театр аларны җимермәде, ә, киресенчә, үзенә тагын да катырак гашыйк итте.

– Сезнең актер буларак формалашуыгызга кем аеруча җитди йогынты ясады?

– Әлбәттә минем остазларым. Алар –Зөлфәт Хәйдәр улы Закиров һәм Артем Олег улы Пискунов. Шулай ук сәхнә теле укытучыларым Гаптрәүф Салих улы Нуриев һәм Резеда Нурислам кызы Сәләхова. Алар безне бу профессиягә гашыйк итте. 4 ел дәверендә безгә түзеп, безгә белем бирделәр. Әле дә без алар белән элемтәдә, ә бер сәхнәдә эшләү ул тәҗрибә һәм зур бәхет.

– Сезнең өчен тамашачы реакциясе мөһимме?

– Кызык сорау… Бер яктан без сәхнәдә уйнаганда, залдан реакция көтәргә тиеш түгел, әмма баш ияргә чыкканда алкышлар ишетү ул инде үзе бер бәхет, спектакльдән соң җылы сүзләрен дә ишетсәң, йөзләтә бәхетле буласың. 

– Актерлык һөнәре нәрсә бирә? 

– Актерлык һөнәрен алган кеше, тормышын театр белән бәйләмәсә дә, югалып калмас дип уйлым.

– Актер театрдан кинога китә торган вазгыять күптән бар, чөнки театрда аз түлиләр, диләр. Килешәсезме? Әгәр дә сезне кинога дәшсәләр, кинода төшәр идегезме?

– Эшләгән табар, ташка кадак кагар, диләр. Бар җирдә дә акча эшләп була, ә менә яраткан эшеңне табу авыр. Мин үз професиямне бик яратам, шуңа күрә акчасы да табыла.

– Танылган артист булуның ниндидер универсаль рецепты бармы?

– Бу сорауны әле миңа бирергә иртәрәктер, әмма дә ләкин безнең барыбызның да танылган буласы киләдер ул. Рецепты җиңел инде: эшләргә һәм ышанырга.

– 10 елдан соң сез үзегезне нинди итеп күрәсез?

– 10 елдан соң үземне тәҗрибәле актриса дип күрәм, калганын дөнья күрсәтер.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии