«Казанда яши башлагач, мишәр булуымны белдем»

Милләтебезне таркатып юкка чыгару өчен тырышучыларның булуын белеп тә, күреп тә торабыз. Шулай булуга карамастан, үзебезнең Казаныбызда да еш кына мишәрләрне аерым халык дип сөйләүләрен ишетергә туры килә. Зур сәхнәләрдә концерт барышында «мишәр халкы», «керәшен җыры» дип әйтүләре гадәти бер хәлгә әйләнеп бара инде. Казандагы Миргазиян мәчетенең имам-хатыйбы Абдуррауф хәзрәт Зәбиров бу турыда менә нәрсә әйтә: «Пензада яшәгәндә без үзебезне татарлар дип хис итә идек. Андагы халык та безне татарлар дип атады. Мин үземнең мишәр булуымны Казанга килгәч кенә белдем». Абдуррауф хәзрәт зур белемле галим, гарәп илләренең күбесендә булган, белем алган. Тарихны яхшы белүе белән дә аерылып тора. Ул әле берничә дини һәм дөньяви китаплар авторы да. Вәгазьләрен дә халык бик яратып тыңлый.

Безнең керәшен дусларыбыз да бар. Дәүләтчелегебезне югалтканнан соң, Казанда һәм зур су буйларында яшәүче халыкларны көчләп чукындыру башлана. Милли рухы көчле булган халык моның белән килешә алмыйча, йорт-җирләрен калдырып Казаннан ераккарак күченеп китә. Ә менә өлкән яшьтәгеләрнең, балалары күп булган гаиләләрнең күченеп китәргә мөмкинлеге булмый. Алар көчләп чукындыруга мәҗбүр ителәләр. Болар тора-бара керәшеннәр дип йөртелә башлый. Чукындырылган кешеләргә үзенә күрә кайбер ташламалар да каралган була – җир бирелә, кайбер түләүләрдән азат ителәләр.

Чукындырылсалар да, кабаттан үз диннәренә кайтып яшәүчеләр дә очрый. Ул кешеләргә карата бик каты җәза кулланыла. Безгә тарихтан шундый кешеләрнең берсе – Кисәнбикә Байсарова исемле хатын-кыз билгеле. Ул күп мәртәбә төрмәләрдән кача, диненнән ваз кичми. 1739нчы елның 30нчы апрелендә аны башкаларга гыйбрәт булсын өчен, мәҗбүри куалап китерелгән халык күз алдында баганага бәйләп куеп, тереләй яндырып үтерәләр.

Инде ничек булса да булган, ләкин керәшеннәр үзебезнең якын кардәшләребез. Телләре, җыр-биюләре – барысы да үзебезчә бит. Аерым халык булып яшәүнең файдасы булмавы күренеп тора. Бүлгәләнгән саен халык кечерәя, кечерәк булган саен, тизрәк юкка чыга.

Безне таркатырга тырышсалар да, без бердәм булсак кына көчле халык булып сакланып кала алачакбыз. Һәрберебез дә менә шуны аңласак иде.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ, 

Казан шәһәре

Комментарии