Украина нигә шаулый?

Украинадагы бүгенге хәлләр беркемне дә битараф калдырмый торгандыр. Мин үзем дә танышларым белән бу хакта күп сөйләшәм. Нәрсә җитми Украинада яшәүче халыкларга? Нигә алар бер берсен үтерүгә барып җиттеләр? Моның сәбәпләрен моннан нәкъ өч ел элек мин үземчә аңлатырга тырышып җирле гәҗиткә мәкалә биргән идем. Ул мәкалә «Львовта сугыш ветераннарын мәсхәрәләү каян килә?» – дип аталган иде, шуның күчермәсен бер сүзен дә үзгәртмичә укучыларга җиткезәсем килә:

«Илебез халкы һәм барча прогрессив кешелек дөньясы Бөек җиңү бәйрәменең 66 еллыгын күтәренке рух белән, сугыш ветераннарына ихтирам, хөрмәт күрсәтеп билгеләп үтте. Ләкин, 9 май көнне Көнбатыш шәһәре Львовта булган хәлләрне күреп мин бик нәфрәтләндем, ләкин гаҗәпләнмәдем. Чөнки узган гасырның сиксәненче елларында миңа, Львовтан ерак түгел ял йортында дәваланган вакытта, андагы җирле халык белән аралашырга туры килде һәм мин аннан бик гаҗәпкә калып кайттым. Бу өлкәдә рус халкын беренче дошман күреп, оккупантлар рәтенә куялар, биредә рус кешесенең кушаматы бары тик – «москаль» һәм бу халыкның төп дошманы – Совет власте икәненә төшендем. Бу хәлләрне аңлау өчен ерак барасы юк. Шушы ук бәйрәм көннәрендә беренче каналдан «Диверсант» дигән кинофильм күрсәттеләр. Игътибар белән караган тамашачы аңлагандыр, безнең разведчиклар дезертирлар рәвешенә кереп Львов өлкәсенә юлыга һәм җирле халык җыелышында чыгыш ясаган хатын-кызны тыңлыйлар. Бу ханым ике сүзнең берендә «Яшәсен бөек Германия» диеп кабатлый, ә халык аның сүзен җөпли. Нигә дисәк, фашист сәясәтчеләре дә бит гел акылсыз кешеләр булмаганнар. Без сезнең җирегезне коммунистлардан азат иттек, сугыштан соң аерым суверен дәүләт булырсыз, үзегез өчен үзегез эшләрсез диеп, җирле халык арасында көчле пропаганда алып барганнар.

Безгә тагын шунысы да мәгълүм, Степан Бандера зур гаскәр җыеп Совет армиясенә каршы, фашистлар белән бер рәттән көрәшкән шәхес, әле сугыштан соң да аның көрәштәшләре Совет органнарына каты каршылык күрсәттеләр. Кызганычка каршы, бүгенге көнбатыш Украинада Степан Бандера халык «герое» санала.

Шуны да онытмаска кирәк, Бандера гаскәрендә Совет Армиясенә, партизаннарга каршы сугышып, күп кенә украинлылар сугыш кырында ятып калдылар, ә бит алар хәзерге буынның әтиләре, бабалары һәм бу чынбарлыктан бер кая дә китеп булмый. Шуңа күрә дә көнбатыш украинаның өлкән буыны балаларын, оныкларын Совет властена, коммунистларга, безне һәм күп илләрне фашизм коллыгыннан коткарган сугыш ветераннарына каршы тәрбияләделәр. Безнең өчен сугыш ветераннары – халкыбыз каһарманнары булса, алар өчен – оккупантлар булдылар. Львовта булып узган гадәттән тыш хәлләр шуны күрсәтә, бу вәхшилекне оештыручылар – Бандераның дәвамчылары диеп уйлыйм.

Билгеле, бу әдәмнәрнең Совет властен, рус кешеләрен күрә алмауларында башка сәбәпләр дә бардыр. Ләкин, ничек кенә булмасын, Львовта булган вакыйгалар – сугыш ветераннарына кул күтәрү, кызыл байракларны, георгий тасмаларын яндыру, көнбатыш милләтчеләренең неофашистик чыгышлары – ХХI гасырның бер кыргый күренеше һәм бу яхшылыкка алып бармый. Монда бик ачык күренә – җәмгыять ике өлешкә бүленгән.

Барча прогрессив кешелек дөньясы бу вәхшилеккә каршы чыгарга, алга таба фашистик милләтчеләргә киртә куярга тиеш. Русия һәм Украина җитәкчеләре түгәрәк өстәл артына утырып, мондый күренешләргә чик куяр өчен кичектермәс чара күрерләр диеп уйлыйм».

Минемчә, Украинадагы шау-шуның сәбәпләре бик ераклардан килә. Ике мәртәбә төрмәдә утырып чыккан Украина Президенты Янукович әфәнде гади халыкларның фикерләрен тыңламады, халыклар дуслыгы турында түгел, күбрәк үзенең һәм малайларының кесәсен калынайту турында уйлады. Моның нәтиҗәсен менә бүген күрәбез инде. Украинадагы бүгенге мәхшәрнең ахры ничек булып бетәрен беркем дә айнык кына әйтә алмый.

Мәснәви ҺАДИУЛЛИН.

Түбән Кама шәһәре.

 

Комментарии