ИКЕ ЯКЛЫ УЕН

ИКЕ ЯКЛЫ УЕН

Соңгы айларда Украина тирәсендә булган хәлләр беркемне дә битараф калдырмагандыр. Демократик дәүләткә омтылучы бу илдә тиз арада гражданлык җәмгыяте барлыкка килә башлады. Төрле сәяси вә иҗтимагый фиркаләр һәм оешмалар, Украина халкына дөньяга үз карашын бәйләр өчен, актив сәяси көрәш башлады. Тик азатлык тәмен татырга өлгергән Украина дәүләте һәм аның халкы шул юлда бер хата ясады. Бәйсезлек алганнан соңгы 20 елдан артык вакытта дәүләтне эченнән җимерүче, деструктив һәм Украина дәүләтенең тотрыклылыгына зыян китерүче кешеләрне барламады, аларның дәүләт структураларының төрле почмакларына керүенә каршы чаралар күрмәде. Шул хатаның нәтиҗәсе бүген ачыктан-ачык күренә.

Татар халкы инде күп еллар үзенең ирекле үсеше өчен көрәш алып бара. Әлегә нык сизелмәсә дә, соңгы берничә елда татарларда иҗтимагый фикер ныгуы, гражданлык җәмгыяте төзүгә омтылыш булуы, милли үзаңы уянуы сизелә. Бу шартларда безгә беркайчан да булмаган кебек, милләтебез эчендә бердәмлек хисен ныгыту өстендә эшләргә кирәк дип саныйм. Һәм иң мөһиме, Украина дәүләтенең хаталарын истә тотып, аларны безгә кабатламаска иде. Шуңа да, милләтебезнең киләчәге якты булсын өчен, алдан ук аңа каршы эшләргә мөмкин булган элементларны күз алдында тотып, аларны белеп тору комачау итмәс. Кызганычка, милләтебез өчен эшләү кыяфәте чыгарган кайбер җәмәгать вә сәнгать эшлеклеләре, журналистлар, мәдәният вәкилләре арасында ике яклы уен алып баручылар бар. Бер яктан милләтебез өчен нидер эшләргә тырышуларын күрсәтсәләр, икенче яктан аңа каршы эшләгән көчләр белән бергә милләтебезгә каршы эшләр башкарырга мөмкиннәр. Ике урындыкта бер юлы утырып булмаса да, безнең арабызда ике яклы уен алып баручылар исә шул эшне башкарырга тырышалар. Андыйлар гадәттә тышкы яктан милләтебез өчен нык кайгырган вә борчылган булалар, шул ук вакытта күрсәтмичә генә, шыпырт кына, милләтебезгә, аның дәрәҗәсенә тап төшерерлек эшләр башкаралар. Тарихтан беләбез, сәяси «фахишәлек» бер җәмгыятьтә дә хуплау тапмаган. Киресенчә, андый кешеләрне кешеләр озак еллар буе начар яктан искә алып торган һәм тора. Ничек кенә качырма, иртәме-соңмы, хаклык һәм дөреслек калкып чыгачак, бу инде аксиома. Тик безнең милләтебездә дә ике яклы уен алып баручылар шул аксиоманы оныттылар булса кирәк. Күпме гасыр үтүенә карамастан, татар халкы нәфрәт белән Шаһгалине искә ала, чөнки аның милләтебезгә каршы эшләре онытылмады һәм шиксез, беркайчан да онытылмаячак. Шулай ук, бүгенге заманда ике яклы уен алып баручылар белән дә шулай булыр дип уйлыйм. Алар йә үзләрен артык акыллы дип саныймы, йә халыкны надан дип уйлыймы соң?! Анысын белмим, тик ике яклы уен алып барган иптәшләр аңларга тиеш, кемнең кем икәнен халык барыбер беләчәк. Бүген булмасын, иртәгә, йә берсекөнгә хаклык калкып чыгачак һәм ул ике яклы уеннарга милләтебез үз бәясен бирәчәк, монысы инде шиксез. Берьюлы ике урындыкта озак утырып булмас, икесенең берсен сайларга туры киләчәк. Әлегә Сезгә сайлау мөмкинлеге бирелгән. Киләчәктә исә гади халык урынны үзе күрсәтергә мөмкин…

Ә әлегә без, гади халык, ике яклы уен башкарырга мөмкин булганнарны игътибар белән күзәтик, үзебез өчен барлыйк, белеп торыйк. Һәрхәлдә, мондый эш милләтебезгә файдага булачак, дип уйлыйм.

Наил НӘБИУЛЛИН.

ИКЕ ЯКЛЫ УЕН, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии